16+

Хыял да нык нигезне ярата: 6-12 февральгә йолдызнамә

Күзләрегез офыкка текәлгән, хыялларга чумып, еракка карап, якындагыны онытмагыз.

Хыял да нык нигезне ярата: 6-12 февральгә йолдызнамә

Күзләрегез офыкка текәлгән, хыялларга чумып, еракка карап, якындагыны онытмагыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Эчегездә ут бар һәм ул сезне алга өнди. Ләкин һәр ялкын да тышка бәреп чыгарга тиеш түгел. Кайчак аны тыныч кына саклау көчлерәк нәтиҗә бирергә мөмкин. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Юлыгызда авыр ташлар очрар, әмма сез аларны әйләнеп узу әмәлен табарсыз. Тик артык саклык та хәрәкәтне акрынайта. Үзегезгә ышаныгыз, ләкин җир белән бәйләнешне өзмәгез. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Сүзләр җил кебек тиз очар. Арасында файдалылары да, мәгънәсезләре дә булыр. Тик һәр ишеткәнне йөрәккә якын алмагыз. Иң мөһим фикерләр тынлыкта туа. Үзегезнең эчке тавышыгызны ишетергә вакыт калдырыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Үткәнегез белән бүгенгегез “очрашыр”. Бу кешеләр яисә вакыйгалар булыр. Кирәген генә алып, кирәкмәгәнен җибәрә белегез.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Сезгә карата бик күп матур сүзләр килеп ирешер, ләкин мактау төп максат булмасын. Үз-үзегез белән килешеп яшәү – иң зур җиңүләрнең берсе. Калганын вакыт үзе күрсәтер.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Һәр нәрсәне тәртипкә салырга телисез, әмма тормыш һәрвакыт кагыйдәләргә буйсынмый. Үзегезгә камил булмаска рөхсәт итегез. Шул чакта җиңеллек һәм тынычлык килер.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сез бөтен әйберне үлчәп карыйсыз, чагыштырасыз, сайлыйсыз, кыскасы баш белән эш итәсез. Әмма кайчак йөрәк бөтен үлчәүләрдән дә төгәлрәк булырга мөмкин. Шуңа аңа да колак салыгыз. 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Дөреслек эзли-эзли әллә нинди тирән урманнарга, уйларга, хисләргә кереп китәсез. Тик кайбер хакыйкатьләр өстә генә ята. Аларны күрү өчен бары тик күзәтү җитә. 

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Күзләрегез офыкка текәлгән, хыялларга чумып, еракка карап, якындагыны онытмагыз. Кайчак иң әһәмиятле җаваплар кул сузымында гына була. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сез, таш сыман, бик нык, чыдам, түзем. Әмма сезгә дә кайчак ял кирәк. Гомумән тормышта үзегезгә артык күп таләпләр куймагыз. Бу сезнең тормыш, кемдер алдында акланырга кирәкми.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Фикерләрегез һәрвакыттагыча ирекле һәм аларны чынга ашырыр өчен гадәти юллар сезгә тар булып тоела. Тиздән яңа юллар ачылыр, ләкин һәр яңалыкны шунда ук гамәлгә ашыру мәҗбүри түгел. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Сез, башкалар белән чагыштырганда, дөньяны тирәнрәк тоясыз. Әмма якын көннәрдә хыялларны җир белән бәйләү мөһим. Кечкенә, реаль адымнар күңелне тынычландырыр. Хыял да нык нигезне ярата.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading