16+

Татарстанда яңгырларны антициклон туктатты: октябрьнең соңгы көннәре коры һәм кояшлы булачак

Татарстанда октябрьнең соңгы ункөнлеге коры, явым-төшемсез һәм чагыштырмача җылы һава торышы белән истә калачак.

Татарстанда октябрьнең соңгы ункөнлеге коры, явым-төшемсез һәм чагыштырмача җылы һава торышы белән истә калачак.

Республикага урнашкан көчле антициклон Атлантикадан дымлы һава массалары килүенә киртә куйган. Шуңа күрә якын көннәрдә яңгырлар көтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, югары атмосфера басымы тәэсирендә Татарстанда аязучан, аз болытлы һава торышы сакланачак. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы көзге чор өчен шактый уңайлы булачак, әмма төннәрен салкынайтачак.

Төннәрен — салкын, көндезен — җылы

23 октябрьгә каршы төндә республикада термометр баганалары 0...+5 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгыш районнарда −5 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.

24 октябрьгә каршы төндә температура +4...-1 градус чикләрендә көтелә. Татарстанның көнчыгышында урыны белән −6 градуска кадәр суытачак. 25 октябрьгә каршы төндә һава температурасы +2...-3 градус тәшкил итәчәк, көнчыгышта исә −5 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Көндез исә республикада җылырак булачак: 23–25 октябрьдә һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак.

осень. фото ТИ

Киләсе атнада да яңгырлар көтелми

Беренчел фаразларга караганда, киләсе атна башында да антициклон үз позицияләрен саклаячак. Татарстанда көндезге температура +8...+13 градус чикләрендә булачак, явым-төшемсез һава торышы дәвам итәчәк.

Шулай итеп, октябрьнең соңгы көннәре яңгырсыз узарга охшый. Әмма төнге салкыннарны истә тотып, иртән юлга чыгучыларга җылырак киенергә киңәш ителә. Ә көндезге коры һава торышы көзге матурлыкны күреп калырга һәм саф һавада йөрергә менә дигән мөмкинлек бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading