16+

«Бүгенге күрешүебез соңгысы иде...» ( хикәя)

Төне буе керфек какмый, ачык тәрәзәдән кергән иртәнге саф һавага хозурланып, шыбыр-шыбыр яуган җәйге яңгыр тавышын тыңлап ятты Иркә.

«Бүгенге күрешүебез соңгысы иде...»  ( хикәя)

Төне буе керфек какмый, ачык тәрәзәдән кергән иртәнге саф һавага хозурланып, шыбыр-шыбыр яуган җәйге яңгыр тавышын тыңлап ятты Иркә.

Бигрәкләр дә хуш исле икән бит бу иртәнге һава исе. Түбәләрдә биешкән тамчылар да шулкадәр матур икән бит! Бу якты дөньяда кырык елга якын яшәп, Җир-Анабызның, гүзәл табигатьнең матурлыгына битараф булганы өчен үзен-үзе битәрләп тә алды ул. Эх, тагын бер-ике ел гомер бирсә Ходай, табигатьнең һәрбер почмагында матурлык күреп, илһамланып, ләззәт алып яшәр иде Иркә. Гомеренең соңгы җәе икәненә ышанасы килми аның. Күңел дигәнең яхшыга өметләнә. Көзге табигатьнең дә, кышкы аклыкларның да матурлыгын күреп калырга, яшәргә ашыга ул.

Иркә, бар көчен җыеп, яткан җирендә торып утырды. Әнә, зират ягында әкрен генә алланып, яңа таң сызылырга исәпли. “Рәхмәт сиңа, Ходаем, бүген янә таңны күрергә насыйп иткәнең өчен”, – дип, шөкерана кылып куйды ул. Әллә сөенеч, әллә сагыш яше битен генә түгел, йөрәген әчеттереп үткәндәй булды. Тугыз ел бергә гомер иткән Ниязы тагын төн кунарга кайтмады. Иркәгә куркыныч диагноз куелганнан бирле, терәк буласы урынга хатыныннан читләшә генә барган кебек булды Нияз. Баштарак ике көннең берендә хастаханә юлын таптауларын тыныч кабул итсә, тора-бара болар барысы да Ниязны алҗытты. Баштарак читкә йөрүен яшерергә тырышса да, инде хәзер ачыктан-ачык хыянәт итә иде. “Ярты ел гомерең калды”, – дип йөрәген меңгә телгәләгән табибларга үч итеп, тугыз ай яшәп маташа әле Иркә. Аны бу җирдә тормышны артык ярату, Ниязына булган чиксез, ихлас мәхәббәте генә тота бугай инде. Юкса, Ниязының хыянәтен: “Ирләр сауны ярата”, – дип, үзен-үзе юатып, хыянәт ачысын кичереп яшәр идемени ул? Ниязның үзенә үпкәләп яшәвен дә, бер гаепсез кешеләрнең күз яшьләре нәтиҗәсе икәнен дә яхшы белән инде Иркә. Тик, мәхәббәттән башы әйләнгән, һәрбер нәрсәнең үзенчә булачагына ышанган һәм шуңа гадәтләнгән Иркә барысы өчен дә болай кыйммәт түләячәген белгән булсамы? Борын төбендә маңкасы да кибеп бетмәгән Ниязга гашыйк булган булыр идеме соң?

Иркә янәшәсендә яткан телефонын кулына алды. Экран 01:45 не күрсәтә. “Бүген тагын төн куна кайтмады”, – дип авыр сулап куйды ул. Иртән эшкә барырга киемнәрен алмаштырырга гына керәчәген яхшы белән инде Иркә. Могҗизаларга ышанып, шул могҗизаны көтәр яшьтән күптән чыкты инде чыгуын. Тик күңел дигәнең генә һаман унсигездәге кебек шашкын хисләргә өметләнеп яши бирә.

Унсигездәге ярсу хисләрне бик үк хәтерләмәсә дә, Иркә Ниязы белән табышкан җәйне, икесе арсында очкындай кабынып киткән мәхәббәт учагының җылысын онытам дисә дә оныта алмас иде.

 ***
...Институт бетереп, шәһәрдә эшкә калган Иркә, әнисе авырып киткәч, авылга кайтырга булды. Бердәнбер кызын картлык көнендә таяныч-терәгем булыр дип үстергән әнисенең теләгенә каршы килмәде Иркә. Авылда эш тә тәкъдим итүче булгач, ике уйлап тормады ул. Ике өй аркылы гына яшәгән сыйныфташы Фәрхәт белән берәр ел очрашып йөрде дә, тегесе өйләнергә тәкъдим ясагач, ризалык бирде дә куйды. Утызга җиткән Иркәне әнисенең үлеменнән соң әллә ялгызлык куркытты, әллә алучысы булганда чыгып калырга ашыкты шунда, ике як белән дә сөйләшенеп, никах көне билгеләнде. Никах киемнәрен алырга район үзәгенә киткән Иркәнең тормышын кайтыр юлында очраклы гына килеп чыккан машина хуҗасы белән танышу төптән-җирдән үзгәртте дә куйды. Кул күтәрми генә килеп туктаган машиналардан шүрләгән Иркә, бу юлы ихлас елмаюдан шомырттай кара күзләре янып торган шофер егетне әллә баласынды шунда, әллә самими елмаюы әсир итте, үзе дә сизмәстән шофер янәшәсендәге урынга кереп тә чумды.

– Кая барышы бу чибәркәйнең? – дип сорады, ерылган авызын җыярга өлгермәгән шофер егет.
– Юрталыга кайтам, – дип җавап бирде Иркә.
– Юрталы чибәренең исеме ничек соң? – дип кызыксынды егет.
– Иркә булам. Ә бу чибәр чая шофер егетнең мулла кушкан исеме ничек була? -диде Иркә дә.

– Мулла кушкан исемем Нияз. Дуслар Ниндзя дип йөртә. Әнием ачуы чыкканда: “Улым, ни яз, ни җәй, ни көз, ни кыш синнән”, – дип җиппәрә.
 – Шаян, җор телле булып чыкты Нияз. Юл буе мәзәк хәлләр сөйләп, эче катканчы көлдереп кайтты Иркәне.
– Район үзәгендә ни йомыш белән йөреш?, – дип, бераз җитдиләнә төшеп, әңгәмәгә күчте Нияз.
 – Иркә, ерылган авызының җыелганын сизмичә дә калды. Юл буе янәшәсендәге Ниязны күзәтеп барган карашын еракка төбәп:
– Бу атнада никахым минем. Шуңа киемнәргә барган идем, – дип җаваплады Иркә, авыр сулыш алып.

– Бәтәч, – дип салонны яңгыратып көлеп җибәрде Нияз. - Без икебез бер юлдан йөрибез икән бит! Минем дә шимбә никах көнем.
– Алай никахлар укытырга бигрәк яшь күренәсең бит син егет, – дип соравына җавап көтеп, кабат Ниязга текәлде Иркә.
– Яшь дип, әллә ни яшь түгел инде мин. Егерме дүрттә. Аннан, өйләнми хәлем юк, Илүзәм бәби көтә, – диде Нияз. Аннан, кыяр-кыймас кына Иркәдән “Яратасыңмы соң?” - дип сорап куйды.
– Кемне?
– Кемне дип, кияүгә чыгасы кешеңне.
– Яратмый кая барасың инде. Фәрхәт белән унбер ел бер сыйныфта укыдык. Утызга җиткәч, әллә ни сайланып йөреп булмый, – диде Иркә.

Аның икеле-микеле уйларын Нияз сизмичә калмады әлбәттә. Сүз сөрешен янә уенга борып:
– Хорошо сохранилась, – дип кенә өстәде. Чибәр иде шул Иркә. Куе озын керфекләре арасына яшерелгән сөрмәле яшел күзләре яшьлегенең бар матурлыгын саклаган кебек. Нәфис буй-сыны да унсигез яшьлек кызлар янында бер дә сер бирерлек түгел.
 – Юрталыга капка төпләренә кайтып җиткәч тә, тиз генә аерылыша алмадылар әле алар. Кемнең кайда кем булып эшләүләре турында, эш урынында килеп чыккан көлкеле хәлләр хакында күп сөйләштеләр. Бер-беренә матур теләкләр теләшеп, саубуллашканда, әллә нинди сәер тойгы биләп алды Иркәне. Нияз китәр алдыннан кулын сузганда да, тәненең һәр күзәнәге рәхәт бер хис белән калтыранды, йөрәгенә ут капкандай булып, сулыш алулары ешайды Иркәнең.

Әлеге халәтен Нияз сизеп алганчы дип үзен бик тиз кулга алды ул. “Юләр баш! Юлыңа очраклы гына килеп чыккан кеше өчен шулай иләсләнәләр ди мени?” - дип үзен эт итеп сүгеп ташлады.

– Иркәнең тынычланырга өлгермәгән күңелен иләсләндереп кичен елмаеп Иркәнең эш урынына – мәдәният йортына килеп керде Нияз. “Мин ялгышмаганмын. Ул монда мине эзләп килгән”, – дигән сөенечле уйлар Иркәнең миен томалады.
– Исәнме, Золушка! – дип кочаклап ук алды Иркәне Нияз.
– Ә нигә Золушка? Бу минем яңа кушаматыммени? - дип шаяртты Иркә, Ниязның кочагына ныграк сыена барып.
 –  Син бүген минем машинада өр-яңа туфлиләреңне онытып калдыргансың бит, – дип, кулындагы пакетны Иркәгә тотырда Нияз.

Иркә ул туфлиләрнең барлыгын да оныткан иде бугай инде. Һәрхәлдә, туфлиләрне уйларлык халәттә түгел иде әле ул.
– Ә бәлки ул минем туфлиләрем түгелдер. Синең кебек чибәр егетләрнең машинасына утырып йөрүче кызлар аз түгелдер, – дип мутланды Иркә.
– Әйдә, кидереп карыйм, – диде Нияз да күзләрен Иркәгә төбәп.
– Ул туфлиләр миңа яраса, сиңа бит миңа өйләнергә туры киләчәк, – дип сөйләнде Иркә.
– Мин каршы түгел, – диде Нияз да, сер бирергә теләмичә.

Әллә уеннан уймак чыкты шунда, әллә күкләрдә язылган язмыш үз кочагына алды, Иркә белән Нияз әлеге очрашудан башка аерылмадылар. Мәхәббәттән исергән ике йөрәкне Илүзәнең Иркә янына килеп, туачак сабые хакына Ниязны җибәрүен сорап, елый-елый ялваруы да, гарьлегеннән исәрләнгән Фәрхәтнең көндәшен якалавы да, туганнарының сеңелләрен акылына килергә өндәгән үгетләре дә айныта алмады. Мулла чакыртып, никах укылды. Нияз белән Иркә сөю диңгезендә йөзгәндә, Фәрхәт беренче мәхәббәт ясаган хыянәт ярасын хәмер белән төзәтергә маташты. Ә Илүзә, бу мыскыллауларга түзә алмыйча, Мәскәүдә яшәүче апасына китеп барды.

Авылда йөргән гайбәтләр дә, авыл халкының төксе карашлары да куркытмады аларны. “Мәхәббәттә гөнаһ юк!” – дип, үз-үзләрен юаттылар Нияз белән Иркә. Берәүләрне бәхетсез итеп, бәхетле булып булмаячагын да, урланган бәхет өчен кайчан да булса бер хөкем ителәчәген дә соңрак аңлады шул Иркә. Юкса, Ниязны үзенең сөю ятьмәсенә эләктерүче дә, акны карадан юньләп аерырга да өйрәнмәгән яшь җилкенчәкнең башын әйләндерүче дә Иркә үзе иде. Чын, саф мәхәббәтнең нәкъ утызда гына килүенә, бер уйласаң, Иркә гаепле дә түгел кебек. Нияз да бит: “Тукта, болай ярамый”, – дип, баш тармады, яратуга сусаган Иркәгә үзен яратырга рөхсәт итте. 

Бар дөньясын онытып, шашып яратты Иркә Ниязны. Җете кызыл тиз уңа, дисәләр дә, шашкын хисләр сүрелергә ашыкмады. Үзе дә утызга җиткәндә, төптән үзгәрде дә куйды Нияз. Өй тутырып балалар үстерү турында хыялланды, район спорт мәктәбе директоры булып эшләүче Ниязның командировкалары да, бер сәбәпсез Иркәгә тавыш күтәрүләре дә ешайды.

Күпме генә дәваланмасын, Ниязына әти булу бәхетен беркайчан да бүләк итә алмаячак иде Иркә. Ул гынамы соң? Ниязының: “Ничек итеп Илүзәмне сиңа алмаштыра алдым икән мин? Шул чагында миңа атланмаган булсаң, күптән әти кеше булып, балалар үстереп ятар идем. Сихерче бугай син...” – дигән сүзләре йөрәген меңгә телгәләде...

Хыянәтен дә, Ниязының кызы белән Мәскәүдән күченеп кайткан Илүзәсе янына йөрүен дә белә Иркә. Ишетмәмешкә вә күрмәмешкә салышып йөрүе, бары тик Ниязын янәшәсеннән җибәрәсе килмәүдән, гаилә учагының пыскып торган утын сүндерергә теләмәүдән генә.

Ә галиҗанәп Язмыш әфәнде үзе теләгәнчә эшләде әнә. Иркәгә табиблар куркыныч диагноз куйдылар. Кылган җинаяте өчен иң зур хөкем шушы иде. Беркөн ул китәр дә, барысы да үзгәрер кебек. Ниязы Илүзәсе белән кавышып, кызчыгын тәрбияләр. Бер исереп, бер айнып, буйдаклар рәтен тулыландырып, Иркәне көтеп яшәгән Фәрхәт, соңарып булса да, үз тормышын корыр. 

Гомер агышын туктата алмаса да, бергә яшәгән еллар өчен Ниязга рәхмәтле иде Иркә. “Җибәрергә!” – дигән ныклы карарга килде ул. “Аның да яраткан кешесе белән кавышып, бәхетле булырга хакы бар!”.

Урланган бәхетне иясенә кайтарырга соңга калудан курыкты Иркә. Соңгы елларда Нияз үзен дорфа тотса да, Иркә боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырышты. Күңелендә булган ярату хисен икесе өчен дә бүлеп яшәргә күнеккән иде бугай ул. 

 “Юк, Илүзә, гафу ит. Мин синең белән китә алмыйм”. Җәйге таңның матурлыгына хозурланып йокымсырап киткән Иркәне ачык тәрәзәдән кергән Ниязның тавышы сискәндереп җибәрде.
– Бүгенге күрешүебез соңгысы иде. Мин Иркәгә кирәк. Син мине аңларга тиеш. Кызыбызны ташламыйм. Минем яныма кайтып йөрсә, мин дә, Иркә дә шат кына булырбыз. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.

Иркә үз колакларына үзе ышанмады. Сөенечтән башы әйләнде, йөрәге бертуктамый күкрәк читлеген какты. Йоклаганга салышып яткан Иркәне Ниязның чәчләренә кагылып үтүе сискәндереп җибәрде. Йа Аллам, бу кулларның җылысын оныта да башлаган иде инде Иркә. Хатынын кочагына алып, йокыга киткән Нияз Иркәнең, Ходайга рәхмәтләр укып, сөенечтән аккан яшьләренең берсен дә күрмәде. 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

11

0

6

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading