16+

Йолдызлар йөрәкне сайларга куша: 24-31 гыйнварга йолдызнамә

Күп яңалык һәм мәгълүмат ишетергә туры киләчәк. Ялганын чынынна аерырга өйрәнегез, чөнки күпләр сезне бутарга тели.

Йолдызлар йөрәкне сайларга куша: 24-31 гыйнварга йолдызнамә

Күп яңалык һәм мәгълүмат ишетергә туры киләчәк. Ялганын чынынна аерырга өйрәнегез, чөнки күпләр сезне бутарга тели.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарлар  бу көннәрдә шәхси тормышларын яхшырта алалар. Ялгыз кешеләр тормыш иптәшләрен табарлар. Ә кемнең инде гаиләсе бар, аларның бәхете тагын да артыр.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Ниһаять, сезнең урамда да бәйрәм җитте. Сез моңа күптән лаек, шуңа эшегезнең җимешләрен генә җыегыз. Рәхәтләнеп, рәхмәт әйтеп яшәргә генә калды.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Биргән вәгъдәләрегезне үтәргә онытмагыз. Тиздән үткәннән бер хәбәр килер, бу сезнең әйткән вәгъдәгез белән бәйле. Шуңа да хәлдән килгәнчә булышырга тырышыгыз. Җиңел сулап куерсыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Сәламәтлегегезгә игътибар итегез. Һава торышы кәефегезгә дә тәэсир итәр. Шуңа хәлегезне юк барга әрәм итәргә кирәкми. Вакытны ял итүгә, спа-салонга барып кайтырга юнәлтегез.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
“Эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә” - шушы девиз турында онытмагыз. Берара тәмам арган халәтен сизәрсез, шуңа вакыттан алда барысын да ташларга ашыкмагыз. Сез дөрес юлда!

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Йөрәгегез белән акылыгыз көрәшә башлар. Икесе арасында адаша башларсыз. Акыл күп уйларга ярата, шуңа йолдызлар йөрәкне сайларга куша. Шулай дөресрәк булыр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
“Исеме җисеменә туры килгән” диләр халыкта. Үлчәүләр бу сезгә кагыла. Сезгә киңәш сорап килергә мөмкиннәр. Кире какмагыз. Тормыштагы вакыйгаларны үлчәүгә салып, анализлап эш итегез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Курку - сезнең өчен хас сыйфат түгел. Тик көчле холык  артында, нечкә зат тора. Куркып калу - нормаль күренеш. Артык гаугага гына бирелмәгез. Мәсьәләне чишәр өчен, үткән тәҗрибәгә мөрәҗәгать итегез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Бу көннәрне укуга багышлагыз. Кеше һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш. Яңа курслар үтегез, китап укыгыз. Бу вакыт әрәм итү түгел, ә рухи байлыкны арттыру. Соңыннан аларның кирәге чыгачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Матди ягыгыз күтәрелеп китәр. Яңа эш тәкъдим итәрләр. Анда хезмәт хакы да, карьерада үсү өчен дә шартлар булыр. Һичшиксез икенләнмичә ризалашыгыз, бу сезнең тормыш юлыгызны билгелиячәк.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күп яңалык һәм мәгълүмат ишетергә туры киләчәк. Ялганын чыныннан аерырга өйрәнегез, чөнки күпләр сезне бутарга тели. Мәгълүматны берничә тапкыр тикшерергә иренмәгез.

Балык (19 февраль – 20 март)
Урамдагы буран күңел халәтегезне тасвирлый. Тормыш яме һәм мәгънәсе югалган сыман. Бу вакытлыча гына күренеш. Тиздән җиле дә басылыр, кояшы да чыгар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading