16+

Россиядә стоматология хезмәтенә бәя ике тапкыр арткан

Россиядә брекетлар кую ике тапкыр кыйммәтләнгән.

Россиядә брекетлар кую ике тапкыр кыйммәтләнгән.

Бер ел эчендә Россиядә брекетлар ике тапкыр кыйммәтләнгән, 500 мең сумга кадәр диярлек җиткән. Бу хакта «Газета.ру» басмасы хәбәр итә.

2023 елда Россия стоматологияләре Америкада җитештерелгән брекет-системаларны параллель импорт схемасы буенча 140 мең сумга якын бәядән сатып алганнар. Хәзер аларның бәясе бер комплект өчен 280 мең сумга кадәр арткан. Әмма арзанрак вариант бар – Кытайда җитештерелгән брекетлар, алар якынча 230 мең сум тора.

Дәвалау бәясе 150 мең сумнан артык тәшкил итәчәк. Бу суммага:

брекет-система урнаштыру;
дугаларны алыштыру;
даими тикшерүләр;
өч ай саен тешләрне профессиональ чистарту һ. б. керә. 
Күп кенә пациентлар өчен ородонтик дәвалау башланыр алдыннан дәвалау яки тешләрне алу таләп ителә, бу да бушлай түгел.

Экспертлар хезмәт күрсәтү бәясенең артуын берничә фактор белән бәйли: рубль төшү, бигрәк тә АКШтан товарлар керткәндә логистика белән проблемалар һәм бу брекетлар җайланмасына ихтыяҗ зур булу. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading