Тормышыгызны үзгәртүдән курыкмагыз: 30 май – 6 июньгә йолдызнамә
Атна буена куелган планны җиңел генә башкарып чыгарлар. Уңыш көткәнгә караганда да зуррак булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Атна буена куелган планны җиңел генә башкарып чыгарлар. Уңыш көткәнгә караганда да зуррак булачак.
Кучкар (21 март - 20 апрель)
Кучкарларның өйдә барысы да ал да гөл! Тормыш иптәшегез, балалар, әти-әниләрегез һәм дә туганнар белән мөнәсәбәтләрегезгә күз тимәсен.
Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Командировкага, ерак юлга сәяхәткә чыгудан бу атнада тыелып торуыгыз яхшырак булыр. Юлда йөргәндә игътибарлырак булыгыз.
Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Атна сезне күңелле хәбәрләр белән шаккатырачак. Шатлыклы яңалыклар, көтелмәгән бүләкләр, очрашуларга әзер торыгыз. Ялгызлар мәхәббәтен очратырга да мөмкин.
Кысла (22 июнь - 22 июль)
Сәяхәткә чыгып китәр өчен менә дигән вакыт. Эштән ял итеп, көч туплар чак җиткәндер, бераз ял итеп энергия туплагыз. Аннан сезне яңа үрләр көтә.
Арыслан (23 июль - 23 август)
Якын кешеләрегез белән мөнәсәбәтләрне җайга салуны кичектерп килүдән мәгънә юк. Беренче адымны үзегез ясасагыз, оттырмассыз, отарсыз гына.
Кыз 24 август - 23 сентябрь
Яраткан кешегезгә, балаларыгызга, һәм гомумән, якын кешеләрегезгә хисләрегезне белдерергә курыкмагыз. Матур сүзләр әйтергә телегезне кызганмагыз.
Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)
Ялгыз Үлчәүләргә гаилә кору турында уйларга вакыт, ди йолдызлар. Эштә карьера баскычында күтәрелү көтелә. Ләкин артыгын эшләп атмагыз.
Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)
Йолдызлар Чаяннарга баш югалтырлык гашыйк булудан сакланырга куша. Алдагы хаталарыгызны исегезгә төшерегез, тагын шул ук тырмага басмагыз инде.
Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)
Киеренке атна. Борчылулар да, уйланулар да күп булачак. Аңа да карамастан, сез зарланмыйсыз, кешегә сөйләмисез һәм... дөрес эшлисез дә.
Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)
Бу атнада йолдызлар Кәҗәмөгезләргә батыррак булырга киңәш итә. Күптән хыялланган эшкә алынырга курыкмагыз, нәрсәгә тотынсагыз да ерып чыгачаксыз.
Сукояр (21 январь - 18 февраль)
Атна буена куелган планны җиңел генә башкарып чыгарлар. Уңыш көткәнгә караганда да зуррак булачак. Ләкин борыныгызны чөя торган гадәтегезне онытырга кирәк.
Балык (19 февраль - 20 март)
Элек тормышка ашыра алмаган хыялларыгыз чынга ашар, сөенечле хәбәр сөенерсез. Тормышыгызны үзгәртүдән курыкмагыз.
Фото: freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
Каената хатынын өйдән куа
-
#Җәмгыять
Теща яки кияү: «Себерке белән куып чыгарам хәзер»
-
#Кыскача яңалыклар
Казанда Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча «Күрше фест» бәйгесе башланды
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда 2025 елда илкүләм проект буенча 23 күпердә төзү-төзекләндерү эшләре үткәрелә
-
#Киңәш сандыгы
Акканат күбәләгенә ничек көрәшергә? Ысулларын өйрәтәбез
Комментарийлар