16+

Ачы дөреслек яисә татлы ялган? 30-06 августка йолдызнамә

Сез бик йомшак күңелле кеше, еларга, хисләргә бирелергә яратасыз.

Ачы дөреслек яисә татлы ялган? 30-06 августка йолдызнамә

Сез бик йомшак күңелле кеше, еларга, хисләргә бирелергә яратасыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сезне, ниһаять, ак полоса, ял, сәяхәтләр көтә. Күп эшләдегез, озак тырыштыгыз, финишка да якынлашасыз. Әлегә үзегезне мактап, рәхәтләнеп ял итегез. Соңыннан икенче максатка юлны төзи башларсыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кирелек сезнең иң гүзәл сыйфатыгыз да, иң яманы да. Башкалар “булмас” дигән вакытта, сез кире булуыгыз белән, юлны дәвам итеп, уңышка ирештегез. Бу сыйфатны вакыт-вакыт “сүндерергә” генә онытмагыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игезәкләрне бөтенесе елмайчан, аралашучан, ачык күңелле кеше буларак кабул итәләр, аның дөресе дә шулай. Тик һәрвакыт янып торыр өчен, каяндыр көч алырга кирәк. Бу атнаны көч җыю вакыты буларак карагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үзегезне матур итеп санар өчен, бер кеше фикере генә кирәк – сезнеке! Үз-үзегезне кабул итеп, ярата башлагач кына, башкалар да моңа инаначак. Йолдызлардан киңәш шул.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Тыштан кырыс, горур булып күренгән Арысланнарның эчендә матур песи утырганын бары берничә кеше генә белә. Ул песи үзенә бик күп игътибар һәм ярату сорый. Шул очракта гына арыслан үз-үзен күрсәтә ала.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Сездә бер генә хыял – яратасы һәм яратыласы килә. Бу көннәрдә, башны югалтып, мәхәббәт дөньясына чумарга телисез һәм тормыш сезнең бу теләгегезне үтәр. Ялгыз кызларның үз парларын табу ихтималы зур.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
“Исеме җисеменә туры килә” дигән сүзләр үлчәүләр турында. Бу йолдызлык астында туганнар өчен, сайлау, адым ясау иң авыр гамәл. Ә тормыш шундый мөмкинлекне тудырып кына тора, яңа сайлауга әзер торыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сез тормышка ал күзлекләр аша карамыйсыз. Тик вакыт-вакыт алы урынына, карасын киясез һәм соңыннан бар дөнья караңгы булуына гаҗәпләнеп утырасыз. Бәлки дөньяны күзлек аша түгел, ә чынбарлыктагыча күрергә кирәктер?

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Бөтен әйбер чагыштыруда беленә: балның татлы булуын, тоз кабып караган кеше генә белә. Шуңа күрә беркайчан да “монардан да начаррак була алмый” димәгез, чагыштырырга туры килмәсен.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Хатирәләр фотосурәтләр сыман: төслелесен генә карау кызык. Коры, салкын канлы булып, үзегезне авыртулардан саклый алырмын дип уйламагыз. Хисле, шатлыклы, моңсу булган тормыш кыны истә кала. 

Сукояр (21 гыйнар – 18 февраль)
Ачы дөреслек яисә татлы ялган? Якын көннәрдә нәкъ менә шундый сайлау алдында калырсыз. Кайсы юлның дөрес булуын әйтүе авыр, һәр кеше үзе сайлый. Берничә кат уйларга туры килер.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сез бик йомшак күңелле кеше, еларга, хисләргә бирелергә яратасыз. Ләкин йолдызлар сезгә шатлыктан гына еларга рөхсәт итә. Башка сәбәпләр белән йөрәгегезне яраламагыз. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading