Башлаганны ахырына җиткерү өчен сезнең көч һәм тәҗрибәгез җитәрлек.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада күптән көтелгән хәбәр ишетергә мөмкинсез. Эштә яңа бурыч йөкләсәләр дә, куркырга кирәкми, сезгә үз тәҗрибәгез ярдәм итәчәк. Шуңа күрә тыныч темпта дәвам итегез.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тыныч кына барган эшләр кинәт җанланып китәргә мөмкин. Кайбер танышлар файдалы киңәш бирер. Өй-җир, көнкүреш мәсьәләләренә дә игътибар соралачак, әмма барысын да җайлап өлгерерсез.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атна аралашуларга бай булачак. Дуслар, хезмәттәшләр белән сөйләшүләрдән яңа фикерләр туа. Эштә башланган проектларны ярты юлда калдырмагыз, аз гына түземлек кирәк һәм барысы да барып чыгачак.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кыслаларны уйландыра торган көннәр көтә. Кайбер карарларны ялгыз кабул итмәү яхшырак. Гаиләдә якын кешеләрнең киңәше ярдәм итәр.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Ниһаять ял итү өчен уңайлы тыныч көннәр туры килә. Эшлэрегезне бер-ике көнгә кырыйга куеп, күкрәк тутырып яз һавасын сулагыз, күңелегез белән ял итегез. Сәфәрләргә дә чыгарга була.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бернәрсә дә җиңел бирелми. Сезгә саграк булырга, куркыныч проектлардан һәм катлаулы эшләрдән баш тартырга кирәк. Иске эшләрегезне бетермичә, яңа эшкә алынмагыз. Күптән түгел генә алган тәҗрибә һәм белемнәр кирәк булырга мөмкин.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Вакыт бик тиз бара, әмма планнар да кимеми. Күп кенә әйберләр сез уйлаганча бармаса да, сез бирешмисез. Тирә-юньдәгеләргә сезнең үҗәтлегегез ошый. Эшлекле сөйләшүләр өчен бик яхшы көннәр. Хәзер сез теләсә кемгә үзегезнең хаклы булуыгызны ышандырырга сәләтле.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Ашыгырга кирәкми, чөнки һәрбер детальләргә игътибар таләп ителәчәк. Еш кына сезне хәтта иң якын кешеләрегез дә дөрес аңламаячак. Ә сез кисәтүләрдә үкенечле сүзләр табып, үпкәләргә мөмкинсез.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезгә пауза ясап, бераз ял итәргә, көчегезне кайтарырга, шулай ук эш планын төзергә кирәк. Бу атнага бернинди мөһим әйбер дә планлаштырмау яхшырак, аны мөмкин кадәр тыныч үткәрергә тырышыгыз. Эштә һәм өйдә бәхәсләшмәгез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Азрак тәвәккәлрәк булырга тырышыгыз, бигрәк тә сүз мөһим вакыйгалар турында барганда. Эшлекле сөйләшүләр нәтиҗәле уза, абруйлы кешеләрнең ярдәмен алу мөмкинлеге туар.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Башлаганны ахырына җиткерү өчен сезнең көч һәм тәҗрибәгез җитәрлек. Барысы да сез теләгәнчә бармаса, яхшы кәефне саклап калу, төшенкелеккә бирелмәү һәм югалып калмау мөһим. Импровизацияләгез, ситуациягә яраклашыгыз.
Балык (19 февраль – 20 март)
Атна начар булмаячак, әмма күңелсез мизгелләрсез дә булмас. Сез һәрвакыт үзегез белән килешә алмыйсыз, еш кына юк-бар өчен борчыласыз. Кайберәүләргә якын кешеләре белән килешеп яшәү җиңел бирелмәс. Үз-үзегезне тота белергә, провокацияләргә бирешмәскә тырышыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар