Күңелегезне борчып торган хисләрдән, уйлардан арынырга тырышыгыз.
Кучкар (21 март - 20 апрель)
Бу атнада Кучкарлар бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртачак. Әллә кайчаннан җыелып килгән шәхси проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Приоритетларны дөрес куярга, башта иң мөһим мәсьәләләрне чишүдән башларга кирәк дип киңәш итә йолдызлар.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Көтмәгән җирдән хайран гына күләмдә акча керүе ихтимал. Күптән мая тупларга хыялланган Үгезбозауларның хыяллары ниһаять тормышка ашырга мөмкин. Атна ахыры күңелле хәбәр белән сөендерер.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Эш урынында тыныч, тотрыклы атмосфера сакларга тырышыгыз, эмоцияләрегезне контрольдә тотыгыз, бәхәскә кермәгез. Күпне күрсәгез һәм ишетсәгез дә, артыгын сөйләшмәгез.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Тормышыгызга үзгәрешләр ыргылып керергә тора. Хезмәт баскычыннан югарырак үрмәләргә җыенсагыз, каушап калмагыз. Тик уңышка ирешү өчен тырышырга кирәк булачак.
Арыслан (23 июль - 23 август)
Финанс хәлегез сезнең эшкә сәләтлелегезнең ни дәрәҗәдә булуына, тырышлыгыгызга карый. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга, рәнҗетмәскә тырышыгыз.
Кыз 24 август - 23 сентябрь
Иммун системагызны ныгытыгыз, тулысынча сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә тырышыгыз. Финанс һәм социаль хәлегезгә бәйле кайбер үзгәрешләр булыр. Якшәмбе күңелегезгә хуш килердәй вакыйгалар булачак.
Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Гаилә белән эш арасында яначаксыз. Эшкә игътибарны киметсәгез, бәхәскә керергә, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Гаиләдә көнчелек аркасында шулай ук тавыш-гауга килеп чыгуы ихтимал.
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Тормышыгызда хәлиткеч борылышлар көтелә. Дуслар белән дә, гаилә белән дә мөнәсәбәтләрдә зур сынаулар аша узарга туры килмәгәе. Сезгә ялгызлыктан качарга, фикердәшләр, дуслар табарга тырышырга кирәк.
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Шәхси тормышыгызны җайга салу өчен уңай чор ди йолдызлар. Яңа романтик мөнәсәбәтләр баш калкытырга мөмкин. Гаиләле Укчыларга йолдызлар сөйгән ярларына башкача карарга киңәш итә. Хисләрегез тагын да көчәергә мөмкин.
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Кыюсызлыгыгыз эшегезгә комачаулык итмәсен, үзегезне иркенрәк тотарга тырышыгыз. Үзегезне тормышта буталып калган кебек хис итәсез, чынлыкта проблемаларыгызны күпертәсез генә.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Бу атнада дисциплина беренче планда торырга тиеш. Күңелегезне борчып торган хисләрдән, уйлардан арынырга тырышыгыз. Кыюрак булыгыз, уңышка ирешү өчен әнә шул сыйфат җитми сезгә.
Балык (19 февраль - 20 март)
Иске дус яңасыннан яхшырак. Яңа дусларыгызга эч серләрегезне сөйләргә ашыкмагыз. Хезмәттәшләрегез, гаиләдәгеләр белән мөнәсәбәтләрегезне яхшыртыгыз. Ял көннәрендә ял итегез. тормышыгызда кызык хәлләр килеп чыгарга мөмкин.
Фото: архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар