16+

Казанда бала табучылар артырмы? 4нче бала тудыру йортын яңадан ачарга җыеналар

Казанда 2027 елда 4нче бала тудыру йортын яңадан эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Казанда 2027 елда 4нче бала тудыру йортын яңадан эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.

Шәһәрнең 16нчы хастаханәсе каршындагы медицина учреждениесен яңартып, 30 августка кадәр өлгертергә җыеналар. Бу хакта Казан шәһәре Думасының XI сессиясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, Казан халкы саны тиз арта. Шәһәргә күченеп килүчеләрнең күбесе – яшьләр, алар киләчәктә бала табу турында карар кабул итәчәк. Шуңа күрә башкалада бала тудыру урыннарына ихтыяҗ да арта.

Исегезгә төшерәбез, Казанның 4нче бала тудыру йорты 2024 елның февралендә планлы ремонт һәм дезинфекция эшләре сәбәпле ябылган иде. Йөкле хатын-кызларны, бала табучыларны һәм яңа туган сабыйларны вакытлыча шәһәрнең башка медицина учреждениеләренә күчерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading