16+

“Юк” дип әйтергә өйрәнегез: 22-28 апрельгә йолдызнамә

Бер фикерне, эшне сайлап, шул юл белән китегез.

“Юк” дип әйтергә өйрәнегез: 22-28 апрельгә йолдызнамә

Бер фикерне, эшне сайлап, шул юл белән китегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Ялларда ашыгудан файда юк. Эшләр үз агымы белән барганда гына яхшы нәтиҗә бирәчәк. Кайчак туктап, уйлап алу күпкә отышлырак булыр. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Көндәлек мәшәкатьләр бераз артып китәргә мөмкин. Барысын да берьюлы эшләргә тырышмагыз, көчегезне дөрес бүлү мөһим. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Аралашу сезгә яңа мөмкинлекләр ачачак. Көтелмәгән сөйләшүдән соң файдалы фикерләр туарга мөмкин. Үзегезне иркен тотыгыз. Нәкъ менә шул чакта гына сезне ишетерләр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Эчке тынычлыкны саклау җиңел булмас. Кайбер вакыйгалар сезне борчырга мөмкин, ләкин артык тирәнгә кермәгез. Якын кешеләр белән сөйләшү күңелегезне күтәрер.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Яңа нәрсәләргә омтылу көчле булачак. Бу яхшы билге. Әмма һәр тәкъдимне дә кабул итәргә ашыкмагыз, сайлап эш итү отышлырак.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бар нәрсәне дә көрәш белән генә хәл итеп булмый. Кайчак чигенү — җиңүнең башы. Ашыкмагыз: бер эшне башласагыз, ахырына кадәр җиткерегез. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
“Юк” дип әйтергә өйрәнегез. Акчага да игътибарлы булу мөһим: вак-төяк ала-ала акча букчасының буш калганын сизми калуыгыз бар.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сүз күп булганда, мәгънә югала. Артык сөйләшмичә, күбрәк тыңлап карагыз. Эштә дә, өйдә дә башта мәсьәләнең төбенә төшегез, аннары җавап бирегез.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Барысын да идеаль итәргә тырышу, үзегезне арыту гына. Башкаларга түгел үзегезгә “болай да ярый” дип тә әйтергә өйрәнегез. Сәламәтлеккә игътибар итү кирәк: вакытында ашап, вакытында йоклау — гади кагыйдәләр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Якыннарыгыз белән турыдан-туры сөйләшергә курыкмагыз. Кеше аңламаса да, сез җиңеләерсез. Һәм онытмагыз: һәр нәрсәне күңелгә якын алырга кирәкми.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Хисләр белән генә яшәп булмый — акыл да кирәк. Бу атнада карарларны ашыкмыйча кабул итегез. Көн тәртибен дә булдырыгыз: иртән тору, вакытында ашау берничә елдан үз файдасын күрсәтер.

Балык (19 февраль – 20 март)
Яңа уйлар күп, ләкин аларны тормышка ашыру кирәк. Бер фикерне, эшне сайлап, шул юл белән китегез. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading