16+

13-20 июньгә йолдызнамә

13 июня 2025, 11:15
1450
0
1
Уку өчен 3 минут

Сезгә тынлык кирәк. Китап, музыка, уйларыгыз белән калу – иң кирәкле дәва.

13-20 июньгә йолдызнамә

Сезгә тынлык кирәк. Китап, музыка, уйларыгыз белән калу – иң кирәкле дәва.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Дөнья сезне “көтә беләсеңме?” дигән сорау белән сынап карый. Сез гадәттә ишекне тибеп ачарга күнеккән, тик кайчак кыңгырауны басу да җитә. Тукта, тирә-якка күз сал,  бәлки кирәкле юл инде күптән ачылгандыр. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кирпеч өстенә кирпеч куйган кебек, тормышыгызны салмак кына төзеп барасыз. Кемдер яктылык керсен өчен сезнең “диварга” тәрәзә тишеп куярга мөмкин. Эш-гамәлгә ашыгып тотынмагыз, күңелегезне тыңлагыз. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сүз – сезнең уен коралы. Телегез йөрсә, эш тә бара. Әмма телегез артыннан йөрәгеңне дә ияртергә кирәк булыр. Артык күп сөйләнгән җирдә мәгънә кими. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Күңелегез – яшерен диңгез: тыштан тын, эчтә – дулкыннар. Борчулы хатирәләр өскә калкырга мөмкин. Үткәннәрне онытмаганга, бүгенгегә урын калмый. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сез сәхнәгә чыккан артист кебек, бер генә теләк: күрсеннәр, ишетсеннәр, мактасыннар. Тик кайчак иң кадерле тамашачы бер генә кеше була. Аңа карап елмаю җитә. Бу атнада зур нәрсәләр көтмәгез, кечкенә игътибарны күрегез. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Һәр әйберне урынына куеп яшәргә телисез. Әмма тормыш — тартма түгел, ул тартма эченә сыймый. Бу атнада бер эшегез, ниятләгәнчә түгел, ә киресенчә булуы бар. Югалып калмагыз: бу " тупик" түгел, борылыш кына.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
“Моны алыйммы, тегесенме?” дип баш вату сезнең өчен гадәти хәл. Башта йөрәгегезне тыңлагыз, аннары акылыгызны "элдерегез". Башкаларның фикере түгел, үзегезнеке мөһим. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Дәшмәсәгез дә, карашыгыз барысын да сөйли, ә менә елмайсагыз, кеше башында мең сорау туа ала. Эчке тынычлык булса, дөнья шаулавы куркытмый. Сүз белән түгел, эш белән җавап бирсәгез, җиңү сезнеке.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Бер урында утыру сезнең өчен газап. Бу атнада йөрәк яңа маҗаралар, яңа юллар эзли. Юл булмаса, сукмак салырсыз. Үзегезне эзләгез, тик тапкач, саклап та калыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тимер дә сына ала. Сезгә дә туктап, һава сулап, күккә күтәрелеп карау файдалы булыр. Максатларыгыз зур, әмма кеше машина түгел. Бер утырып чәй эчү, бер сөйләшү – көчегезне кире кайтарыр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Кайвакытта күккә карап, аяк астындагы ташка бәрелеп тә була.  Шуңа күктә очып йөрмәгез. Бу арада чынбарлыкка төшеп, конкрет гамәлгә күчү кирәк булыр. Идеяләрегез күп, тик берсен тормышка ашыру да зур адым. Фикер – орлык, ә гамәл – су. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Дөньяның вак кына үзгәреше дә күңелегезне селкетә. Бу арада хисләр ташкыны булуы мөмкин. Тик ташу да бераздан тынар. Сезгә тынлык кирәк. Китап, музыка, уйларыгыз белән калу – иң кирәкле дәва. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading