Күңел күтәренкелеге сезгә яңа үрләр яуларга, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Яңа эш урыны тәкъдим итүләре ихтимал. Форсатны кулдан ычкындырмагыз. Гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салырга тырышыгыз. Үзегезгә ял бирүдән курыкмагыз.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Кеше сүзен колагыгызга өлмәскә тырышыгыз. Хәзер күңелегезне төшерергә түгел, ә киресенчә, моңарчы башкарып карамаган эштә үзегезне күрсәтеп тирә-юньдәгеләрне шак катырырга кирәк.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Эштә яңа казанышлар, иҗади уңышлар көтә. Шул исәптән мәхәббәт өлкәсендә дә. Эшегез тавык чүпләп бетермәслек булса да, дусларыгыз, туганнарыгыз белән очрашырга вакыт табарга тырышыгыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Игътибарыгызны бары тик үзегез өчен мөһим дип санаган эшләргә генә юнәлтегез. Бар көчегезне, энергиягезне эшкә биреп дөрес эшлисез. Тырышлыгыгыз бушка китмәс.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Сез игътибар үзәгендә. Сезне яраталар, мактыйлар. Мактау сүзләрен ишетү сезне яңадан-яңа җиңүләргә этәрә. Яңа эш башлап җибәрү, кызыклы тәкъдимнәр кабул итү, уңышлар атнасы.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Күп өлкәдә уңай нә¬ти¬җә¬ләргә ирешерсез. Үзегездә яңа иҗади көч-кодрәт тоеп, дәртләнеп яңа проектларга алынырсыз. Сезне шәхси тормышта да яхшы якка үзгәрешләр көтә.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Тиз кызып китә торган гадәтегезнең ике арада низаг тууга сәбәпче булуы ихтимал. Ахырдан үкенмим дисәгез, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Энергиягезне файдалы юнәлештә файдаланыгыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Көч-куәтегез ташып тора. Шуңа күрә курыкмыйча рәхәтләнеп эшкә чумыгыз. Эштә тәвәккәллек сорала, үзегезне күрсәтергә курыкмагыз. Белемегезне күтәрегез.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Гаилә мөнәсәбәтләре салкыная дип дөрес борчыласыз. Күп нәрсә сезнең үзегезгә дә бәйле. Күп вакытта юл куя белү дә мөнәсәбәтләрне саклап калырга булыша.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Вакыйгаларны алдан күрә, бәя бирә белүегез проблемаларны булдырмый калырга ярдәм итәр. Кәефегезне бозарга яратучы кешеләрне яныгызга якын китермәгез.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезгә гел ниндидер кыенлык¬лар сагалап торадыр кебек тоела. Шаяртып әйткән сүзне дә йөрәгегезгә бик авыр кабул итәсез. Борчылмагыз! Юктан проблема ясаудан туктагыз.
Балык (19 февраль – 20 март)
Күңел күтәренкелеге сезгә яңа үрләр яуларга, теләсә нинди авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Тик өстегезгә зур җавап¬лылык алмагыз.
Фото: https://www.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар