Бу атна үзгәрешләргә бай булырга охшап тора. Үз көчегезгә ышаныч артыр, һәм сез катлаулы һәм җаваплы эшне җиңел башкарып чыгарсыз.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Күңелегез тартмаган эшне эшләмәгез. Күндәмлегегездән файдаланырга юл куймагыз. Кире, үҗәт дисәләр дисеннәр, барыбер үзегезчә эшләгез.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Барысын да күңелегезгә якын кабул итмәгез. Үзегезнеке дип санаган проблемалар сезнеке генә түгел. Аларны кеше җилкәсенә дә салып була.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Кирәкмәгән уйлар уйларга ничек көчегез һәм вакытыгыз җитә?! Көннәрегезне файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Якын дустыгыз белән күрешү кәефегезне күтәрер.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Вак детальләргә игътибар итүегездән туктап, вазгыятьне тулаем күзалларга тырышып карагыз әле. Эшләрегез ничек алга киткәнне үзегез дә сизми калырсыз.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Агач кәүсәсенең югары очы сынган икәнен күрә торып өскә таба үрмәләвегездән туктагыз. Максатыгызга барып җитмәү генә түгел, егылып имгәнүегез дә бар. Бәлки бүтән ботакны сайларсыз?
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызларга хәзер сабырлык һава кебек кирәк. Югыйсә кызу канлылык бик үк күңелле булмаган нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Буш бәхәсләр кузгатмаска кирәк. Алар эшкә дә зыян китерергә мөмкин, кыйммәтле вакытыгызны да күп алачак. Сүзегезне эш белән исбатлагыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сезгә бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкми - үзгәрешләр өчен түләргә туры киләчәк бәя үзгәртүгә ихтыяҗга караганда күпкә югарырак булачак.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Күптән аралашмаган кешеләрегез белән араларыгызны якынайтыр көн килеп җитте. Бу алар өчен генә түгел, сезнең үзегез өчен дә файдага булачак.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләр авыр сайлау алдында калырга мөмкин. Бу күбрәк гаилә тормышына кагылыр кебек. Дөрес юлны сез үзегез дә беләсез, кыюрак булыгыз.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Атна бик күп сюрпризлар алып киләчәк. Бер дә шикләнмичә һәрберсеннән файдаланып калыгыз - язмыш һәркөн андый сюрпризлар бүләк итми.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бу атна үзгәрешләргә бай булырга охшап тора. Үз көчегезгә ышаныч артыр, һәм сез катлаулы һәм җаваплы эшне җиңел башкарып чыгарсыз.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар