16+

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 2 өлеш)

...Владивостоктан самолет бигрәк озак оча бит! Ә газиз балаңны табутка салып алып кайтканда бигрәк тә озак инде! Нинди генә уйлар кермәде башка!

Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәянең дәвамы. 2 өлеш)

...Владивостоктан самолет бигрәк озак оча бит! Ә газиз балаңны табутка салып алып кайтканда бигрәк тә озак инде! Нинди генә уйлар кермәде башка!

Хикәянең дәвамы. Башы: Кайтавазлар җавап бирмиләр... (хикәя)

Бөтен гомер күзалдыннан үтте. Яшь чакта озатып йөргән, өйләнәм сиңа дигән егетләрне дә искә алды. “Их, кайсыгызның гына рәнҗеше төште икән миңа?! Ипсез булды бит әле минем тормыш!” – дип елап та алды. Авылга кайткан бер кунак егете чынлап та Гөлияне озатырга тырыша иде. Иптәш кызларының да: “Чибәр шул син!” – дип, көнләшеп йөргәннәрен сизеп-белеп тора иде ул. Иң матур киемнәр дә аның өстендә иде. Әтисе яраткан кызына бостон кәстүмнәрне, крепдешин күлмәкләрне алып кына торды. Егетләрнең иң нык бәйләнгәне Чаллыдан авылдагы туганнарына кайтып йөрүче Илдар булды.

Бер-ике атна озатып йөрде дә, кулны сорарга дип өйгә дә килеп җитте. Әти-әни шунда ук ошаттылар үзен. Ә миңа бик ошап бетмәде. Нинди гаеп табыйм икән, дип утырганда, чалбарының тез өстендә борчак хәтле тишек икәнен күреп алдым. Үзе кыз сорарга килгән, үзе тишек чалбардан диеп уйладым. Гел шул тишеккә карап торгач, егет тә аны күрде бит. Уйларымны да төшенде бугай. Пыр тузынып, ишекне каты ябып чыгып китте. Аны начар күрсәтер өчен: “Карале ни кыланган була бит, холыксыз!” – дип калган булдым. Шул Илдардан качып, дәү әниемдә, Бакчасарай авылында яшәүләрем дә истә әле. Сабыр итеп көтеп ала иде мине. Нык яраткан, күрәсең...

Еллар үткәч, авылга кайткан саен, әти белән әни: "Их, шул Илдарга гына чыккан булсаң! Күрше урамда гына яши. Колхоз рәисе, бай. Хатыны көненә өч-дүрт күлмәк алыштыра. Хатынын какмый-сукмый... Ә син дальнивустукка китеп, әнә бер күлмәкне биш ел киеп, кыйналып-сугылып яшисең, дип, болай да яралы күңелне тагы да әрнетәләр иде...

...Ә Камчаткага китүенә дуңгызлар гаепле булды. Сугышка хәтле дүрт класс белем алып калган, сугыш елларында олы хатыннар белән бергә кышын утын кисәргә, җәен басуга йөргән кыз бала, үсә төшкәч тә, чучка караудан башка эшкә ярамады шул! И хыялланды Гөлия шул эшеннән китәргә! Ә бу җирәнгеч эштән кияүгә чыгып кына котылып була, дип уйлый иде. Читтә яшәгән берәр егет алып китсә әгәр. Ак атка атланган шаһзадә турында хыялланмады шул ул. Дуңгызлар чинавыннан коткарачак гап-гади егет кенә иде уйларында.

...Беркөнне фермада сәер ыгы-зыгыны күрде: кызларның кайберләре каш йолкый, кайберләре кашны каралта, башкалары иннек эзләп йөри. Сөйләшүләрдән шуны аңлады Гөлия: Камчаткадан егет кайткан икән бит! Өйләнмичә китмим дип әйтә, ди. Шунда Гөлия, үҗәтләнеп: “Юкка тырышасыз, кызлар! Егет үземә була! Камчаткага мине алып китә ул!” – дигәнен сизмичә дә калды. “Син әйткәч, шулай булыр да әле ул!” – диеште кызлар. Өйлә ашарга дип кайтса, Камчаткадан кайткан Фәритне өйләрендә күреп аптырап калды үзе. Хәер, абыйсының дусты бит ул. Гөлия егетнең үзен үтәли тишәрдәй итеп, тикшереп, сынап каравын бер дә яратмады. Оялды, уңайсызланды. Фермада әйткәннәрен дә ишеттерсәләр! Кыз, ашамыйча да, эшенә чыгып йөгерде. Бер атнадан яучы килде. Әй мактады Хатирәттәй егетне, әй мактады! Имештер, уңган икән, бай икән. Камчаткада кара уылдык, яхшы балыклар ашап кына яшиләр икән. Акчаны да көрәп ала икән. Кыз боларны юньләп ишетмәде дә. “Котылам икән сасы дуңгыз фермасыннан!” Төп шатлыгы шул иде аның. Сизеп торды: әти-әнисенең кызларын шундый еракка җибәрәселәре килми. Тик Гөлиянең кош тоткандай шатланып йөрүе аларны да сөендерә. Егетне бик ярата, ахрысы, дип уйлыйлар. Кыз баланың бәхете шулдыр, диләр. Ничек каршы төшәсең, диләр. 
Шулай итеп туй да булды. Камчаткага алып китәчәк поездга билетлар да алынды. 

Еш кына кереп бимазалый торган төшләр була. Гөлиянең дә шундый төше бар. Бигрәк тә Камчаткада яши башлагач еш күрде ул аны. Бимазалый дигән сүз генә бу төшкә бик үк туры килми анысы. Рәхәт, матур төш бит ул. Авылны, балачакны һәм Аны искә төшерә торган.
...Инеш буендагы яшел болыннан кечкенә кыз белән малай йөгерә. Туктап мәтәлчек атыналар, аннан тагы йөгерәләр. Менә алар каршында тәрәзә төпләрендә алсу яраннар үскән йорт. Яраннар арасыннан кемдер кул изи: керегез, ди. Тик малай белән кыз урамда үскән имән төбендә туктап калалар. “Син иртәгә килерсеңме?!” – ди, имеш, малай. Кыз җавап бирә алмыйча кала. Төш гел шунда өзелә.

...Ә бит балачакта өн иде бу. Күрше малае Сәгыйдулла белән уйнап үсте алар. Тирә-күршедә кызлар булмагангадыр инде, сердәшләр булып үстеләр. Гөлия кунак егетләреннән көнләшкән Сәгыйдулладан көлде генә. Ә кул сорарга килүләрен белгәч, егет бөтенләй сөйләшмәс булды. Шул үпкәләгән килеш армиягә дә китеп барды. Гөлия бу хәбәрне бик авыр кичерде. Гомер буе кереп йөдәткән төш тә беренче тапкыр Сәгыйдулла армиягә киткән төндә керде: “Иртәгә тагы килерсең, имеш”! Ә үзең хушлашмыйча да китеп баргансың! Армиягә киткәндә бирермен дигән кульяулыклар яндырылган. Камчатка егетенә вәгъдәләр бирелгән. Туйлар узды. Поездга билетлар алынган. Иртәгә китәбез, дип йөргәндә, Сәгыйдулланың әнисе өенә чакырды аны. Мәрьям апа елый-елый үгетләде: Сәгыйдулланы да, үзеңне дә бәхетсез итмә, диде.
– Соң, Мәрьям апа, соң! Иртәгә поезд китә!
– Китмәгән бит әле, кызым, китмәгән!
– Нишләп Сәгыйдулла үзе сөйләшмәде минем белән?! – дип елый-елый чыгып йөгерде Гөлия бу өйдән.

Сәгыйдулланың үзе өчен күрше малае гына түгеллеген аңлавыннан әллә нишләп китте кыз. Теге карт имәнгә сөялеп ярты төн елады. Тик кайсыдыр стансага аларны Камчаткага алып китәргә тиешле поезд килеп туктаган иде инде. 
Камчаткага өч көн пароходта, өч атна поездда барды алар. “Бай” ирнең юл ахырына таба акчасы бетте. Ике көн ачлы-туклы кайттылар. Камчаткага кайтып җиткәч тә, өйләрендә пешереп ашарлык ризык булмавын белгәч, Гөлиянең эче “жу”итте. Күршедән бурычка балык алып кыздырып ашадылар. Йөрәгенең аптыраудан-гаҗизлектән кысылып куяр чаклары алда булган әле!

...Беркөнне базарга бардылар. Аларның татарча сөйләшүләрен ишетеп, үзләре шикелле үк яшь пар – ирле-хатынлы килеп дәште. Чит җирләрдә мондый очрашулар бик тансык икән ул. Әйбәтләп таныштылар. Фәрит кунакка дәште үзләрен. Тегеләре дә әллә ни ялындырмады, күп итеп күчтәнәчләр алдылар да Гөлияләргә ияреп кайттылар. Табын мул иде. Кунак ир дә, Гөлия кебек үк, җырларга бик оста булып чыкты. Халык җырларын рәхәтләнделәр инде җырлап! Берсе артыннан берсен сиптерәләр генә. Баштарак Фәрит тә кушылып җырлады. Аннары тыңлап кына утырды. Бервакыт кунак ир Гөлиягә, әйдә тагы җырла әле, дип, сүз генә куша башлаган иде, Фәрит йодрыгы белән: “Җырламыйча торсын әле!” – дип өстәлгә китереп сукты. Кунарга ниятләп төнгә калган ир белән хатынны бик яман дулап куып чыгарды. Ә Гөлияне тибә-тибә кыйнады. Канга баткан килеш тә, төн уртасында куып чыгарылган кунакларны кызганып елады Гөлия. 

Нәсимә Садыйк

Фото: https://pixabay.com/ 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading