16+

Йолдызнамә 24 – 30 июнь

Башкалар турында кайгыртуыгыз матур сыйфат, әмма үзегезне дә онытмагыз.

Башкалар турында кайгыртуыгыз матур сыйфат, әмма үзегезне дә онытмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Һәр сорауга да шунда ук җавап бирергә ашыкмагыз. Кайчак дәшми калу да иң дөрес карар була. Үз сүзегезне яклау яхшы, әмма башкаларны ишетә белү дә мөһим. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кайбер эшләрнең бераз акрынрак баруы сезне борчымасын. Бу вакытны уйланырга һәм көч тупларга мөмкинлек дип кабул итегез. Сабыр кешеләр җиңүгә ешрак ирешә.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Кешеләр белән уртак тел табу — сезнең көчле ягыгыз. Ачык йөз һәм җылы сүз күп ишекләрне ачар. Борчылырга сәбәп юк, эшләр көткәннән дә җайлырак барыр.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үткәннәрне кат-кат искә төшереп, үзегезне борчымагыз. Бүгенге көн белән яшәү күпкә отышлырак. Якын кешеләрнең киңәшенә колак салу да зыян итмәс. Кайбер җаваплар сез уйламаган җирдән килер.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Барлык җаваплылыкны үз өстегезгә алырга тырышмагыз. Кайчак эшне бүлешә белү дә зур осталык санала. Тирә-юньдәгеләр сез уйлаганнан да күбрәк ярдәм итәргә әзер. 
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Вак-төяккә артык игътибар бирү сезне арытып бетерергә мөмкин. Һәр нәрсәне камил итеп эшләү мәҗбүри түгел. Иң мөһиме — дөрес юнәлешне югалтмау. Үзегезгә карата йомшаграк булыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Карар кабул иткәндә башкаларның фикеренә генә таянып калмагыз. Эчке тавышыгыз да ялгышмаска ярдәм итәр. Күңелегез ятмаган эшкә ризалашырга ашыкмагыз. Үзегезгә тугры калу мөһимрәк.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Кайбер сүзләрне әйтер алдыннан бераз уйлагыз. Кызуланып кабул ителгән карарлар соңыннан үкендерергә мөмкин. Сабырлык сакласагыз, күп кенә аңлашылмаучанлыклар үзеннән-үзе юкка чыгар.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Берничә эшкә берьюлы тотыну гадәтегез бар. Ләкин бу атнада иң мөһимен сайлап алу отышлырак булыр. Игътибарны бер юнәлешкә тупласагыз, нәтиҗәсе дә яхшырак булыр. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Максатларыгыз зур булуы яхшы, әмма үзегездән мөмкин булмаганны таләп итмәгез. Кечкенә адымнар белән бару да зур уңышка китерә. Барысы да үз вакытында булырга тиеш. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Яңа фикерләрегезгә шикләнеп караучылар табылыр. Әмма һәркемнең фикере сезнең юлны билгеләргә тиеш түгел. Үзегезгә ышанычны югалтмагыз. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Башкалар турында кайгыртуыгыз матур сыйфат, әмма үзегезне дә онытмагыз. Көчегезне дөрес бүлә белсәгез, күп нәрсәгә өлгерерсез. Кайчак ял итү дә кирәкле эшләр исемлегенә керергә тиеш. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading