16+

Башыгызны ташлап чабарга ашыкмагыз әле: 5-12 апрельгә йолдызнамә

Организмыгыз инде күптән сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

Башыгызны ташлап чабарга ашыкмагыз әле: 5-12 апрельгә йолдызнамә

Организмыгыз инде күптән сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарлар, бу атна сезнеке! Эшкә батыр булыгыз: бернәрсәдән дә курыкмагыз. Алдыгызга яңа максатлар куегыз, аларны тормышка ашырыгыз.  Ә менә акчагызны саклабрак тотыгыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Юк кына нәрсә өчен дә тузынып йөрүегезне туктатыгыз. Якын кешегезне үпкәләтеп куюыгыз бар. Дуслашу процессы озаккарак сузылса, үзегезгә үпкәләргә туры килер.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Йолдызлар айлык эшләрегезгә нәтиҗә ясарга, алга таба планнарыгызны барларга киңәш итә. Игътибарны күбрәк гаиләгә бирергә тырышыгыз. Игезәкләрдән эш сабырлык һәм зур көч сорый. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Акча мәсьәләләрен  тиз арада хәл итәргә тырышыгыз. Күптән күңелегезне борчып торган проблемаларыгызны да бу атнада хәл итү ягын карагыз. Бүгенге эшне иртәгегә калдырмавыгыз хәерлерәк булыр.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Ялгыз Арысланнар насыйп ярын очратырга мөмкин. Ә менә гаиләле Арысланнар гаиләдәгеләргә игътибарлырак булырга киңәш ителә, гел эштә югалып торуыгыз аларга ошамаска мөмкин. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Акча дип берничә эштә эшләп сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Бераз үзегез турында да уйлагыз. Бөтен акчаны берюлы эшләп бетереп булмый, ди бит акыллы, зирәк кешеләр. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Туган-тумачагыздан, дус-ишләрегездән ярдәм сорарга уңайсызланмагыз, бу көннәрдә нәкъ менә аларның булышлыгы кирәк булуы ихтимал. Атна ахырында көтелмәгән юл көтелә.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Эш урыныгызда барысы да яхшы, җитәкчегез эшегезне югары бәяләгәч, күңелегез дә үсенә. Әле хезмәт хакларыгызны да күтәреп куюлары ихтимал. Күңелегезне төшермәгез!

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылардагы эгоизм үзеннән артып күршеләренә җитәрлек. Мин-минлекне читкә куеп торып, үпкәләшкән кешеләрегез белән үзегез башлап дуслашсагыз, бик әйбәт булыр иде. Беренче чиратта үзегезгә!

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең шәхси тормышында үзгәрешләр көтелә. Әлегә кадәр кичереп карамаган хисләр һәм вакыйгалар башыгызны әйләндерергә мөмкин. Апрель Кәҗәмөгезләр өчен мәхәббәт ае булыр ахрысы. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сукоярларның атнасы ниндидер документлар, кәгазь-могаз артыннан йөреп узарга охшап тора. Авызыгызны ачып калмагыз – бу нәкъ менә шундый эшләрне башкарып чыгу өчен уңай атна.

Балык (19 февраль – 20 март)
Идеяләрегез ташып торса да, “Ура” кычкырып аларны тормышка ашырам дип башыгызны ташлап чабарга ашыкмагыз әле. Организмыгыз инде күптән сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез. 

Фото: 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading