16+

Ял итәргә вакытыгыз булмаячак: 5-12 июньгә йолдызнамә

Иҗат белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. Уңышлар атнасы.

Ял итәргә вакытыгыз булмаячак: 5-12 июньгә йолдызнамә

Иҗат белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. Уңышлар атнасы.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Сюрпризлар, көтелмәгән вакыйгалар көтә. Курыкмыйча үзегезне барлык өлкәдә сынап карый аласыз. Шәхси һәм гаилә тормышыгызга ачыклык керер сыман, ялгызлар үз парларын табарга мөмкин. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар өчен иң мөһиме - мәхәббәт, иҗат һәм балалар. Кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән Үгезбозаулар үзләренең сөйгән ярларын табар, ә гаиләлеләр - бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Тормыштан канәгать булып, аның матурлыгын күрә белеп яшәсәгез бөтен эшләрегез дә алга барыр, финанс мәсьәләләрегез уңай якка хәл ителер. Балалар уңышлары белән, ә сөйгән ярлар сюрпризлар белән сөендерер. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларны яңа тормыш көтә. Шәхси тормышыгызда күңелле яңалыклар булачак. Бәлки яшәү урыныгызны да алмаштырырга туры килер. Иң мөһиме: бер нәрсәдән дә курыкмагыз, үткәннәр белән яшәмәгез. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Шушы арада яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. Төшенкелеккә бирелеп бәхетегезне куркытмагыз. Бу атнада йолдызлар сезгә оныта алмаслык очрашу әзерләп куйган. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Үзегезгә бикләнмәгез, сезне яратучы кешеләр барлыгын исегездән чыгармагыз: ул сезгә көч һәм дәрт бирер. Яңа төрле һөнәрләр үзләштерә башласагыз да була.  Максатларыгыз һичшиксез тормышка ашачак. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Бу атнада ял итәргә, гомумән, вакытыгыз булмаячак. Эш мәсьәләсендә зур яңалыклар көтә, бәлки, эшегезне дә алмаштырырсыз әле. Куркып калмагыз, барысы да яхшы булырга охшап тора. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Йолдызлар сезгә мәхәббәт вәгъдә итә. Башыгызны югалтмагыз, чөнки сезне әле карьера баскычы буйлап күтәрелү дә көтә. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Атна гомүмән сөенечләргә бай булачак. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Һәрбер эшегезне уйлап эшләргә тырышыгыз. Уйланылмаган эшләрнең күңелсезлекләргә китерерүе бар. Төшенкелеккә бирелмәгез, озакламый сезнең урамда да бәйрәм булачак! 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Тырышлыгыгыз бер дә юкка китмәячәк, сезне бу көннәрдә яхшы табыш көтә. Көч-куәтегез артсын, сәламәт булыйм дисәгез, күбрәк саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Мавыктыргыч сәяхәткә чыгып китеп, яңа танышлар очратуыгыз мөмкин. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, якыннарыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз, сезгә аларның ярдәме кирәк булуы ихтимал. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Иҗат белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. Уңышлар атнасы. Тормышыгыз төптән үзгәрергә мөмкин, күңелле яңалыклар һәм хәбәрләр көтә. Үткәннәр белән яшәмәгез, үз-үзегезгә ышаныч кирәк. 

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading