16+

Юкка ачуланышмагыз: 19-25 сентябрьгә йолдызнамә

Сезне финанс проблемалары көтәргә мөмкин. Тиз арада зур күләмдәге суммалар табарга кирәк булуы ихтимал.

Юкка ачуланышмагыз: 19-25 сентябрьгә йолдызнамә

Сезне финанс проблемалары көтәргә мөмкин. Тиз арада зур күләмдәге суммалар табарга кирәк булуы ихтимал.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада хәлегез начаерырга, иммунетыгыз какшарга мөмкин. Шуның аркасында күп кенә эшләр авыр бирелер. Ләкин атнаның икенче яртысында барысы да хәл ителәчәк.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Мәхәббәт планында катлаулы чор башланырга мөмкин, сабыр булыгыз. Шулай ук бу атна үзегезне иҗат ягыннан күрсәтергә менә дигән вакыт. Сезнең талантларыгыз һәм сәләтләрегез тирә-юньдәгеләрнең хуплавын алачак.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Якыннарыгыз белән бик күп вакыт үткәрергә теләсәгез дә, эш аркасында барып чыкмаячак. Игьтибарыгыз һәм көчегезне эшкә юнәлтергә туры киләчәк. Ләкин ялларга таба вакытыгыз бушар. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Атнаның беренче яртысында Кыслаларга йолдызлар, мөмкин булганча әйләнә-тирәдәгеләр белән актив элемтәләрдән тыелырга киңәш итә. Алар аркасында сез хаталар ясарга мөмкинсез. Шулай ук атна рәсми кәгазьләр белән эшләү өчен яхшы вакыт түгел.

Арыслан (23 июль – 23 август) 
 Арысланнарга финанс карарлары кабул итү өчен бик авыр вакыт булачак. Мондый эшләрдә бик ашыкмагыз. Үзегезгә кыйбат, ләкин кирәк булмаган әйберләр алырга мөмкинсез. Атнаның икенче яртысында финанслар белән вәзгыять яхшырырга мөмкин.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Дусларыгыз, парларыгыз белән аралашуда йомшак булыгыз. Сез аларны дөрес аңламыйча, үпкәләтергә мөмкинсез. Халык алдында яисә сәхнәдә чыгыш ясар өчен начар вакыт.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сәламәтлегегез белән проблемалар барлыкка килергә мөмкин, үзегезне карагыз. Авыр физик эшләрдән баш тартсагыз яхшырак булыр. Күбрәк игътибарны үзегезгә юнәлтегез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Чаяннар дуслары белән конфликтка керергә мөмкин. Үзегезнең холкыгыз аркасында якыннарыгыз турында ялган фикергә килүегез ихтимал. Киресенчә, аларны күбрәк аңларга тырышыгыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Атнаның беренче яртысында Укчыларга карьера һәм гаиләгә кагылышлы карарларны кабул итүне кичектерергә киңәш ителә. Сезгә җитәкче вазифасын тәкъдим итүләре ихтимал. Әмма карар кабул иткәнче, гаилә әгъзалары белән киңәшләшегез. Сезнең перспективаларыгыз өйдәгеләрне сөендермәскә дә мөмкин. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Яңа танышулар өчен әйбәт вакыт түгел, аеруча интернет аша. Сезне алдарга мөмкиннәр. Вакытны күбрәк үзегезгә багышлагыз, каядыр барып кайтсагыз, тагын да яхшырак булыр.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезне финанс проблемалары көтәргә мөмкин. Тиз арада зур күләмдәге суммалар табарга кирәк булуы ихтимал. Иң мөһиме ашыкмагыз, бераз сулыш алыгыз. Әлеге кыенлыкларны чишәргә гаиләгез ярдәм итәр.

Балык (19 февраль – 20 март)
Сөйгән ярларыгыз белән кыенлыклар туа ала, юкка ачуланышмагыз Иң яхшысы - бераз вакыт узганын көтәргә. Төрле чараларга йөрер өчен яхшы вакыт.

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading