16+

Йолдызнамә (6-13 июль)

Ашыгу, кабаланудан туктагыз инде! Җәйгә куйган планнарыгызны кабаланмасагыз да, тормышка ашырасыз бит. Дусларыгыз сәфәргә дәшәргә ихтимал. Уйламаган җирдән акча керер.

Йолдызнамә (6-13 июль)

Ашыгу, кабаланудан туктагыз инде! Җәйгә куйган планнарыгызны кабаланмасагыз да, тормышка ашырасыз бит. Дусларыгыз сәфәргә дәшәргә ихтимал. Уйламаган җирдән акча керер.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кредит мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай чор. Үзегезне  башкалардан өстенрәк кую гадәтегезне ташлагыз – уңайсыз хәлгә калуыгыз бар. Саллы гына акча керәчәк.

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)
Борчылмагыз әле! Сездә бит әллә нинди зур проблемаларны да үз файдагызга борып җибәрә ала торган көч бар. Сездәге ихтыяр көче максатыгызга ирешүдә ярдәм итми калмас. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Бушлай сыр капкында гына! Шуны исегездән чыгармагыз. Теләсә нинди тәкъдимнәргә ризалашканчы, җиде кат уйлагыз. Күңелле хәбәр килеп ирешер. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Бу атна эш тә дә, шәхси тормышыгызда уңышлар белән куандырыр. Тик уңышлардан башыгыз әйләнмәсен, акчагызны кирәкмәгәнгә туздырмагыз. 

Арыслан  (23 июль - 23 август) 
Сездән кыюлык, тәвәккәллек таләп ителә. Тотынырга куркып торган мәсьәләләрне шул рәвешле генә хәл итә алырсыз. Хисләргә бирелеп утыра торган чор түгел.

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Күптәнге хыялыгызны тормышка ашыруга киртә булган бер яңалык ишетүегез бар. Ләкин сезне ул гына туктата алмый. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйга көтелә. 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Хисләребез суынды, нишләргә, дип шыңшыганчы, гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту турында уйланыгыз. Мөмкин булса, гаиләгезне алып сәяхәткә чыгыгыз, шунда дуслашырсыз. 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Эш урыныгызны алыштытыру ихтималы зур. Сезгә  яңа вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ризалашыгыз, бу эш сезнең тормышыгызга уңай үзгәрешләр алып киләчәк. 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Уйламыйча әйтелгән сүз аркасында тавыш чыгарга мөмкин. Яңа эшкә тотынырга ашыкмагыз. Ахырына җиткерелмәгән эшләрегезне ахырына җиткерегез. 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь) 
Ахыры нәрсә белән тәмамланасын белмәгән эшләргә тотынмагыз, очраклы танышларның сүзенә ышанмагыз. Планнарыгызны үзгәртергә курыкмагыз. 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль) 
Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, бергәләп ял итү өчен кулай вакыт. Артыгын ачылып китмәскә тырышыгыз, әйткән сүзегезне ахырдан җыеп ала алмавыгыз бар. 

Балык  (19 февраль - 20 март) 
Ашыгу, кабаланудан туктагыз инде! Җәйгә куйган планнарыгызны кабаланмасагыз да, тормышка ашырасыз бит. Дусларыгыз сәфәргә дәшәргә ихтимал. Уйламаган җирдән акча керер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading