Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Физик һәм рухи сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, күбрәк ял итегез. Карьера үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачылыр, бу форсатны кулдан ычкындырмагыз. Атна сөенечләргә бай булырга охшаган.
Кысла (22 июнь – 22 июль) Сөйгән ярыгызга күбрәк игътибар бирегез. Ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Икегез ике нәрсәне “такылдау” тагын да катлаулырак “башваткычлар” китереп чыгара ала.
Арыслан (23 июль – 23 август) Сәламәт яшәү рәвеше, даими физик күнегүләр организмыгызны бик тиз тәртипкә китерергә ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта рухи ял турында да онытмагыз.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Акча мәсьәләсе җырлап алга китәчәк. Тырышып эшләсәгез сезгә бар өлкәдә уңыш елмаер. Тик акчагызны теләсә кая туздырмагыз. Хыялыгызны тормышка ашыру юлына юнәлдерегез.
Үлчәү (24 ментябрь – 23 октябрь) Кайчандыр эшләргә теләгән уй-фикерләрегезне башкарып чыгарга кулай вакыт. Башка кешеләр сүзенә колак салмагыз. Көнләшеп, сезгә начарлык теләп әйтелгән сүзләр булырга мөмкин ул.
Комментарийлар