16+

Сезне бу көннәрдә яхшы табыш көтә: 16-22 августка йолдызнамә

Мавыктыргыч сәяхәткә чыгып китеп, яңа танышлар очратуыгыз мөмкин.

Сезне бу көннәрдә яхшы табыш көтә: 16-22 августка  йолдызнамә

Мавыктыргыч сәяхәткә чыгып китеп, яңа танышлар очратуыгыз мөмкин.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Йолдызлар сезгә хәерхаклы, үзегезне курыкмыйча барлык өлкәдә сынап карый аласыз, һичшиксез, бәхет елмаячак. Ялгызлар үз парларын табарга мөмкин. 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Максатларны дөрес куйсагыз, матди хәлләрегез яхшырып китәчәк, үзегезне кыйммәтле бүләкләр белән сөендерә алачаксыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Тормыштан канәгать булып, аның матурлыгын күрә белеп яшәсәгез генә бөтен эшләрегез дә алга барачак, финанс мәсьәләләрегез уңай якка хәл ителәчәк. 

Кысла  (22 июнь - 22 июль) 
Шәхси тормышыгызда күңелле яңалыклар булачак. Иң мөһиме: бер нәрсәдән дә курыкмагыз, үткәннәр белән яшәмәгез. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Шушы арада яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. Төшенкелеккә бирелеп бәхетегезне куркытмагыз. Йолдызлар әле сезгә романтик очрашу да әзерләп куйган. 

Кыз  24 август - 23 сентябрь 
Шәхси тормышыгызда, карьерада зур уңышлар көтә. Яңа төрле һөнәрләр үзләштерә башласагыз да була.  Максатларыгыз һичшиксез тормышка ашачак. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Бу атнада ял итәргә, гомумән, вакытыгыз булмаячак. Куркып калмагыз, барысы да яхшы булырга охшап тора. Парсыз Үлчәүләр гашыйк булырга мөмкиннәр. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Сезне карьера баскычы буйлап күтәрелү көтә. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Атна гомүмән сөенечләргә бай булачак. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Уйлап эшләмәгән эшләрнең күңелсезлекләргә китерерүе бар. Төшенкелеккә бирелмәгез, озакламый сезнең урамда да бәйрәм булыр! 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Сезне бу көннәрдә яхшы табыш көтә. Көч-куәтегез артсын, сәламәт булыйм дисәгез, күбрәк саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Дәртегез ташып тора. Куйган максатларга ирешү өчен бик уңай вакыт. Мавыктыргыч сәяхәткә чыгып китеп, яңа танышлар очратуыгыз мөмкин.

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Тормышыгыз төптән үзгәртә торган күңелле яңалыклар һәм хәбәрләр көтелә. Күчемсез милек мәсьәләсе тизлек белән сезнең файдага хәл ителәчәк.

Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading