Ике-өч ел элек 86 яшьлек бер апа белән танышкан идем. Шундый дуслашып киттек. Өенә кунакка да чакырды. Кайчандыр Владивосток шәһәрендә ресторанда шеф-повар булып эшләгән аш-су остасы нинди генә тәмле сыйлардан авыз иттермәде!
Сыйлана-сыйлана аның башыннан үткәннәрен дә тыңладым. Гаҗәеп иде аның язмышы. Бер көндә генә тыңлап бетереп булмады... Әллә ничә бардым. Аннары язмышын кәгазьгә күчердем. Үзенә укып күрсәттем. Ошатты язганымны. “Мин пешерергә оста булсам, син язу остасы икәнсең!” – диде. Ошатуына сөендем. Орден алгандай булдым... “Берәр газетага бирсәм буламы?” – дидем. “Бир, исемнәрен генә үзгәрт, танымасыннар тагы!” – диде.
Менә сезнең игътибарга бирәм!
*
“Тормышымның иң куркыныч мәлләре!” Гөлия апа, үз гомерендә булып узган әлеге хәлләргә бәя биреп, шулай диде. Мин дә аның белән килештем. Сез дә килешерсез, шәт.
...Владивосток каласыннан Мәскәү аэропортына килеп төшкән очкычтан чыгуга, Гөлия багажның кайчан булачагын белеште дә, бәдрәфкә юл тотты. Кабинадан чыгып, бераз баргач, нишләптер, артка борылып карыйсы итте. Караса! Әзмәвердәй гәүдәнең үзенә сугарга дип күтәрелгән күсәген күрде. Үтерсә, кем улымны алып кайтыр?! И Раббым, коткар! Гөлиянең күз карашындагы куркып инәлү, чиксез хәсрәт чагылышы, Раббысына җан ачысы белән ялвару, дога көче әзмәвергә дә тәэсир итте бугай, күсәк әкрен генә кире төште. Өнеңне алырдай олы гәүдә бик тиз юкка да чыкты... Вакыйгалар агышын туктатып, Гөлия апага сорау бирәм:
“Ул әзмәвергә ни кирәк булды икән? Ник артыңнан каравыллап йөрде икән?!” “Ул чакта бик сирәк хатын-кыз киеп йөргән чәшке тунда, ап-ак кеш башлыкта идем шул... 90нчы еллар икәнен дә әйтсәк, аптырыйсы калмый инде... Яшергән долларлар да бар иде. Аларның исен дә сизгәндер, бәлки”, – дигән җавап ишеттем.
...Кире аэропортка кергәч, баш өстендә күсәкнең тагы да яманрагы күтәрелгәнен белде ул. Әйе! Күпме эзләп тә багажын – улының мәете салынган табут куелган олы әрҗәне тапмыйлар!
Ике сәгать кайгы, билгесезлек эчендә җәфа чиккәннән соң, хәбәр җиткерәләр: табутны ялгыш үз әрҗәләре белән бергә ниндидер коммерсантлар алып киткән. Менә адреслары дип кәгазь тоттырдылар.
...Биек койма артындагы бик зур йортка кергәндә и тикшерделәр инде, и төпченделәр! Паспортны да ятлап калырга тырышкандай, кат-кат укыдылар. “Арысланова?!” Төксе кыяфәтле ир йөзенә елмаю чыкты: “Әй, Арысланов! Йөгер монда! Апаң килгән бит!” Бу сүзләрне ишетеп, мазутлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә, каратут йөзле, чибәр генә татар егете килеп керде. Шаяртканны аңлап алгач, ул да елмайды. “Апаңа әрҗәсен табарга булыш!” – дип, аларны олы бер ангарга кертеп җибәрделәр. Анда рәт-рәт булып тезелгән бик күп әрҗәләрне күреп, Гөлиянең баш өстенә тагы олы күсәк күтәрелгәндәй тоелды. Йә Аллаһ, кем уйлаган шундый хәлләр килеп чыгар дип?! Бер генә табут була дип, әрҗәгә тамга салырга да уйламадылар шул. “Әрҗәңне тизрәк табарга кирәк!” Рәшит исемле татар егете русчалап әмер бирә әнә! Үзе кызыксынып сораулар да бирә. “Ничә яшьтә иде?!” – ди. 38 яшьтә икәнлеген белгәч, үлеме сәбәбен дә сорый. Кара, кызыл уылдыклар урлау белән эш иткән мафия бандитларын кулга алганда һәлак булды, милиционер...
Соңгы сүзләрне әйттермәде Рәшит, бер сикерүдә килеп җитеп, хатынның авызын каплады. “Телеңне аркылы тешлә! Авызыңны бүтән ачасы булма!” – дип ярсулы пышылдады ул саф татарча. “Биредә ментларны дошман күрәләр”. Аннары тагы: “Ищи давай!" – дип кычкырды ул. Гөлия тагы белгән догаларын укый-укый, әрҗәләрне капшый башлады. Инде өметен җуеп барганда исенә төште, бер тактасы бик кытыршы, шомартылмаган такта... Ашыгу сәбәпле, диделәр. Шул тактаны эзләргә! Бәхетенә, тапты Гөлия! Коммерсантлар башлыгы да хәлгә керде. Йөкне аэропортка хәтле үк озатырга кушты.
...Бигеш очу аланында аны ике абыйсы каршы алды. “Үзебезнең авылга җирләп дөрес эшлибез, сеңел. Хәзер бит инде үзең дә Чаллыда торасың...” – диделәр алар.
Хуҗамәткә кадәр әйбәт кайттылар. Ә аннан соң авылга керә торган юлны, нибары 7-8 чакрым араны ярты көн диярлек кайттылар: юлда тау-тау кар көрте иде. Бәйрәм аралары булу сәбәпле, юл чистартылмый икән. Абыйлары трактор табып, юлны җайга салдылар. Аларының сорауларына да җавап бирергә кирәк бит әле. “Ник эшеннән озата кайтмадылар улыңны?!” – дип сорадылар. “Кайтмауларын үзем сорадым. Акчалата яхшы булыштылар”, – дип кенә җавап бирде ул. Авылга кайтып җитеп, улын җир куйнына салганнан соң ике көн уянмыйча йоклады Гөлия.
Ахыры бар.
Нәсимә Садыйк
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар