16+

Кеше сүзенә түгел, үзегезгә ышаныгыз: 15-21 апрельгә йолдызнамә:

“Көнкүреш дөньясы” дигән сазлыкның инде төбенә төшеп җитәсез бугай. Тормышыгызга яңа төсләр кертегез.

Кеше сүзенә түгел, үзегезгә ышаныгыз: 15-21 апрельгә йолдызнамә:

“Көнкүреш дөньясы” дигән сазлыкның инде төбенә төшеп җитәсез бугай. Тормышыгызга яңа төсләр кертегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Уңышка ирешер өчен, бераз гына тәвәккәллек кирәк булыр. Бу алым киртәләрне җиңәргә ярдәм итәчәк. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен атнаның икенче яртысын сайлагыз. Тирә-юньдәгеләр белән уртак тел табу, кемнедер ярдәм күрсәтүгә ышандыру җиңел биреләчәк. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Игътибарлылык сезнең вакытыгызны һәм финансларыгызны саклап калачак. Эшләр һәм сынаулар күп булачак, хис-кичерешләрне контрольдә тоту, башкалар күрмәгәнне күрү мөһим. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Таныш булмаган кешегә ярдәм итәргә, мөһим иҗтимагый чарада катнашырга туры килүе ихтимал. Бәлки хезмәттәшләрегезнең хаталарын төзәтергә дә туры килер. 

Арыслан (23 июль – 23 август)
Атна яшерен дошманнарны фаш итү, ниндидер катлаулы хәлләрне ачыклау өчен туры килә. Танышырга теләсәгез массакүләм чараларга йөрегез, үзегезгә игътибар җәлеп итәргә тартынмагыз. 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Мөнәсәбәтләр башлау өчен бик яхшы чор башлана. Иске мавыгулардан, элемтәләрдән, максатлардан һәм планнардан баш тартырга мөмкинсез. Аларга алмашка яңалары киләчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Проблемалар бик зур булып тоелсалар да, алай ук җитди түгел, сез барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачаксыз. Көткәннән дә күбрәкне эшләрсез. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Шәхси тормышыгыз чәчәк аткандай үсеп китәр. Яныгызда берәм-берәм сезне ошаткан кешеләр барлыкка килер. Ә бәлки сезнең ярыгыз инде сезнең арагыздадыр. Игътибарлырак булыгыз әле…

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
“Көнкүреш дөньясы” дигән сазлыкның инде төбенә төшеп җитәсез бугай. Тормышыгызга яңа төсләр кертегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Атнаның беренче яртысында дулкынлану өчен сәбәпләр җитәрлек булса да, азрак борчылырга тырышыгыз. Моның өчен шәхси тынычлану “рецепты” булдырырга кирәк: җыр тыңлау, тыныч сулау, медитация һ.б.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тискәре хис-кичерешләр туганнар белән бәхәсләр тудырырга мөмкин. Сез беркемнең дә дуслашуга бармавына гаҗәпләнерсез. Киресенчә, барысы да үзенең мәнфәгатьләрен яклар. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Эшне “аннары эшләрмен әле” киштәсенә калдырмау яхшырак. Ул шунда куелып, онытылып калу ихтималы бик зур. Сорауларга җавап эзләгәндә, кеше сүзенә түгел, үзегезгә ышаныгыз.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading