2026 елның 1 октябреннән Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар артты.
Октябрь өчен ноябрьдә түлибез, шуңа да «авырайган» квитанцияләрне менә хәзер алдык. Күпмегә һәм нәрсәгә артты, акчалар кая китә, түләүне ничек киметергә — аңлатабыз.
«Газета 13,4 процент дип яза, минеке күбрәккә артты» Татарстан буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача 13,4 процентка артты. Әмма законда «рөхсәт ителгән тайпылыш» дигән нәрсә бар. Безнең республикада ул 4,8 процентка тигез. Ягъни аерым җирлекләрдә, әйтик, Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм башка муниципалитетларда максималь арту уртача 18,2 процентны тәшкил итә.
Ноябрьдә килгән квитанцияне алып, мисал өчен, салкын су графасын карап, минеке 13,4 процентка гына түгел, күбрәккә арткан бит, дип хафага төшүчеләр бар. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты аңлатуынча, 13,4 процент — ул уртача индекс, бу сан бөтен хезмәтләрне берләштергәч килеп чыга.
Казанда, мәсәлән, салкын су тарифы — 20 процентка, электр энергиясе — 17,7 процентка, кайнар су 16,7 процентка арткан, ә газ «тыйнаграк» үскән — 8,5 процентка. Берәү дә "уртача күрсәткеч«не кулланмый, һәркемнең үз счетчигы, үз хезмәт күрсәтү оешмасы. 13,4 процент менә шуларның барысын да кушып исәпләгәч килеп чыга да инде.
Нәрсәгә артты һәм кая китә? Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, коммуналь ресурсларга тарифлар узган елның июленнән бирле яңадан каралмаган. «Бу ел башында НДС ставкасын төзәтү белән бәйле рәвештә 1,7 процентка үзгәреш техник характерда булды», — дип белдерделәр безгә.
Дәүләт комитеты тарифларның артуына китергән сәбәпләрне атады: – энергия ресурсларына, аерым алганда газга һәм электр энергиясенә, аларны транспортировкалауны һәм тапшыруны да кертеп, бәяләрнең артуы (табигый газ +9,6%, аны транспортировкалауга +11,6%, электр энергиясенә +11,3%, электр энергиясен тапшыруга +15,2%);
– электр энергиясенә тарифларда субсидияләүне киметү турындагы таләп;
– коммуналь инфраструктура объектларын төзекләндерү һәм төзү чыгымнарын исәпкә алу;
– хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) үсеше (+20,7%, 22 440 сумнан 27 093 сумга кадәр);
– инфляция;
– НДСның 20 проценттан 22 процентка артуы.
Тариф составына инвестиция өлеше дә керә. Бу — коммуналь челтәрләрне һәм объектларны төзекләндерү һәм яңартуга бүленгән акчалар. 2026 елда, мәсәлән, Татарстанда 126 километр коммуналь челтәрне (су, канализация, җылылык торбалары, электр челтәрләре) яңартырга җыеналар. Моңа 29 миллиард сумнан күбрәк акча бүленгән.
Федераль һәм республика бюджетыннан тыш, инвестиция программалары тариф чыганаклары хисабына да финанслана. Челтәрләрне төзекләндерү һәм яңарту аварияләрне киметү һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен кирәк, дип аңлаталар комитетта.
Түләвен хәзер үк түлибез, ә безнең йорт торбаларын һәм челтәрләрен кайчан яңартачаклар, дигән сорау туарга мөмкин. Бөтен республика буенча караганда, 126 километр — күп түгел. Искергән челтәрләрнең елына якынча 2,5 процентын гына алыштыруларын исәпкә алсак, яңарту акрын темплар белән бара. Сезнең йорт торбаларына чират тиз генә килеп тә җитмәскә мөмкин, әмма тарифлар артуы бүген үк бөтен кешегә дә кагыла.
ОДН, КР НА СОИ — бу нинди серле хәрефләр? Квитанциядәге ОДН графасы күпләрнең башын бутый. Бу — гомумторак чыгымнары өчен түләү. Хәзер күп кенә квитанцияләрдә аны «КР на СОИ» (уртак милектән файдалану һәм аны карап тотуга кулланылган коммуналь ресурслар) дип күрсәтәләр. Баскыч мәйданчыгы, лифт, подъезд, подвал, чорма, коридорлар, ишегалды — болар барысы да уртак милек. Мин подъездда ут яндырмыйм, лифтта йөрмим, нәрсәгә мин ОДН түләргә тиеш, дип аптыраучылар бар.
Аңа карап тормый, уртак милек булгач, йортта яшәүче бөтен кеше дә түли. Подъездны җыештыру өчен су агызыла, лифт йөрсен өчен электр тотыла — барысы да ОДН графасында чагыла.
Йортның гомуми счетчик буенча күпме ресурс тотканын карыйлар, шуннан фатир счетчиклары күрсәткечләрен алалар. Килеп чыккан аерма менә шул ОДН була инде. Аны йорттагы бөтен фатир, шулай ук офислар санына бүләләр. Гадәттә, фатирның мәйданы зуррак булган саен, ОДН да күбрәк килә.
Бу серле хәрефләр белән «сюрпризлар» да килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, берәр күршегез үзенең счетчик күрсәткечләрен вакытында тапшырмый яки үз фатирын законсыз рәвештә подвалдагы уртак су торбасына тоташтыра икән, яки идарә итүче компания гомуми счетчик күрсәткечләрен вакытында биреп бармый икән — болар шулай ук сезнең ОДНда чагылыш таба. Әлеге графадагы санның каян килеп чыкканын аңламасаң, идарә итүче компаниядән аңлатуларын сорарга кирәк.
Хәзер нишләргә? Тарифларны киметмәячәкләр — монысы белән килешергә генә кала. Татарстанда җылылык сезоны 1 октябрьдә башланса да, кайбер җирләрдә җылыны соңрак бирделәр — димәк, аларга декабрьдә тагын да «авырайган» квитанция киләчәк (җылылык кушылган тулы ай өчен).
Тарифлар буенча дәүләт комитеты белдергәнчә, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чараларының бөтен комплексы сакланып калган.
Кемнәргә ташлама каралган:
— Федераль категория: Бөек Ватан сугышы ветераннары, инвалидлар, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр һ. б.
— Төбәк категорияләре: хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән, репрессияләнгән гражданнар һәм күп балалы гаиләләр.
Әгәр кешенең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гаиләнең гомуми кеременең 21 процентыннан артыграк булса, ул шулай ук социаль яклау органнарына субсидия алуны сорап мөрәҗәгать итә ала.
Айлар буе түләмичә йөреп, пени җыйганчы, бик авырыксынсагыз, идарә итүче компаниядән кичектереп түләүне (рассрочка) сорарга була. Кайбер идарә итү компанияләре шундый мөмкинлек бирә.
Миңа түләү тиешеннән артыграк килә, дип шикләнсәгез, квитанцияне алып, рәсми тарифлар буенча исәпләп карагыз, идарә итүче компаниядән теге яки бу бәяне аңлатуын сорагыз. «Квартплата» 18,2 проценттан күбрәккә арткан икән, бу — Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итү өчен җирлек. Һава өчен берәү дә түләргә тиеш түгел.
Казанда ТКХ хезмәтләренә бәя ничек артты*
1 октябрьгә кадәр 1 октябрьдән соң
Салкын су 35,14 сум/куб. м 42,18 сум/куб. м
Электр (газ 5,82 сум/кВтч 6,47 сум/кВтч
плитәсе булган йортларда)
Электр (электр 4,96 сум/кВтч 5,82 сум/кВтч плитәсе булган йортларда) Газ 8,55 сум/куб. м 9,28 сум/куб. м Чүп чыгару (күпфатирлы йортта) 122,95 сум (кеше башына) 135,13 сум
Хезмәт күрсәтү оешмасына карап, бәяләр аерылырга мөмкин. Татарстанның һәр муниципаль берәмлеге буенча гамәлдәге тарифларны Тарифлар буенча дәүләт комитетының kt. tatarstan. ru рәсми сайтында «Эшчәнлек» — «Тарифлар» — «Тарифлар 2026» — «Халык өчен тарифлар» бүлегендә карарга була. Тарифлар буенча сорау туса, комитетның кайнар элемтә номерына да шалтыратырга мөмкин: (843) 236-36-36.
Эш вакыты: дүшәмбе — пәнҗешәмбе — 8:00-17:00, җомга — 8:00-15:45. Тәнәфес: 12:00-12:45.
Әгәр җылыту сезонында фатирда нормадагыдан салкынрак булса яки күпмедер вакыт эчендә җылылык бөтенләй булмаса, «Госуслуги. Дом» кушымтасында гариза биреп, җылылык өчен түләгән сумманы яңадан исәпләттереп була. Беренче эш итеп, үзегезнең идарә китүче оешманың авария-диспетчер хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Иң кулае — «Госуслуги. Дом» кушымтасында «Аварийная заявка» бүлегендә эшләү.
Диспетчер мөрәҗәгатьне теркәргә тиеш. Шуннан вакытын билгеләп, идарә итүче оешма вәкиле акт төзү өчен фатирга килә. Аның белән бергә фатирдагы температураны үлчәгез һәм актны имзалагыз. Әгәр идарә итүче оешма хезмәткәре килмәсә, ике күршене һәм йорт советы рәисен чакырып, актны үзеңә дә төзергә мөмкин. Температураның чыннан да нормадан тайпылуы ачыкланса, актны да беркетеп, «Госуслуги. Дом» кушымтасында җылылыкка түләүне яңадан исәпләттерүгә гариза бирегез: «Заявки» → «Новая заявка» → «Квартира» → «Отопление» → «Холодно/жарко в квартире».
КИҢӘШ Электр энергиясенә чыгымнарны ничек киметергә?
Дәүләт Думасының гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү буенча комиссиясе башлыгы Дмитрий Свищев сүзләренчә, светодиод лампаларга күчү россиялеләргә электр өчен азрак түләргә мөмкинлек бирә. Традицион лампаларны LED тамгалысына алыштырсаң, электр өчен түләү 30-40 процентка кими ала, дип аңлата парламентарий. Чөнки мондый лампалар электрны азрак «ашый».
Светодиод лампаларның тагын бер өстенлеге — күпкә озаграк хезмәт итү вакыты.
Моннан тыш, перспективалы һәм яңа энергия чыганаклары буенча Илкүләм технологик инициативалар (НТИ) эксперты Дмитрий Высокогорский әйтүенчә, электр энергиясендә акыллы розеткалар ярдәмендә дә экономияләргә мөмкин. Аналитик исәпләп чыгарганча, бу ысулны кулланучы фатир һәм йорт хуҗалары аена уртача 200-800 сумга кадәр акчасын янга калдыра ала. Мондый розеткалар электр җиһазы эшләргә тиеш булмаганда ток бирүне туктатып тора.
Шул ук темага: Квитанциядәге сумма белән килешмисезме? Кая мөрәҗәгать итәргә икәнен аңлаттылар
Квитанцияләр кәгазьдән юкка чыгамы? 2027 елдан түләүләр тәртибе үзгәрә
Чүп чәчсәң, штраф җыеп алырсың
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар