16+

Йолдызнамә (19-26 октябрь)

Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булмагае әле. Моңарчы кичереп карамаган хисләр башыгызны әйләндерер.

Йолдызнамә (19-26 октябрь)

Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булмагае әле. Моңарчы кичереп карамаган хисләр башыгызны әйләндерер.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Нәрсәгә тотынсагыз да, җиренә җиткереп чыгарсыз. Яңа максатлар куеп, аларны бераз “кыймылдата” башлар өчен шәп атна. Ә менә акчаны саклабрак тоту комачауламас. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Авызыгыз нәрсә әйткәнне колагыгыз ишетсен. Сез шаярттым дип уйлаган сүз якын кешегезнең күңелен яраларга мөмкин. Ялларда көч тупларга, ял итәргә тырышыгыз. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Игътибарны күбрәк гаиләгә бирергә тырышырга кирәк. Эшегездә зур сабырлык һәм көч сорала. Әмма тырышлыгыгыз бушка китмәс, атна ахырында саллы гына күләмдә акча керүе ихтимал. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Бу атнада акча белән бәйле барлык финанс мәсьәләләрен дә хәл итәрсез. Җылы якларга ял итәргә бару турында хыялланган идегезме әле? Бу – сәяхәткә чыгу өчен менә дигән атна. 

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Ялгызлар ниһаять үз тиңен очратырга мөмкин. Хезмәт баскычыннан күтәрелергә теләүчеләргә эш буенча яхшы тәкъдим ирештерүләре ихтимал. Бу атнаны “йоклап” үткәрмәгез.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Өстәмә эш алмаска тырышыгыз. Беренче чиратта сәламәтлегегезне кайгыртыгыз әле. Гайбәтчеләрнең сүзенә дә катнашмагыз, үзегез дә авызыгызны чамалап ачыгыз. Югыйсә, авызыгыздан “очып” чыккан сүзне җыеп ала алмассыз. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Үпкәләшкән дустыңны кунакка чакырып, аның белән дуслашу өчен менә дигән вакыт. Ярдәм сорарга уңайсызланмагыз, шушы көннәрдә дусларыгызның, туганнарыгызның булышлыгы кирәк булачак. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Бүтән төрле эшләү графигына күчәргә туры килсә, борчылмагыз. Аның каравы хезмәт хакыгызны күтәрүләре ихтимал. Сәламәтлек мөһимрәк икәнен үзегез дә аңлыйсыз, шуңа күрә, иң беренче аңа игътибар итегез. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Сәламәт эгоизм кирәкле нәрсә. Әмма чиктән ашмаса гына. Гаиләдәгеләргә игътибарыгызны арттырыгыз. Бары шул рәвешле генә гаиләдә тынычлык һәм татулык саклап кала алырсыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булмагае әле. Моңарчы кичереп карамаган хисләр башыгызны әйләндерер. Йоклап калмагыз – язмышыгыз хәл ителә торган чор. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Эшлекле сөйләшүләр ал да гөл узачак! Документ эшләрен бу атнада төгәлләргә тырышыгыз. Киләсе атнада сезне күңелле генә сәфәр көтә. Әмма авантюралардан ераграк торыгыз. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Эшнең күплегеннән бераз югалыбрак калганнар юкка борчыла. Аларны ничек ерып чыкканны сизми дә калырсыз. Алдан ук борчылып куя торган гадәтегезне ташлагыз. Һәр эшнең җае чыга.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading