16+

"Эшне ат кебек җигелеп эшләмәгез...": йолдызнамә (17-24 май)

Якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез сездән күпне өмет итә башлар, сездә таяныч эзләр. Үзегезне терәк булырдай кеше итеп тоярсыз. 

"Эшне ат кебек җигелеп эшләмәгез...": йолдызнамә (17-24 май)

Якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез сездән күпне өмет итә башлар, сездә таяныч эзләр. Үзегезне терәк булырдай кеше итеп тоярсыз. 

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Үзегез дә сизмәстән башны югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булырга мөмкинсез. Янәшәгездә дошманнарга караганда дусларыгыз күбрәк булуын аңларсыз.  Бу сезгә алга барырга, бер урында таптанмаска ярдәм итәр.   

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Көчле һәм көчсез якларыгыз ачыла торган вакыт. Бөтен эшне уйлап эшләгез, кабынып китәргә ашыкмагыз. Бу сезгә хаталар кылмаска ярдәм итәр. Эштә дә, мәхәббәттә дә ирекле булырга тырышыгыз, кирәкмәс эшкә һәм кешеләргә “ябышып” ятмагыз.  

Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Эшләр авыр бара, дип боекмагыз, атна ахырына барысы да үз җаена төшәр. Башлап ташлаган эшләрегезне ахырына җиткерегез. Уңышларыгызны тиз күреп алырлар һәм кызыклы эш тәкъдим итүчеләр табылыр.  

Кысла (22 июнь-22 июль) 
Интуициягезгә таянып эш итегез. Шуның ярдәмендә кайсы кешенең ышанычлы, ә кайсысы юк икәнен аңларсыз. Бу киләчәктә эч серләрегезне ачып салмас өчен зур сабак булыр. Яшьләр өйләнешеп гаилә корырлык тормыш иптәшен очратырга мөмкин.

Арыслан (23 июль-23 август) 
Йолдызлар сезгә хәерхаклы. Димәк, нинди генә эшкә алынсагыз да, уңышка ирешәчәксез дигән сүз! Сезнең һәрбер нәрсәгә үз фикерегез бар, менә шул һөнәри яктан үсәргә ярдәм итәчәк тә инде. 

Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Атна җиңел булмаячак. Сез бик күп нәрсәгә сәләтле, үзегезгә ышаныгыз! Тормышыгызда кискен үзгәрешләр булырга мөмкин. Ләкин төптәнрәк уйлап карасагыз, сез һаман шул бер үк урында таптанып торасыз әле.    

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Мөһим эшләрегезне, эшлекле очрашуларны пәнҗешәмбе көнгә күчерегез. Атна ахырына таба энергиягез артканны, эшләр җиңелрәк барганны сизәрсез. Якыннарыгыз, хезмәттәшләрегез сездән күпне өмет итә башлар, сездә таяныч эзләр. Үзегезне терәк булырдай кеше итеп тоярсыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Очраклы кеше ярдәм кулы сузарга мөмкин. Карьера үсеше мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Кайбер гамәлләрегезне башта тәнкыйтьләргә мөмкиннәр, тик сез үз юлыгыздан тайпылмагыз һәм уңышка ирешерсез!  

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Тормышыгызны уңай якка үзгәртү, аны җиңеләйтү форсаты килеп чыгачак. Соңгы вакытта күп көч сарыф иткән эшегезнең нәтиҗәсен күреп алырлар - мактаулар көтегез. Ләкин бу көндәшләрне арттырырга мөмкин. Шуңа артык мактанмагыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Сездән тәвәкәллек сорала. Авырлыклардан куркып калмагыз, сезгә һичшиксез уңыш елмаер, көтмәгән кешеләр ярдәм кулы сузар. Дусларыгыз да гозерегезне тыңламыйча, кире борып җибәрмәс. Авырлыклар тиздән артта калыр. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Эштәге вак-төяк, эреле-ваклы проблемаларны нәкъ менә шушы атнада хәл итеп булачак. Кайберәүләрнең кереме артыр, кызыклы тәкъдимнәр килеп ирешер. Ләкин игътибарлырак булыгыз, йомшак җәеп, катыга утыртмасыннар.  

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Үзегезгә артык таләпчән булу аркасында күп кенә максатларыгызга вакытында ирешә алмыйсыз. Эшне ат кебек җигелеп эшләмәгез, җиңелрәк юлларын эзләгез. Кайчандыр юлыгызга аркылы төшкән кеше сездән гафу үтенер һәм янә дуслык өмет итәр. 

Фото: www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading