Бер-берсенә дәшмичә генә бик озак басып торды алар, ә яңгыр көчәя генә бара. Зонтик та кечкенә шул, эре яңгыр тамчылары аларның йөзләренә эләгеп, өшетеп, чеметеп куя. Көзге салкын яңгырның туктарга нияте дә юк иде кебек. Коелган яфракларны җил ала да уйнаклап башка җиргә күчереп куя. Күктә кара болытлар да шыксыз, аларга карарга да куркыныч. Хәер, яңгыр астында басып торучы икәүнең күңел халәте дә нәкъ шул көннеке сыман: шыксыз, куркыныч, шомлы...
Скопировать ссылку
Бер-берсенә дәшмичә генә бик озак басып торды алар, ә яңгыр көчәя генә бара. Зонтик та кечкенә шул, эре яңгыр тамчылары аларның йөзләренә эләгеп, өшетеп, чеметеп куя. Көзге салкын яңгырның туктарга нияте дә юк иде кебек. Коелган яфракларны җил ала да уйнаклап башка җиргә күчереп куя. Күктә кара болытлар да шыксыз, аларга карарга да куркыныч. Хәер, яңгыр астында басып торучы икәүнең күңел халәте дә нәкъ шул көннеке сыман: шыксыз, куркыныч, шомлы...
Сиринәгә бик моңсу иде. Күз яшьләре аңа хыянәт итеп тамалар да, тамалар. Юкса, еламаска дип сүз биргән иде бит. Аяз аның янында тын да алмыйча басып тора, куллары кулга бәйләнгән. Бу мизгелдә аларга беркем дә кирәкми. Караңгы шыксыз, яңгырлы көн һәм алар икәү.
Авыр тынлыкны аяз бозды.
– Кадерлем, сөеклем минем. Башкача эшли алмыйм… Аңла мине, зинһар.
Сиринә күз яшьләре аралаш иргә тутырып карады. Аязның күзләре яшькә чыланган, гүя җан ярасы йөзенә үк чыккан. Хатын аңа ни дип тә җавап кайтарырга белмәде.
– Ни өчен? – дип кенә сорый алды ул калтыравыклы тавыш белән.
– Чөнки син кияүдә, ә мин гаиләңне җимерергә теләмим.
Алар тыныч кына, селкенмичә диярлек басып торуларын дәвам итте. Йөрәкләре күкрәкләреннән атылып чыга сыман типте. Сулышлары кысыла башлады.
– Тик мин сине яратам… – диде Сиринә атылып чыккан күз яшьләрен тыя алмыйча.
– Мин дә сине бик яратам. Синең күзләрең, елмаюңнан башка яши алмыйм...
Сиринә елавыннан туктап, сөеклесенә күз ташлады. Соң очрашты шул алар. Сиринә гаиләле, биш яшьлек кызы бар. Башка иргә гашыйк булуыннан күпме читенсенде. Үз хисләреннән, иренә хыянәт итүдән оялды. Ир хатыны бит син дип битәрләде үзең хатын. Әмма йөрәктә чәчәк атучы хисне баса алмады. Аны акыл белән аңлатып булмый. Ул күкләргә алып менеп, хисләр диңгезенә алып сала. Тыйсаң да тышка бәреп чыгып өтеп ала. Ятса да, торса да, күңел түрендә һәрчак Аяз образы. Күзен йомды исә, килә дә баса. Әйтерсең лә, ул күренмәскә әйләнгән дә, тәки Сиринәне тынычлыкта калдырмыйча, эзәрлекләп, артыннан тагылып йөри. Әнә шул хисләр диңгезендәге ярсу дулкыннар эчендә бәргәләнеп яшәде хатын. Яратмаган кешең белән яшәү мең газап икән ул. Хәер, яратмады түгел, яратты Сиринә ирен. Тик ул хисләр тормыш матавыклары белән сүрелде, сүнде, эреп юкка чыкты. Ире белән мөнәсәбәтләр дә дежурга әйләнде. “Ашарга бармы?”, “Баланы алдыңмы?” һәм башкалар. Хәл-әхвәлләр белешү, чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчү, бергәләшеп ял итүләр ят иде алар гаиләсе өчен. Кая карап чыктың соң, дип үз-үзе белән бәхәсләшеп ала Сиринә. Яшь чактагы юләрлекләр, йолдыз санап таң аттырулар шактый еракта калды шул. Тормыш өермәсе үзенә йотты аларны.
Аяз янында исә Сиринә иркенләп сулыш ала. Ир аны сәгатьләр буе тын да алмыйча тыңлап утыра, эч-серләре белән уртаклаша. Гүя алар бербөтен, бер караштан аңлашалар. Ә менә хәзер аерылышу. Ничек түзәр соң Сиринә? Ничек яшәр аннан башка? Гомумән, яши алырмы?
Аяз үз-үзен көчкә тыеп соңгы тапкыр аны кочты да, тиз-тиз адымнар белән китеп барды. Чиләкләп яуган яңгыр астында калтыранып елап калды Сиринә. Үзе генә түгел, җаны да елый иде аның. Сөйгәне китеп барган сукмактан күзен алмады. Эзләрен булса да юмачы, аларга булса да карап калыйм дип күктәге куерган яңгыр болытларына ялварды...
Комментарийлар