16+

Йолдызнамә (9-16 февраль)

Алар өчен яңа тормыш башланачак. Ул ниһаять, үзенә ошаган эш белән генә шөгыльләнә, күңеленә ошаган кешеләр белән генә аралаша башлаячак. Бөтен дөньясына төкереп, ял итү хыялы да юк түгел.

Йолдызнамә (9-16 февраль)

Алар өчен яңа тормыш башланачак. Ул ниһаять, үзенә ошаган эш белән генә шөгыльләнә, күңеленә ошаган кешеләр белән генә аралаша башлаячак. Бөтен дөньясына төкереп, ял итү хыялы да юк түгел.

Кучкар (21 март - 20 апрель)   
Кучкарларга кеше арасында булырга киңәш ителә. Үзегезгә бикләнмәгез, аралашырга тырышыгыз. Бераз мин-минлегегезне йөгәнләсәгез дә начар булмас. Хыялларыгызны тормышка ашырырга курыкмагыз.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Үгезбозаулар өчен яңа тормыш башланачак. Ул ниһаять, үзенә ошаган эш белән генә шөгыльләнә, күңеленә ошаган кешеләр белән генә аралаша башлаячак. Бөтен дөньясына төкереп, ял итү хыялы да юк түгел.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)
Сәламәтлек – зур байлык. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, организм өчен файдалы витаминнар эчү зыян итмәс. Дөрес ризыклар белән тукланыгыз. Вакытында ятып йоклагыз. Һәр яклап уңышлы атна.

Кысла (22 июнь - 22 июль)
Вак-төяккә нәрсәләргә дә сөенергә өйрәнегез.  Уңай кәеф һәм үзеңә юмор аша карау сезне уңышларга илтер. Кыслаларга эш буенча отышлы тәкъдим килеп ирешәчәк. Тормышта уңай үзгәрешләр барлыкка килә.

Арыслан  (23 июль - 23 август)
Мәшәкатьле атна. Авантюралардан качарга тырышыгыз. Бер тапкыр кискәнче, җиде тапкыр үлчәгез. Курыкмагыз, бераз дулкынланырга туры килсә дә, барысы да яхшы булыр. Уйламаган җирдән акча кереп сөендерер.

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)
Кызларның рухи халәте физик халәткә бәйле булачак. Әгәр дә үзегездә хәлсезлек сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез. Үзегезчә генә өйдә дәваланмагыз, файдасы булмаячак. Шик-шөбһәләрдән арынырга тырышыгыз, яңа тормыш башларга курыкмагыз.

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)
Вакыйгаларны ашыктырмагыз, атларны куаламагыз. Бу тормыштагы бөтен өлкәгә дә кагыла. Эшләрегезне үз җаегызга эшләсәгез, нәтиҗәсе дә  яхшырак булыр, үзегез дә канәгать калырсыз.

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)
Чаяннарны карьера үсеше көтә. Ләкин гел эш дип кенә чапмагыз әле, бераз сәламәтлегегез турында да уйлагыз. Кирәкмәгән сүзләрне колагыгызга да элмәгез, үзегезгә ни кирәген болай да беләсез.

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)
Сезгә максатыгызга ирешер өчен кәҗә маегызны чыгарырга туры килер сыман. Әмма нәтиҗәсе куандырыр. Хаталарыгызны кабул итәргә курыкмагыз.  Ялгыз Укчылар бу атнада мәхәббәтен очратыр.

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)
Кәҗәмөгезләрнең шәхси тормышында күп сюрпризлар көтелә. Атнаның иң истә кала торган көне - җомга булачак. Очраклы танышу җитди мөнәсәбәтләргә әйләнәчәк. Күпмедер вакыттан гаилә дә корып куюыгыз бар.

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)
Отышлы килешү төзерсез. Әмма ул сезгә кайбер чикләүләр куячак. Ләкин Сукоярлар вак-төяк проблемалардан куркып кала торганнардан түгел. Алар үз дигәненнә ирешмичә туктамыйлар. Бу атна аларга көтелмәгән шатлыклар китерәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март)
Балыкларга эчкерле, мәкерле кешеләрдән сак булырга кирәк. Планнарыгыз турында сөйләмәскә тырышыгыз. Балыкларга шәп эш тәкъдим итәчәкләр. Баш тартырга ашыкмагыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading