16+

Барда бер гасырлык юбилеен Татарстан белән бергә бәйрәм итәчәк

Пермь краеның Барда районы быел 100 еллыгын билгеләп үтә.

Барда бер гасырлык юбилеен Татарстан белән бергә бәйрәм итәчәк

Пермь краеның Барда районы быел 100 еллыгын билгеләп үтә.

Ел дәвамында күпсанлы юбилей чаралары үз җирлекләрендә үткәрелгән булса, аларга ноктаны Татарстанда куярга булганнар. 21-23 ноябрь көннәрендә республикада чираттагы Барда районы көннәре гөрлиячәк.

Тарихка күз салсак, Барда районы барлыкка килү вакыты дип 1924 елның 28 феврале санала. Бүген бу җирлектә 61 татар авылы урнашкан, 26,5 мең кеше яши. Бардада 10 мең халык исәпләнсә, калган 16 меңе салаларда гомер итә.

-  Татарлар һәм башкортлар халыкның 90 процентын тәшкил итә, барлык авылларда атнасына ике дәрес татар теле, бер дәрес татар әдәбияты укытыла. Татарстан дәреслекләр белән ярдәм итеп тора. Шөкер, яшьләребез татар телен белә, гаиләләрдә сөйләшәләр, мәктәпләрдә өйрәнәләр, укытучыларыбызны Татарстанга квалификация күтәрү курсларына җибәреп торабыз, - дип сөйләде Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Барда районы һәм Татарстанны ныклы дуслык җепләре бәйләвен әйтте. Шуңа күрә Барда районының 100 еллыгына багышланган программа Казан тамашачысына тәкъдим ителүе очраклы түгел. Бардалыларның башкалабызга мәдәни чаралары белән килүе дә дүртенче тапкыр инде.

-  Барда – татар дөньясы өчен татарның оясы. Барда җирлеге – гомер-гомергә татарга милләтпәрвәр, милли җанлы шәхесләр тәрбияләп үстергән һәм бүләк иткән як. Әлеге җирлектә һәрдаим тынгысыз рәвештә эш алып барыла. Бирегә аяк басу белән анда татар тормышы кайный икәнен күрәсең. Аларда газета-журналлар чыга, радио-телевидениеләре эшләп килә. Алгарышлы инфраструктуралары булдырылган, - ди Данис Шакиров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading