Олыгаеп килүче Хәтимә, таныш-белешне, туган-тумачаны эшкә җигеп, сазаган кызларына киләчәге өметле, бай кияү сайлау белән мәшгуль булды. Җирдән эзләгәне күктә табылды. Җирнең җәннәт почмагыдай нурлы, җылы Һинд океаны куенында иркәләнеп ятучы Мальдив утравына сәяхәткә китеп барганда, Хәтимә белән Нурзиләнең алагаем зур очкычтагы урыны башкалада танылган эшкуар Илмасныкы белән янәшә туры килде. Кызгылт керпе чәчле, табак битле, кысыграк яшькелт күзле, карсак буйлы, юантык гәүдәле егетнең тышкы кыяфәте әлләни мактанырлык булмаса да, ап-ак тигез тешләрен җемелдәтеп ихластан елмаюы һушыңны алырлык иде.
Җитмәсә, юмарт, кайгыртучан булып чыкты. Биш йолдызлы отельдә янәшә номерларда яшәделәр. Егет яңа танышларын затлы ресторанга чакырып сыйлады, экскурсияләргә барганда, чыгымнарны үзе күтәрде, кыйммәтле бүләкләргә акчасын кызганмады. Нурзиләдән бигрәк, бердәнбер кызы утырып кала дип борчылган Хәтимәнең күңеле мәтәлчек атты. Егетнең яше кырык ягына авышкан булса да, әлегәчә буйдак икән. Тырышлык куеп, төшемле үз бизнесын булдыруы ни тора! Шәһәр читендәге байлар бистәсендә ике катлы зур йорты, берничә миллион сумлык кәттә машиналары, җыйнак кына яхтасы булуы турында сөйләп кенә калмады, затлы айфоныннан фотоларын күрсәтүне кирәк санады. Әти-әнисе Әлмәттә яши, икесе дә лаеклы ялда икән.
Ун көнлек күңелле ял күз ачып йомган арада узып китте. Егет белән кыз телефон номерларын алмаштылар, Казанга кайткач, очрашырга сүз куештылар. Ана белән кызны лайнерга утыртып, Россиягә озаткач, эшмәкәр егет Италиягә очты. Анда яңа контрактларга кул куеп, эшләрен тиз арада җайлап, шат күңел белән Казанга кайтып төште. Моңарчы өй белән эштән башканы белмәгән Нурзиләнең моңсу йөзенә кот кунды. Уңай үзгәрешләрне сизеп алган якын дусты Айсылу җайлап кына сораштырырга кереште. Нурзилә яңа танышы белән үзара мөнәсәбәтләре хакында бик ачылып китмәсә дә, Айсылу тиздән дускаеның башлы-күзле булырга мөмкинлеген дөрес чамалаган икән. Ике яктан әти-әниләр үзара очрашып, киңәш-табыш итешкәч, тимерне кызуында суктылар. Зурдан кубып уздырылган туй мәшәкатьләрен исән-имин ерып чыккан яшь пар Мәрмәр диңгезгә туй сәяхәтенә барып кайтты.
Иренең болындай иркен коттеджына тулы хокуклы хуҗабикә булып күченгәч, нилектәндер Нурзиләнең күңелендә ямансу бушлык хасил булды. Акыллы хатын хисләрен тышка чыгармады, артыгын сөйләмәде, гаиләдәге серләрне чит-ятларга чәчмәде. Тыштан караганда тормыш көйләнгән иде. Икесе дә яраткан эшләренә йөрделәр, парлашып кунакка бардылар, затлы яңа җиһазлар, модалы кием-салым сатып алдылар. Чираттагы ялларын төрле илләрнең затлы курортларында уздырдылар. Бәйрәмнәрдә дуслары белән җыелышып пикникка чыктылар. Әти-әниләренең хәлен белештеләр, кирәк булганда, ярдәмләштеләр. Бай тормышлы иркен йортта тулы бәхет өчен сабыйларның шат авызлары, чыр-чуы гына җитми иде.
Беркөнне Нурзилә яшьлегендә янып сөйгән егете Ринатны төшендә күреп, ихластан елмаеп уянды. Озын буйлы, алсу битле, ягымлы йөзле, чем кара күзле, тәмле телле, оялчан карашлы сөйгәне, аны җылы кочагына алып, алсу битләреннән, куе керфек очларыннан, сусыл уймак иреннәреннән, көзге алмалардай тулышкан тыгыз күкрәкләреннән назлап үбә, имеш. Татлы төше тәэсиреннән арына алмыйча, наз сорап сулкылдаган тәнен иркәләп, үзенә ләззәтле минутлар бүләк итүенә өметләнгән хатын, янәшәсендә гырлап йоклап яткан иренә сарылды.
Хәләленең үзен бүген дә тупас кына төртеп җибәрүенә хәтере калган бичә, сәерсенеп күзләрен ачкан мәлдә, иренең кызгылтсу сары йон каплаган күкрәген, таудай кабарып торган юан корсагын, коңгырт сипкелле табак битендәге куе саргылт кашларын күреп, ирексездән йөзен чытты. Галәмәт көнче, үтә дә вакчыл, хатын-кызның нәфис тәненә генә түгел, сизгер җанына сак кагылу кирәклеге турында уйлап та карамаучы Илмасны моңарчы да яратмавына, беркайчан да ярата алмаячагына төшенеп, күзләренә ачы яшь бөялгән мәлдә, әнисе карынында яңа гына җан иңгән гөнаһсыз сабые, ризасызлык белдереп, сак кына кыймылдап куйды...
Хәмидә Гарипова.
Фото: https://unsplash.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар