16+

Диетолог ипи белән нинди продуктларны бергә ашарга киңәш итми?

Икмәкнең үзе генә артык авырлык җыюга китерми.

Икмәкнең үзе генә артык авырлык җыюга китерми.

Әмма аны кайбер продуктлар белән бергә куллану ризыкның калориялелеген сизелерлек арттырырга һәм авырлыкны контрольдә тотуны кыенлаштырырга мөмкин. Бу хакта 20 ноябрьдә табиб-диетолог һәм нутрициолог Софья Кованова сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, икмәкне тулысынча файдалы һәм зарарлы төрләргә бүлү дөрес түгел. Аның фикеренчә, артык авырлыкка китерә торган аерым бер икмәк төре юк. Иң мөһиме — продуктның составы, туклыклылыгы һәм күпме күләмдә ашалуы.

Диетолог икмәк-күмәч эшләнмәләрен сайлаганда аларның составына, энергетик кыйммәтенә, клетчатка күләменә һәм порция зурлыгына игътибар итәргә киңәш итә. Мәсәлән, тулы бөртекле оннан пешерелгән икмәк составындагы азык җепселләре күбрәк булу сәбәпле, озаграк туклык хисе бирә. Ә гади лаваш та, составында он, су һәм тоз гына булганда, дөрес туклану рационына керә ала.

Шул ук вакытта белгеч аеруча майлы өстәмәләр белән әзерләнгән икмәкле ризыкларга игътибар итәргә киңәш итә. Мәсәлән, лавашка сыр, майонезлы соус һәм май өстәп, аннары аны кыздырганда, калориясе һәм май күләме югары булган ризык барлыкка килә. Мондый ризыкны күп күләмдә ашау җиңел, ә бу тән авырлыгын контрольдә тотуны катлауландыра.

Ә менә ит, яшелчә һәм үләннәр белән әзерләнгән лавашның туклыклылык кыйммәте бөтенләй башка булырга мөмкин.

Кованова шулай ук икмәкнең авырлыгын да исәпкә алырга кирәклеген искәртә. Әйтик, юка лаваш якынча 100 грамм булса, тандыр кабартмасы 300 граммга җитәргә мөмкин. Шуңа күрә аларны порция күләмен исәпкә алмыйча чагыштыру дөрес түгел.

Белгеч фикеренчә, икмәкне рационнан тулысынча алып ташлау кирәкми. Иң мөһиме — аның белән бергә кулланыла торган продуктларны һәм порция күләмен дөрес сайлау.

хлеб. фото ти 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading