16+

Коткыга бирелмәгез: 16-23 февральгә йолдызнамә

Кеше көен көйлим дип үзегез турында онытып җибәрмәгез.

Коткыга бирелмәгез: 16-23 февральгә  йолдызнамә

Кеше көен көйлим дип үзегез турында онытып җибәрмәгез.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Аяк терәп үз дигәнегезне итәргә ярату гадәтеннән бу атнада баш тартсагыз яхшырак булыр. Коткыга бирелмәгез, теләсә кемнең киңәшен тыңламагыз. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)

Йолдызлар Үгезбозауларга көч-энергия тупларга киңәш итә. Хисләр ялкынында дөрләп яну куркынычы бар. Эштә дә, өйдә дә хәлләрне низагка җиткермәскә тыршыгыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игезәкләрнең тормышында мөһим вакыйгалар башланачак. Файда, отыш кебек нәрсәләрне кулдан ычкындырмаска тырышыгыз. Атна ахырында шәп хәбәр килеп ирешәчәк. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Кыслаларга уйнап-көлеп сөйләшүнең дә бер чиге бар икәнен белеп тору комачауламас. Тозсыз мәзәкләр сөйләп үзегез уңайсыз хәлгә калудан тыш, кешене үпкәләтүегез дә бар. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Арысланнарны матди яктан әйбәт кенә үзгәрешләр көтә. Атна ахырында эш, карьера үсеше өчен кирәкле бер кеше белән танышырсыз.

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Планнарыгыз сез теләгәнчә барып чыкмаганга бер дә исегез китмәсен. Димәк, сезне тагын да күңеллерәк уңышлар көтә. Сабыр булыгыз, сабыр төбе – сары алтын ди татар халык мәкале. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Шкафтагы һәм күңелдәге “тузан җыеп яткан” нәрсәләргә “ревизия” ясап, чыгарып “бәрергә” вакыт. Аралашуда рәхәтлек бирми торган кешеләр санын киметсәгез дә, бер ни югалтмассыз. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Нәрсәгә генә тотынсагыз да, тырышлыкларыгыз бушка китмәячәк. Тәвәкәллек –   уңышыгызның нигезе. Тик күп сөйләшмгез – тирәгездә "озын колаклар" бик күп. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Эштә дә, мөнәсәбәтләрдә дә артыгын тырышып җибәрү үзегезгә үк зыян салырга мөмкин. Эшләрегезне салмак кына, үз җаегызга башкарудан да яхшысы юк.  

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Тормышыгыздагы ошамаган нәрсәләрне   үзгәртергә тырышыгыз. Миннән уңыш йөзен читкә борды дип борчылмагыз, бу яңа үрләр яулар алдыннан тын алу гына.    

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Сукоярларга бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Иренмәгез, ялкауланмагыз: алар үзегезгә фәкать абруй, муллык кына китерәчәк. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Кеше көен көйлим дип үзегез турында онытып җибәрмәгез. Кунак килә дә китә, ә “көйсез” нервлар белән сезгә яшисе. 

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading