16+

Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз: 22-29 мартка йолдызнамә

Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз, карьера үсеше көтә.

Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз: 22-29 мартка йолдызнамә

Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз, карьера үсеше көтә.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Атна вакыйгаларга бай булачак. Йолдызлар Кучкарларга эш урынында игътибарлырак булырга киңәш итә. Ял көннәре сәяхәткә чыгар өчен уңышлы.     

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозауга дөнья мәшәкатеннән аерылып торып, төп игътибарны сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтергә кирәк. Акчагызны кирәкмәгән нәрсәләргә сарыф итмәгез. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игезәкләргә бу атнада дуслары, танышлары тәкъдим иткән эшкә урнашу турында яхшылап уйларга кирәк. Яңа мөмкинлекләр ачылу мөмкинлеге бар.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Акча мәсьәләләрен хәл итүне апрель аена калдырып торыгыз. Буш вакытыгызны дуслар, туганнар белән очрашып күрешү өчен кызганмагыз.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Кәгазь-могаз эшләрен апрель башына калдырсагыз, яхшырак булыр. Ә менә уку, эш, командировкалар – барысы да уңышлы узар. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Алдагы тормышка планнар кору өчен кулай вакыт. Туган-тумачагыздан, дусларыгыздан ярдәм сорарга уңайсызланмагыз. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үзегезне кулда тотар өчен күп көч куярга туры килер. Юк кына нәрсә дә ачуыгызны китерә. Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Якыннарыгызга игътибарыгызны арттыра төшегез. Гаиләдә татулыкны саклап калу Чаяннарның үзләреннән тора, тик торган кешегә дә бәйләнүегездән туктагыз!

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Акча эшлим дип берничә эштә эшләп сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Гайбәт ишеттерүләрнең сүзен колагыгызга да элмәгез, интригалардан ераграк йөрегез. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең хезмәт хакларын күтәреп куюлары ихтимал. Җитәкчелек эшегезне күреп бәяләгәч, эшләгән саен эшлисе генә килеп тора инде ул! 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз, карьера үсеше көтә. Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Эш дип башыгызны ташлап чапмагыз әле, башта ныгытып уйлагыз. Организмыгыз сезгә “миңа игътибар кирәк” дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез. 

Фото: http://pxhere.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading