Бу тормышта иң авыр сорауларның берсе: “Эш белән гаиләне ничек берләштерергә?”
Кучкар (21 март – 20 апрель)
“Кем эшләми, шул ашамый” диелә халык мәкалендә. Шуңа җиң сызганып, давыл күтәреп эшләп алырга туры килер. Башта эшегез бик нәтиҗәсез булыр, ул үз-үзен вакыт узгач кына аклар.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Сез әйткән сүзләрнең чынга ашу сәләте бар. Шуңа яхшы сүзне дә, начар сүзне дә уйлап әйтегез. Ә иң яхшысы ямьсез сүзләр әйтмичә, бары яхшы фикердә һәм яхшы кәефтә яшәү.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Соңгы арада сезнең сүзегезнең абруе үсәр. Кешеләр сездән киңәш сорарга килерләр. Ярдәм итә алганча, булышыгыз, кире какмагыз. Тик киңәш бирер алдыннан, моның кешегә ничек тәэсир итүе турында да онытмагыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Урамда яз сыман һава торышы сезнең күңел халәтегезне тасвирлый сыман: кояш балкый, тамчы тама... Күңелегез түрендә яңа чәчәк бөреләнеп килә, тиздән чәчәк атар.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Иң зур ялган – ул үз йөрәгеңә хыянәт итү. Кешене никадәр акыл белән эш итәргә өйрәтсәләр дә, бары йөрәк кенә дөрес юл күрсәтә ала. Ә сез йөрәгегезне ишетмисез, аңа хыянәт итәсез...
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Тирә-юньдәгеләр сезнең тырыш булуыгызга сокланып карый. Каян вакыт табып бетерәсез барысына да өлгерергә? Сезгә бу сәләтегезнең сере турында башкалар белән уртаклашырга кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Елмаю сезгә бик килешә. Аны йөзегездән бер дә “салмагыз”! Ул сезнең кәефне генә түгел, ә яныгызда булган якыннарыгызның елмаюына да сәбәп булып тора. Бу чылбырлы реакцияне хасил итә.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Сәламәтлегегез сынатырга мөмкин, тикшеренеп алуыгыз хәерлерәк. Температураның тиз алмашучанлыгы һәм магнит давыллары эзсез үтмәс. Үз-үзегезгә игътибарны арттырыгыз.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь )
Аралашучан һәм уртак тел таба белүегез тиздән бер мәсьәләне чишәргә ярдәм итәр. Иң мөһиме – оялып тормагыз. Дилбегәне үз кулыгызга тотыгыз. Шул вакытта гына файдасы сезнең якка булыр.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Үткәндәге “койрыкларыгыз” үзләре турында искә төшерер. Йорт алдындагы кар үз-үзен көрәмәгән сыман, бу четерекле мәсьәлә дә үз-үзен чишмәс. Күз йому яхшы нәтиҗәләргә китермәс. Эшкә керешегез!
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Ниһаять, җиңел сулап куя аласыз. Тормышыгызга ак полоса килә. Ак кына түгел, төрле төсле, матур, истәлекле, шатлыклы полоса килә. Тормыш җилкәне бәхет иленә юл тотты.
Балык (19 февраль – 20 март)
Бу тормышта иң авыр сорауларның берсе: “Эш белән гаиләне ничек берләштерергә?” Сез дә шушы сорау белән баш ватасыз. Борчылмагыз, көтелмәгәндә барысы да сез көткәннән дә яхшырак чишелер.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар