Питбайкта экипировкадан башка йөрергә һәм асфальт юлга чыгарга ярамый.
Арабызда гаҗәеп яшьләр бар. Алар үз тырышлыклары аркасында хезмәт баскычыннан да өскә таба үрлиләр, гаиләләрен дә гөрләтеп алып баралар, иҗтимагый эшләрдә актив катнашып, җәмгыятькә кирәкле булып яшиләр, шул арада балачак хыял-максатларын да тормышка ашыралар. Бәхет тырышлар, үҗәтләр, ихласлар янында йөри ул.
Белешмә: Минһаҗев Илназ Ильдар улына 37 яшь. Актаныш районы Чуракай авылында туып үскән. Әлмәт шәһәрендә политехника техникумын тәмамлый, соңрак югары белем ала. Шуннан бирле “Транснефть – Прикамье”АҖ дә Әлмәт нефть үткәргечләре идарәсендә хезмәт куя. Хезмәт юлын слесарь булып башлаган Илназ хәзер эксплуатация бүлегендә җитәкчелек итә. Әлмәт кызы Айгөл белән бик күркәм гаилә корып, Ясминә һәм Сәйдә исемле ике кыз үстерәләр.
– Илназ, ни өчен нәкъ менә мотоцикл белән бәйле спорт төрен үз иттең?
– Мин актив тормыш рәвеше алып барырга яратам, диванда яту – минем өчен ят шөгыль. Сноуборд белән кызыксынам. Такталар, саклагыч экипировкалар алып, үзлегемнән йөрергә өйрәндем. Аннан тормыш иптәшемне, балаларымны өйрәттем. 2015 елдан бирле даими рәвештә тауларга йөрибез.
Мотоциклны егәрләү исә – минем балачак хыялым. Әнинең энеләреннән калган иске мотоциклларда йөрергә өйрәнеп, үскәндә шуларны ремонтлап мәш килә идек энекәш белән. Бер атна ремонтлыйбыз, чыгып керәбез дә, тагын ватыла, тагын бер атна ремонтлыйбыз... Шулай итеп, мотоцикл җене кагылды.
Мотоциклны табигать карарга, авылга кайткач, су буйларыннан урап кайтырга дип алдым, мотоспортка кереп китәрмен дип уйлап та карамадым. Йөреп кайтасың, пычранасың, аннан, бала-чага сыман, шуны юасың. Бер ял ысулы кебек иде инде. Интернетта видеолар карап, бу төр спорт белән кызыксынып киттем.
– Ярышларда кайчан һәм ничек катнаша башладың?
– Әлмәттә бер танышымның да минеке кебек мотоциклы булуын белеп алдым. Ул мине эндуристлар төркеменә кертте. Шуннан ярыш оештырылуы турында ишеттем. 2022 елның июнендә беренче ярышка катнашырга гариза бирдем. Машинага прицеп тагып, матайны Чуракайдан Әлмәткә алып килдем. Ул вакытта юньләп йөри дә белми идем, бүрәнәләр аша тауларга менеп йөрергә кирәк иде, ерып чыктым. Шул ук елны августта Чабаксарда “Путь Чапая” дигән ярышта катнаштым. Анысы тулы бер көнлек ярыш иде. Анда иң җиңел – бронза классында катнашырга гариза бирдем. Алдан әзерләнгән, билгеләнгән маршрут буенча өч тапкыр әйләнеп чыгарга кирәк иде, берсен генә көч-хәл белән йөреп чыктым.
2023 елда Әлмәт эндуристлары белән Түбән Новгородка ярышка бардым. Бик авыр ярыш иде. Егыласың, матайны күтәреп чыгып алҗып бетәсең. Йөри алмыйча, караңгы төшкәндә генә чыккан идек трассадан. Ярыштан соң бөтен тән авырта. Шунда сәламәтлегем яшь вакыттагы кебек булмавын, аны ныклап кайгыртырга кирәклеген аңладым. Хәзер даими рәвештә спорт белән шөгыльләнәм, атнага өч мәртәбә спорт залына йөрим, ашауны җайга салдым.
– Мотоцикллар белән мавыгу кыйммәтле хоббимы?
– Без алган вакытта кытай мотоциклы 179 мең сум тора иде. Шунда ук саклану экипировкасы алдык: шлем; күкрәкләр, кабыргалар, аркалар өчен панцирь; тезләрне саклагычлар, мотоботы. Алары 80-90 мең сумга төште. Хәзер болар күпкә кыйммәтрәк. Кытай мотоциклыннан соң таныш-белешләр Австрия мотоциклына күчә башладылар. Мин дә алып карарга булдым. 2024 ел башында аның бәясе миллионга якын иде. Экипировка шул ук калды. Һәрбер ярыштан соң әле тегесен, әле монысын карарга, маен алыштырырга кирәк. Очсыз, дип әйтмәс идем.
Икенче финанс мәсьәләсе – ярышларда катнашу өчен акча түләргә кирәк (оргвзнос). Анысы 3000 сумнан башлана. Минем тәҗрибәдә иң кыйммәтлесе – әле күптән түгел генә май аенда Геленджикта булды – бәясе 40 мең сум. Әле моңа юл чыгымнары, берничә көнгә барсаң яшәү, ашау бәяләре өстәлә. Гаиләң белән барсаң, шул сумманы дүрткә тапкырларга кирәк. Моннан тыш, 100 меңлек итеп страховка ясатырга кирәк, анысы 500-600 сумга төшә, ул ярты елга җитә. Медосмотр үтү, справка алу да мәҗбүри. Болар барысы да гаилә бюджетыннан кысылган акча бит инде. Тормыш иптәшем Айгөлгә аңлавы өчен рәхмәт.
– Ярышта җиңүчеләргә бүләкләре шәптер...
– Юлны тиешле вакытында йөреп чыксаң, медаль эләгә. Җиңүче булсаң да, гадәттә, символик бүләк кенә бирәләр. Оргвзнос күп булса, җиңүчеләргә бүләкләре дә әйбәтрәк була. Геленджикта менә алтын классында беренче урын алган спортчыга 150 мең сум, икенче урынга 120 мең сум, 3нче урынга 100 мең сум бирделәр. Моннан тыш, спонсорлар алгы һәм арткы резина, тагын вак-төякләр бүләк иттеләр. Ярышларда катнашу минем өчен, беренче чиратта, үз-үзем белән көрәш булып тора. Эндуро дигән сүз инглизчәдән чыдамлык, түземлек дип тәрҗемә ителә бит.
– Мондый куркыныч спорт төре белән мавыгуыңа якыннарың каршы түгелме?
– Әйе, куркыныч спорт төре. Өченче ел, йөрәгенә көч килеп, ярыш вакытында бер кеше үлде. Җәрәхәт алучылар бик күп була. Бер иптәшем 26 апрельдә Уфада булган ярышта кабыргасын сындырды, шул килеш Геленджикка ярышка барды, трассаны йөреп чыкты. Мотоцикллар көчле, аның белән идарә итә белмичә, егылып имгәнүчеләр байтак. Минем өчен призлы урын алу мөһим түгел, ашыкмый, ипләп кенә, матайны ватмыйча, үземне имгәтми генә йөреп чыгу әһәмиятлерәк.
– Балаларның, үсмерләрнең мотоциклларда – питбайкта чапканын еш күрәбез, моңа мөнәсәбәтең нинди?
– Мин моңа бик катгый тискәре карашта торам. Бу ата-аналарның җавапсызлыгыннан чыга. Үзебезнең “Адреналин” клубы белән дә балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрәбез, аңлату эшләре алып барабыз. Якын-тирә авылларга чыгышлар ясарга йөрибез, балалар белән әңгәмәләр үткәрәбез.
Питбайкта экипировкадан башка йөрергә һәм асфальт юлга чыгарга ярамый. Чөнки ул мотоцикл резинасы асфальт өчен яраклаштырылмаган. Тормозга ныграк басып ташласаң, мотоцикл шундук егыла. Аның белән РФ кануннары буенча да юлга чыгарга катгый ярамый. Без үзебез дә мотоциклларны прицепка салып йөртәбез.
– Балалары питбайк алып бирүне сораган ата-аналарга нәрсә дияр идең?
– Балаларга питбайк алырга теләгән ата аналар урынына үземне куеп карыйм. Үзем йөрим икән, алам һәм баланы өйрәтеп, аңлатып үземнең янымда йөртәм. Йөрергә өйрәнмичә утыру – ялгышлыктыр, дип уйлыйм.





Эндуро – юлсыз урыннардан йөри торган (внедорожный) тулы размерлы мотоцикл, зурлар өчен тәгаенләнгән, төрле каршылыклар үтеп йөрү өчен эшләнгән.
Питбайк – үсмерләр йөри торган кечерәк тәгәрмәчле мотоцикллар. Транспорт чарасы түгел, ә спорт инвентаре булып торалар.
Ландыш Тимерова
Комментарийлар