16+

«Кызымны коткаручыны еллар буе эзләдем»: тикшерүче балага яман шешне җиңәргә ярдәм иткән

Татарстан тикшерүчесе Рөстәм Хәйруллин онкология белән көрәшүче Настя исемле кызга икенче гомер бүләк иткән.

«Кызымны коткаручыны еллар буе эзләдем»: тикшерүче балага яман шешне җиңәргә ярдәм иткән

Татарстан тикшерүчесе Рөстәм Хәйруллин онкология белән көрәшүче Настя исемле кызга икенче гомер бүләк иткән.

Сөяк мие доноры булып, ул балага лейкемияне җиңәргә ярдәм итә. Күп еллар узгач, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе офицеры үзе коткарган кызчык белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашкан.

Тукталыштагы белдерүдән башланган тарих

Бу дулкынландыргыч вакыйга 2014 елда ук башлана. Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ул вакытта Рөстәм Хәйруллин Камчатка буенча Тикшерү идарәсендә хезмәт иткән. Бервакыт тукталышта аның күзенә кан яман шешен дәвалау өчен кәүсә күзәнәкләре донорлары эзләү турындагы белдерү чалына. Битараф кала алмыйча, ул тикшерү өчен кан тапшыра һәм табибларга үзенең мәгълүматларын калдыра.

Җиде елдан соң яңгыраган шалтырату

Җиде ел уза. Бу вакытта Рөстәм Хәйруллин инде туган ягына кайтып, Нурлат тикшерү бүлеген җитәкли. Көннәрдән бер көнне «күп еллардан соң шалтырату» килә: Санкт-Петербургтагы донорлар регистры координаторы медицина учреждениесенең нәкъ менә аның кәүсә күзәнәкләренә мохтаҗ булуын хәбәр итә. Тикшерүче ял алып, Нева буендагы шәһәргә юл тота. Сәфәрнең чын максатын исә аның иң якын кешеләре генә белә.

Анализлар аның өч яшьлек кызчык өчен сөяк мие доноры була алуын раслый. Әмма кагыйдә буенча, күзәнәкләренең кемгә күчереп утыртылуын тикшерүчегә әйтмиләр, пациент белән дә таныштырмыйлар. Хастаханәдә берничә атна уздырганнан соң, ир-ат өенә кайтып китә.

больница фото татар информ

«Ул бөтенләй сәламәт!»

Тагын дүрт ел үтә. 2025 елның декабрендә Рөстәм Хәйруллинга таныш булмаган бер хатын шалтырата. Телефонның теге башында үзе коткарган Настяның әнисе булуын белгәч, тикшерүченең гаҗәпләнүе һәм шатлыгы чиксез була. Хатын сөйләвенчә, кызчыкка инде 8 яшь, ул икенче сыйныфта укый, ә иң мөһиме - ул тулысынча савыккан. Бу еллар дәвамында ана кеше рәхмәт әйтү өчен кызын коткаручыны эзләгән икән.

Шул көннән башлап офицер Настяның әти-әнисе белән даими элемтәдә тора. Араларында йөзләрчә чакрым ятса да, алар бик тиз якыная – Рөстәм Хәйруллин бу гаилә өчен иң кадерле, якын кешегә әверелә.

больница фото татар информ

Күз яшьләре белән очрашу

2026 елның сентябрендә исә, ниһаять, көтеп алынган очрашу була. Тикшерүче Мәскәү өлкәсенә Настя янына кунакка бара. Бу күрешү әти-әниләрнең күңелләрен тулыштырып, күзләренә шатлык яшьләре китерә. Рөстәм Хәйруллин белән танышуга Настя үзе дә бик сөенә. Алар көнне бергә уздыралар: урманда йөриләр, рәхәтләнеп аралашалар.

Саубуллашканда, киләсе елда Настя әти-әнисе белән Татарстанга — Рөстәм Хәйруллинга кунакка килергә һәм аның гаиләсе белән танышырга дип сүз куешалар.

Фото: РФ Тикшерү комитеты матбугат хезмәте (sledcom.ru).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading