16+

Ялкауланмагыз: 17-24 июльгә йолдызнамә

Йолдызлар сезгә эшләрегезне, мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен менә дигән вакыт вәгъдә итә.

Ялкауланмагыз: 17-24 июльгә йолдызнамә

Йолдызлар сезгә эшләрегезне, мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен менә дигән вакыт вәгъдә итә.

Кучкар (21 март – 20 апрель) 
Тик утырырга күнекмәгән кучкарлар өчен атна актив, уңышлы булыр дип көтелә. Килеп туган барлык авырлыкларны җиңә алачаклар. Дөрес, атна башында көтелмәгән хәлләр һәм эшләренең бозылып куюы ихтимал.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Тормыш без теләгәнчә генә бармый, кардәшләрем. Килеп туган сынауларны җиңел кенә җиңеп чыгар өчен, сабырлыкка ия булу зарур. Сабыр булсагыз, күп проблемалар хәл ителәчәк. Төшенкелеккә бирелмәгез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Артка чигенмәгез, югыйсә бик күп кызыклы вакыйгалар сезнең тирәли үтеп китәчәк. Атнаның беренче яртысында игезәкләрдән җитди адым ясау көтелә, курыкмагыз – барысына да өлгерәчәксез һәм уңыш елмаячак. Кызыклы очрашулардан, шау-шулы чаралардан баш тартмагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Вакыйгаларны ашыктырмагыз, сезгә башкаларның эшләренә тыкшынырга яки ниндидер килеп туган күңелсез хәл итәргә туры килер. Кискен карарлар кабул итмәгез, алар ялгыш булып чыгарга мөмкин.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Атна сезгә бик күп кызыклы яңалыклар һәм вакыйгалар бүләк итәчәк. Ләкин бер шарт белән – сездән активлык таләп ителә. Иң мөһиме, үзегезгә бикләнмәгез. Ялкауланмагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Барлык яктан да уңышлы атна, аеруча мәхәббәт өлкәсендә. Бу юлы сезнең хисләрегез акыл белән бәхәсләшмәячәк һәм сезгә тынгы биррмәгән проблемадан чыгу юлын күрерсез. Башкаларга ярдәм итегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Якын кешеләрегез белән аралашудан качмагыз. Атна сезгә бик күп якты һәм истә калырлык вакыйгалар вәгьдә итә. Башкаларга ярдәм итегез һәм моның әҗере кире әйләнеп кайтачак. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Үз эчегезгә бикләнмәгез, тирә-юньдәгеләр сезнең кайгыртуыгызга, яратуыгызга һәм игътибарыгызга мохтаҗ.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Ашыгыгыз, югыйсә күп эш өелеп калачак. Атнаның беренче яртысында тормыш планнарыгызны үзгәртергә туры килергә мөмкин. Уйлаганнарыгызны ахырына җиткерергә тырышыгыз. Уңышлы вакыт.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) 
Бу атнада сез күптән түгел генә бәхәскә кергән кешеләр белән татулашу мөмкинлеге булачак. Йолдызлар якын кешеләрегезгә игътибар итәргә һәм күбрәк ял итәргә киңәш итә.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) 
Бу атнада эштә күбрәк активлык һәм иҗади инициативалар күрсәтегез. Ялкаулыкның һәм арыганлыкның нәрсә икәнен онытып, булдыра алганча күбрәк эшләргә тырышыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Йолдызлар сезгә эшләрегезне, мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен менә дигән вакыт вәгъдә итә. Атна уртасында бер-бер гадәттән тыш хәл туса, паникага бирелмәгез, сабыр булсагыз, проблеманы җиңел хәл итәрсез.

Фото: https://ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading