16+

Ял итеп алыгыз: 7-14 мартка йолдызнамә

Сез бик каты арыйсыз, бу сәламәтлегегезгә дә йогынты ясарга мөмкин.

Ял итеп алыгыз: 7-14 мартка йолдызнамә

Сез бик каты арыйсыз, бу сәламәтлегегезгә дә йогынты ясарга мөмкин.

Кучкар (21 март-20 апрель) 
Башкаларга тапшырасы килмәгән, кызыклы эшләр барлыкка киләчәк. Рәхәтләнеп яңа шөгыль үзләштерә аласыз. Батыр рухлы Кучкар икәнегезне онытмагыз: бар да сез дигәнчә булыр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май) 
Берюлы берничә эшкә тотына алсагыз да, иң мөһимнәренә генә алыныгыз. Эшлекле очрашуларны кичектермәгез, бу өлкәдә уңыш елмаер. Тәнкыйтьләүчеләрдән читтәрәк булырга тырышыгыз.
  
Игезәкләр (21 май-21 июнь) 
Сезгә бик күп кеше тартыла, ләкин аларның барысы да яхшы кешеләр дигән сүз түгел. Аралашу даирәгезне җентекләп сайлагыз. Килеп чыккан конфликтларны вакытында чишә башлагыз.
 
Кысла (22 июнь-22 июль) 
Ашыкмагыз. Сез күзаллаган күп проблемалар уйдырма гына. Шуңа артык борчылырга кирәкми. Бик күп сорауларыгызга ачыклык керер.
  
Арыслан (23 июль-23 август) 
Уй-теләкләрегез еш үзгәреп торыр. Бик авыр тоелган эшләргә тотынасыгыз килмәс. Барлык вәгъдәләрегезне үтәп бетергәч кенә, рәхәтләнеп ял итеп алгыз. Калган эшкә кар явуын онытмагыз. 
  
Кыз (24 август-23 сентябрь) 
Чит кешеләрдән киңәш сорыйсы килер, ләкин ашыкмагыз. Бу проблеманы тагын да кискенләштереп җибәрергә мөмкин. Дуслар, танышлар белән очрашу өчен яхшы вакыт.  

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь) 
Сез баштанаяк эшкә чумачаксыз. Эшкә бирелеп китәчәксез һәм бу яхшы да. Ләкин бу коллектив белән эшли торган чор түгел. Янәшәдәгеләрегезнең фикерен сез барыбер ишетмәячәксез. 
  
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь) 
Эш ягыннан тынгысызрак атна булырга охшап тора. Элекеге эшләрегез кире кайтырга, андагы хаталарны төзәтергә туры килергә мөмкин. Тыныч булыгыз. Үзегезгә яңа шөгыль уйлап табыгыз.  

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь) 
Эш өчен менә дигән вакыт. Финанс мәсьәләләрен уңышлы гына хәл итәчәксез. Кредит алу, кыйммәтле товар сатып алу мөмкинлеге дә бар. Атнаның икенче өлешен гаиләгә багышлагыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар) 
Бик күп нәрсә сез дигәнчә бармаска мөмкин. Ләкин артык борчылмагыз, сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Өйдәге эшләрне дә ерак киштәдә яшереп тотмагыз, вакытында хәл итегез. 
  
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль) 
Хәл итеп булмастай тоелган эшегездә уңышка ирешәчәксез. Башкалар күрмәгән мөмкинлекләрне күрә беләсез. Янәшәдәгеләрегез кайбер мәсьәләләргә җитди карамыйсыз дип уйларга мөмкин. Чынлыкта исә сез мөһим әйберләр өчен генә борчыла беләсез.  

Балык (19 февраль - 20 март ) 
Ял итеп алыгыз. Сез бик каты арыйсыз, бу сәламәтлегегезгә дә йогынты ясарга мөмкин. Эштә дусларгыз ярдәмгә килер. Вакытыгызны күбрәк якын кешеләрегезгә багышлагыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading