Бурычларыңны бетерергә тырыш, суд приставлары килгәнне көтмә.
Татарстанның 2026 елга бюджеты: керемнәр буенча – 552,2 миллиард сум, чыгымнар буенча – 566,1 миллиард сум.
Быелның 1 октябренә предприятиеләрнең салым түләү бурычлары 13,7 миллиард сумга җиткән. Салым түләүләрендәге иң зур бурычлылар – республиканың Сәнәгать һәм сәүдә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, Транспорт һәм юл хуҗалыгы, шулай ук Цифрлаштыру министрлыклары тармагындагы предприятиеләр.
Татарстан Рәисе кисәтте
– Икътисад белән сәнәгать салым бурычларының шулай үсешенә ирек куя икән, димәк, анда бөтенесе дә тәртиптә түгел. Министрлыкларда баланс комиссияләре бурычларны бетерү буенча хәзергә нәтиҗәле һәм тиешенчә эшләми. Игътибар белән бәяләмәләр чыгарырга кирәк, – дип кисәтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 22 октябрьдә Хөкүмәт йортында 2026 елның 9 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетының үтәлешенә кагылышлы республика киңәшмәсендә.
Муниципаль берәмлекләр яссылыгында караганда, салым түләүләрендәге иң зур бурычлылар: Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Лаеш.
“Соры” түләүгә кызыкмагыз
Республикада 9 айда салым түләүләренең үтәлеше 65 процентны тәшкил итә.
– Хезмәт хакларын конвертта алудан баш тартырга тырышырга кирәк, – диде Татарстан буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
“Соры” түләү социаль гарантияләр бирми, чөнки. Татарстанда 500 мең кеше – үзмәшгуль, алар ел башыннан 3,8 миллиард сум салым түләгән.
– Кайбер предприятиеләр үзләрен “банкрот” дип игълан итә. Мондый гамәл әлеге предприятиеләрне салым түләүләреннән, барыбер дә, азат итми. Узган ел һәм быел “банкрот” предприятиеләрдән 300 миллион сум салым түләттерелде, – дип искәртте Марат Сафиуллин.
Татарстанның финанс бурычы күпме?
Быелның 9 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджетының (федераль, республика һәм җирле бюджетлар тупланмасы) керемнәр өлешенә 487 миллиард сум салым һәм салым булмаган түләүләр кергән. (Мисал өчен, аренда түләүләре белән штрафлар – салым булмаган түләүләр). Шуның 409 миллиард сумы – республика бюджетына, ә 78 миллиард сумы җирле бюджетларга туры килә.
– Җир, күчемсез милек һәм транспорт салымнары түләүдә бурычлар бар. Бурычларны түләттерүдә суд приставлары белән берлектә эшләү таләп ителә. Быелның октябрь аена Татарстанның кредит бурычлары 74,5 миллиард сум, – диде республиканың финанс министры Марат Фәйзрахманов.

Илкүләм проектлар гамәлдә
Татарстанда 12 илкүләм һәм 45 төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
– Республикада илкүләм проектлар кысаларындагы быелгы эшләргә 54,7 миллиард сум билгеләнде, шуларның 29,1 миллиард сумы – федераль бюджеттан, ә 25,6 миллиард сумы Татарстан бюджетыннан. Тугыз айда 40,8 миллиард сумлык эшләр башкарылды, – диде Татарстан буенча федераль казна идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов.
Акчаны дөрес тотыгыз
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә йомгак ясап, салымнар түләүгә җаваплы карарга, бүлеп бирелгән акчаларны дөрес итеп тотарга чакырды. Федераль казна идарәсе предприятиеләрнең финанс эшчәнлекләренә тикшерүләр үткәрә, быел бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларны максатчан файдаланмауның 271 очрагы ачыкланган. Бюджет акчаларын урлауның ахыры бик начар тәмамланырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар