16+

Ишек ябып чыгып китәсе килсә дә, тыелырга тырышыгыз: 10-16 апрельгә йолдызнамә

“һава торышы начар”, “ул мине үпкәләтте” дигән акланулар эзләргә кирәкми.

Ишек ябып чыгып китәсе килсә дә, тыелырга тырышыгыз: 10-16 апрельгә йолдызнамә

“һава торышы начар”, “ул мине үпкәләтте” дигән акланулар эзләргә кирәкми.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сез һаман үткәннәрне искә төшерәсез, элек җибәргән хаталарыгыз өчен гел үкенәсез, бүгенге һәм киләчәк турында никтер аз борчыласыз...

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Хәзер тирә-юньдәгеләр сезгә аеруча таләпчән булачак. Кызып китүчәнлегегез отышлы килешүләр төзүгә комачауларга мөмкин. Шуңа күрә бик әйтәсе, ишек ябып чыгып китәсе килсә дә, тыелырга тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Борчылмагыз, ашыкмагыз. Беренче адым яхшы уйланылган булырга тиеш. Берьюлы ике эш белән шөгыльләнергә тырышмагыз, игътибарыгызны бер нәрсәгә юнәлтегез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Мөһим максатларны мөмкин кадәр иртәрәк билгеләргә тырышыгыз. Аның ярдәмендә сез артык дулкынланудан котыла алырсыз. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Буш сөйләшүләрдән һәм бәхәсләрдән качарга тырышыгыз. Сабырлык һәм үз-үзегезне тота белү якыннарыгыз белән конфликтлардан качарга ярдәм итәр.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Эшлекле партнерлар белән яхшы мөнәсәбәтләрне сакларга, вәгъдәләрне үтәргә, килешүләрне бозмаска тырышырга кирәк. Яз килү белән шәхси тормышыгызда яңа этап башланыр.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Әгәр дә сабыр булсагыз, сынауларны җиңү җиңелрәк булачак. Күпләргә, башлаган эшләрен ахырына җиткерү өчен, тырышлык һәм эш сөючәнлек җитми.  

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Катлаулы мәсьәләләрне хәл итү өчен уйлап табучанлык һәм хәйләкәрлек кирәк булачак. Сез ярдәм көтмәгән кешеләр ярдәм итә алачак.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Үзегез башлаган теләсә нинди эшкә сез бик җитди карыйсыз. Бу хаталарны булдырмаска ярдәм итә. Сезне якынрак белергә теләүчеләр табылыр. Романтик мөнәсәбәтләрнең башлануы да ихтимал. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Проблемадан чыгу юлын табар өчен, ике яклы караш кирәк. Чит кеше фикерен тыңлау сезгә аеруча кыен бирелсә дә, әлеге адымга бырырга кирәк. 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Күңелсез сюрпризлар кәефне бозарга мөмкин. Туганнарыгызны ишетергә һәм аңларга теләмәгәнгә күрә, алар белән татулашу кыен булачак. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Бәхәсләрдән качарга тырышыгыз, югыйсә ялларыгыз начар кәефтә узар. Сезнең кәефнең хуҗасы бары тик сез генә. Шуңа күрә “һава торышы начар”, “ул мине үпкәләтте” дигән акланулар эзләргә кирәкми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading