16+

Зур чистарыну бара

Саннар ни сөйли? 2011-2012 еллар Россиядә ришвәтчелек белән иң кискен көрәш алып барылучы чор булып исәпләнелә. Бигрәк тә соңгы вакыттагы ришвәтчелеккә бәйле зур ыгы-зыгыларны күзәтеп, без моңа инанабыз. Статистикага күз салсаң, ул афәткә каршы «сугыш игълан итүнең» шактый җимешләр китергәнен күрергә була. Мисал өчен, илдә ришвәтчелек очракларының теркәлгән кадәрлесенең исәбе...

Зур чистарыну бара

Саннар ни сөйли? 2011-2012 еллар Россиядә ришвәтчелек белән иң кискен көрәш алып барылучы чор булып исәпләнелә. Бигрәк тә соңгы вакыттагы ришвәтчелеккә бәйле зур ыгы-зыгыларны күзәтеп, без моңа инанабыз. Статистикага күз салсаң, ул афәткә каршы «сугыш игълан итүнең» шактый җимешләр китергәнен күрергә була. Мисал өчен, илдә ришвәтчелек очракларының теркәлгән кадәрлесенең исәбе...

Саннар ни сөйли?
2011-2012 еллар Россиядә ришвәтчелек белән иң кискен көрәш алып барылучы чор булып исәпләнелә. Бигрәк тә соңгы вакыттагы ришвәтчелеккә бәйле зур ыгы-зыгыларны күзәтеп, без моңа инанабыз. Статистикага күз салсаң, ул афәткә каршы «сугыш игълан итүнең» шактый җимешләр китергәнен күрергә була. Мисал өчен, илдә ришвәтчелек очракларының теркәлгән кадәрлесенең исәбе 2000 елда 7 мең булган, 2005 елда 9,8 меңне тәшкил иткән. 2006-2009 еллар аралыгында үсә барып, 2009 ел ахырына ул күрсәткеч 13,1 меңгә җиткән. 2010 елда исә андый очракларның саны -12 меңгә кадәр, 2011 елда исә 11 меңгә чаклы кимегән. Быелның гыйнвар-сентябрь айларында әлегә 8,4 мең очрак кына теркәлгән, бу, узган елның шул чор аралыгына караганда, 29 процентка азрак.
Билгеле, әлеге исәп чынбарлыктагы саннардан күпкә аерыла. Прокуратураның күз уңыннан яшеренеп калган очракларның да төгәл исәбен белеп булса, күрсәткечләр, бәлки, икешәр, хәтта өчәр тапкырга да артыграк булыр иде.
Ришвәтнең күләменә килгәндә исә, рәсми чыганакларда, 2001 елдан алып, еллык күрсәткеч 33 миллиард доллардан 316 миллиард долларга кадәр үскән, дигән саннар китерелә. Бу - әле федераль дәрәҗәдәге сәясәтчеләр һәм бизнес-элитага бәйле ришвәтчелек очракларын исәпкә алмаганда. Чыганак Россия эшкуарларының түрәләргә биргән ришвәтләренең уртача күләмен дә күрсәтә. Гасыр башыннан ул сан 10 меңнән 136 мең долларга кадәр үскән.
Федераль дәрәҗәдәге түрәләр, депутатлар, министрлыклар дәрәҗәсендәге ришвәтчелек күләмнәре, бюджет акчаларын урлау очраклары тагын да шаккатырырлык. Россиянең Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин интервьюсында китергән саннар хәтта урта- кул тормыш рәвеше алып баручы кешеләрне дә һуштан яздырырлык. Палата агымдагы елның 10 аенда, төрле оешмаларда тикшерүләр үткәреп, барлыгы 37 триллион (37 000000 000 000!) сум күләмендә дәүләт мөлкәтен урлау очракларын ачыклаган. Әмма Генераль прокуратурага тапшырылган материалларның күбесе, инкяр ителеп, бары тик биш очрак буенча гына җинаять эше кузгатыла. «Чыгырымнан чыгарырлык соңгы тамчы Оборона министрлыгы кул астындагы «Техмашоборон» ААҖдәге 3 миллиард сум күләмендә бюджет акчасын урлау очрагының эзенә төшү булды. Прокуратура бу юлы да эш ачмады», - дип сөйли Степашин. Бу хокуксызлыкка бүтән түзә алмыйча, рәис 29 октябрьдә Президент исеменә үз теләге белән эштән җибәрүләрен сорап гариза язган.
«Оборонсервис» эше
Генераль прокуратура җинаять эше кузгаткан биш ришвәтчелек очрагының берсе - «Оборонсервис» эше. Ришвәтләр, «откат»лар, дәүләт акчаларын үзләштерүгә бәйле бу җинаять - соңгы вакытта тикшерелгән эшләр арасында иң зурысы һәм гаугалысы. Оборона министрлыгына кергән әлеге оешма дәүләткә караган күчемсез милекне башта ил бюджеты хисабыннан үстереп, баетып, аннары шул йөзәр миллионлаган акча кертелгән мөлкәтне күпкә очсызландырылган бәяләр буенча сатып, акча эшләп яткан. Бәядәге аерма исә бу астыртын эшне җайга салган «Оборонсервис» җитәкчеләре кесәсенә аккан. Әлеге алдау схемасын гамәлгә ашыруның кайбер мизгелләре хәзер эшеннән алынган оборона министры Анатолий Сердюковның хуплаулы имзаларыннан башка мөмкин булмавы да ачыкланды. Тик шулай да Сердюков бу эштә әлегә шаһит буларак кына катнаша.
«Оборонсервис»ның дәүләт казнасына китергән зыяны башта 3 миллиард сум чамасы дип белдерелгән иде. Эшне тикшерү барышында, әлеге астыртын эшнең яңадан-яңа фактлары, үстерелешенә йөзәр миллион сумнар сарыф ителгән мөлкәтләрнең өчәр-дүртәр тапкыр арзанрак бәягә сатылганын исбат итә торган яңа дәлилләр бер-бер артлы калкып тора. Хәзер «Оборонсервис»ның дәүләткә китергән зарарының күләме 5 миллиард сум чамасы белән исәпләнелә.
Бу җинаять эшенең 5 эпизодында катнашлары булуына шик белдерелгән ике зат - Екатерина Сметанова белән аның никахсыз ире Максим Закутайло кулга алынган. Әлеге чара аларның Испаниядә милекләре булуын исәпкә алып, Сметанова һәм Закутайлоның чит илгә гадәти рейс белән генә түгел, Оборона министрлыгының шәхси хәрби очкычлары белән чыгып качулары ихтимал булуын да күз алдында тотып эшләнелгән. Хокук саклаучылар, эшнең тагын бер фигуранты Евгения Васильеваның 13 бүлмәле фатирында тентү үткәреп, берничә миллион долларлык зәркән эшләнмәләр һәм данлыклы картиналарның төп нөсхәләрен табып алганнар. Сүз уңаеннан, аның фатирына бәреп кергәндә, Сердюков та шунда булган.
Берничә ел буе алдашып, урлашып яшәгән дәүләт дәрәҗәсендәге оешманың фаш ителүе Россиядә ришвәтчелек белән көрәш юлында бик зур алга китеш булды. Андый намуссыз объектлар илдә әле бихисап. Көрәш шундый ук масштабларда дәвам иттерелсә, тиздән аларга карата да җинаять эшләре кузгатылуы бик ихтимал. Әлеге затлар, үзләре караңгы көннәр якынлашуын сизенеп, бер-бер җирләрен кысып, җинаять эзләрен бетереп куярга өлгермәсәләр, әлбәттә. Белгечләр, илдәге соңгы вакыйгаларга бәя биреп, якын арада шундый ук дәрәҗәдәге һәм күләмдәге фаш итүләр буласын ассызыклыйлар.
Татарстандагы хәлләр дә бик өметләндергеч
Татарстанга килсәк, республикада андый ук күләмдәге фаш итүләр әлегә юк. Шулай да ул да, ришвәтчеләрдән чистарыну агымына катнашып, инде шактый нәтиҗәләргә иреште. Узган ел Югары Ослан муниципаль хакимиятенең элеккеге башлыгы Александр Тимофеев берничә миллион сумлык ришвәт алганда тотылган иде. Суд аны 4 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Җәй көне ришвәтчелек белән көрәш җилләре Татарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдиновның капкасын да какты. Эшләгән вакытында Садретдинов, гамәлгә ашырылмаган дәүләт контрактына кул куеп, бюджетка 6 миллион сумга якын зыян китергән булган. Хәзер бу ачыкланды, экс-министрга 7 елга якын төрмә янамагае.
Берничә атна элек Казанны чүптән арындыру белән шөгыльләнүче «ПЖКХ» ҖЧҖ директоры Эдуард Антонов кулга алынды. Аңа 5 миллион сумлык ришвәт бирү шиге белдерелгән. Ришвәтне алган өчен, Идел буе федераль округының Росприроднадзор департаменты җитәкчесе Игорь Лола да Түбән Новгород шәһәренең тикшерү изоляторына озатылган. Антонов, шушы акчалар бәрабәренә, полигоннарда чүп-чарны утилизацияләүгә дәүләт экология экспертизасыннан уңай бәяләмә сатып алмакчы булган.
Татарстанда бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык системасында да ришвәтчелек мәсьәләсенә кагылышлы тикшерүләр бара. Кайбер районнарда ТКХ рәисләре халыктан коммуналь ихтыяҗлар өчен җыйган акчаларны дөрес файдаланмыйлар, кайчагында хәтта үз хаҗәтләрен канәгатьләндерү максатында да кулланалар, дигән шик бар.
Бүген ил буйлап ришвәтчелек белән көрәшү, дәүләт үсешенең машинасы тәгәрмәченә таяк тыгучы әлеге сорыкорттан массакүләм чистарыну бара. Ул шакшыдан арындырасы өлкәләр бик күп әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading