16+

Хикәя «Җан ярасы» (икенче өлеш)

Газизә дә хәбәрдар, әлбәттә, Мансур тормышыннан. Ир күңеле тулган мәлләрдә еш шалтыратып зарлана аңа хатыныннан. Андый чакларда бик тә жәлли Газизә Мансурны. Икесенең дә гомерләре заяга узуын нишләп аңламый икән ул хатын дип бик аптырый, тик ярдәм генә итә алмый. 

Хикәя «Җан ярасы» (икенче өлеш)

Газизә дә хәбәрдар, әлбәттә, Мансур тормышыннан. Ир күңеле тулган мәлләрдә еш шалтыратып зарлана аңа хатыныннан. Андый чакларда бик тә жәлли Газизә Мансурны. Икесенең дә гомерләре заяга узуын нишләп аңламый икән ул хатын дип бик аптырый, тик ярдәм генә итә алмый. 

Башы сылтама буенча.

Шушы аралашу дәверендә бер-берсенә бик якынайды алар, әйтерсең лә күңелләре бертуган диярсең. Газизә моңа кадәр бервакытта да кичермәгән хисләр кичерә иргә карата. Тик бу турыда Мансурга әйтү түгел, үзе уйларга да курка. Ярый ла ул аерылган. Мансур – кеше кешесе бит. Тик күңеленең иң тирән бер почмагындагы тоемлау ирнең дә аңа карата битараф булмавын искәртә. Моның шулай икәнлегенә тиздән инанды да Газизә. 

Көннәрдән бер көнне Мансур аңа яратуын әйтте. Иләс-миләс хисләр дулкынында тибрәлгән хатын да тыелып кала алмады, түкми-чәчми иргә хисләрен ачып салды. Шушы көннән башлап алар бер-берсен бары тәмле, татлы сүзләр белән генә атап йөртә башладылар. Мансур күбесенчә “алтыным” дип атаса, Газизә “җаным” диде. Тик никадәр генә яратсалар да алар үзләренә артыгын рөхсәт итмәде, мәхәббәтләре телләреннән ары күчмәде. Шулай да икесенә дә әйтеп бетергесез рәхәт иде.

Ә беркөнне Газизәнең тиктомалга эче пошты. Ичмасам, шундый көннәрдә Мансур да шалтырата алмый. Бәргәләнеп йөри торгач кич булды, коеп яңгыр ява башлады. “Тыныч йокылар, алтыным”, – дип бер смс язып салса ни була инде шунда дип уйлады хатын. Аптыраганнан алдагы язмаларны укырга булды ул. Карале син, әле генә игътибар итте: бер смс Мансурдан булса, дүрт – биш смс Газизәдән. Туеп беткәндер инде Мансур аннан, шуңа күрә язмыйдыр да. Ә иртән торгач Мансурның матур итеп язган смсына шактый тупас җавап җибәрде. 

Әлбәттә, бу смс Мансурны гаҗәпкә калдырды. Ул ни уйларга да белмәде. Әллә телефоны чит кулларга эләгеп, берәрсе уйнап язды микән дип баш ватты. Уйлады, әмма уйларының очына чыга алмады. Кәефе тәмам кырылды, көне шулай билгесезлектә үтте. Иртәгесен эшкә китәргә кирәк иде, кием-салым, кирәк-яракларын барлаганда да уенда бары Газизә генә булды. Билгесезлек җанны изде, сытты, тәмам түзәр чама калмады. Авыр уйларыннан төн дә арындыра алмады, шулай кургашындай авыр башын түбән иеп, эшенә чыгып китте.

Газизә үкенде үкенүен бу гамәле өчен, тик инде эш узган. Смс укылган, ике арада үле тынлык урнашкан иде. Эшенә дә теләр-теләмәс кенә барды ул. Көн буе уенда Мансур булды. Башында бары бер генә уй бөтерелде: рәнҗеттем, рәнҗеттем, рәнҗеттем. Эше тыгыз булды, ялгызы калырга һич тә җай чыкмады. Ялгызы кала алса Мансурга берәр смс юлларга иде исәбе. Ә кичкә таба кинәт хәле китте, көне буе уй кайнаткан башы чыдамады Газизәнең: кан басымы кискен төшеп киткән иде. Ничек кирәк алай, көчкә фатирына кайтып ауды ул. Икенче көнне иртән дә башын мендәреннән күтәрә алмады, басарга аяклары тыңламады. Телефонда да тынлык иде. Алай да төш вакытлары җитәрәк, үз-үзен мәҗбүр итеп булса да, урыныннан күтәрелде. Чәй куйды, юынып даруларын эчте. Ни гаҗәп, кан басымы бүген хәйран югары сикергән. Бар көчен җыеп, Мансурга шаян смс юллады. Озак та көттермичә “Алтыным, мин юлда”, – дигән хәбәр килеп иреште.

Эченә җылы керде Газизәнең. “Үпкәләмәгән, Аллага шөкер” – дип куанды. Килеп җиткәч шалтыратышырга сүз куештылар. Шалтыраткач кына ике арада ниндидер киеренкелек сизелде, сүзләр ялганып китмәде. Бераздан Мансур машина карыйсы барлыгын сәбәп итеп, саубуллашты. Газизәнең күзләренә ихтыярсыз яшьләр тулды. Йөрәге ярсып тибә башлады, яраткан кешесен рәнҗеткәне өчен үз-үзен күралмас дәрәҗәгә җитте. Күңеленең бар җылысын җыеп, Мансурга смс язарга тотынды, телефонда бармаклары шундый җитез биеделәр, мөгаен, уйларыннан да йөгерек булганнардыр: “Син мине гафу ит инде борчыганым өчен, җаным. Мин бит үземне синең яныңда көчсез итеп, хатын-кыз итеп тоям, бала сыман иркәләнәсем, капризланасым килә. Ә көндәлек тормышта һәрвакыт тонуста булырга, үземне, балаларымны якларга кирәк.

Синнән күбрәкне көткәнмен, гәрчә моңа бернинди хакым булмаса да. Минем белән мондый халәт беренче генә, димәк, мин сине чынлап яратам. Миңа синсез бик кыен”. Тик җавап булмады. “Нык үпкәләгән” - дигән уй Газизәнең миен бораулады. Ул икенче смсын юллады: “Алай да хатын-кызга үпкәләү ирләргә килешми, минемчә. Әгәр араларны өзәсең килсә – әйт, сузма. Яраларны дәвалыйсы була”. Бу юлы җавап көттермәде: “Газизә, алтыным, мин сиңа үпкәләмәдем, тик йөрәгем әрни: минем беркайчан да үземне шулай бәхетле итеп тойганым юк иде. Әмма һавадан җиргә төшәргә туры килә.

Синнән соң кемгәдер ышанырга, кемнедер яратырга бик авыр булыр инде. Әллә мин генә ярата белмимме? Бәлки минем характерым белән бу дөньяда яшәү авырдыр. Хатын-кызлар бит кыю ир-атларны ярата. Газизә, алтыным, әйдә дуслар булып кына калыйк. Бәлки кайчан да булса юлларыбыз кисешер, шул вакытта минем сиңа чиста йөзем белән: “Исәнме, алтыным!” – дип дәшәсем килә”. 
Дөньясы җимерелде Газизәнең. Ничек инде дуслар булып калыйк? Юк! Газизә бит аны ярата, үз гомерендә беренче тапкыр ир-ат ярата. Юк-юк, дусты булмый ул аның, дусты булалмый. Ярата бит ул аны, ярата, бернигә дә өметләнмичә, берни дә көтмичә ярата. 

Тик җан авазын берәү дә ишетмәде. Газизә тыелгысыз аккан күз яшьләренә буылып, яңа смс яза башлады: “Этне ияртмә, ияртсәң читкә типмә, диләр бездә. Матур сүзләреңә ышандырып, мәхәббәтең каршына тезләндердең дә хәзер хушлашасыңмы? Нигә алайса “яратам” дидең? Шулай ук алдадыңмыни, бәгърем? Күзләрем тулы яшь, йөрәгем елый. Җанымны таптым дип сөенгән идем, шулай ук ялгыштыммыни? Кичереп булмаслык рәнҗеттеммени соң, иркәм? Бер ялгыш сүзем өчен... Алларыңа тезләнгән килеш син дә ташлыйсың. Белә идем, югыйсә, берәүгә дә кирәкмәгәнемне. Никләргә ышандым, никләргә яраттым?.. Тиле шул, тиле...Тагын бер кат гафу сорыйм синнән, сөеп туймаган мәхәббәтем...

Синнән соң мин инде кабат терелә алмам... Димәк, мин яратылыр өчен тумаганмын, синең мәхәббәтеңә лаек түгелмен... Белә идем бит, ышанырга ярамаганын да белә идем...” Бу смс та шулай ук битарафлык упкынында эленеп калды. Кан сиптереп торган җан ярасын учларына кысып, йокларга ятты Газизә, тик күзләренә йокы кермәде. Күңеленнән һаман да Мансур белән сөйләште. Рөхсәт сорамыйча шалтыратмады да бит ул аңа, һәрвакыт уңайсызлыклар тудырмаска тырышты, смслар язганда да матур сүзләрен җәлләмәде, чөнки алар йөрәк түреннән чыга иде. Нинди шайтан гына котыртты соң Газизәнең күңелен ул яңгырлы көнне? Хәзер бернишләп тә булмый, иртән эшкә баргач шалтыратып ачыктан-ачык сөйләшергә тәгаенләп, әзрәк йөрәген тынычландырды. 

Һәм шулай эшләде дә. Телефонда чакыру барган ара бик озак булып тоелды Газизәгә. Ниһаять, элемтә ялганды. Газизә, гадәтенчә: “Привет, иркәм”, – дип сәламләмәкче булган иде, трубканың теге башында “Алло” дигән боздай салкын тавышка бәрелеп, “иркәм” сүзе чәлпәрәмә килде. Газизәнең бу салкынлыктан тәне куырылып калды, Мансурмы соң бу, ничә айлар үзенең ягымлы тавышы белән җанны иркәләгән Мансурымы? “Мин эшкә барам әле, сөйләшә алмыйм”, – диде тупас тавыш. Газизәнең телефонны куймый чарасы калмады. Тынычлыгын сакларга тырышып, берәр сәгатьтән тагын шалтыратып карарга, сөйләшеп, килеп туган бу хәлгә ачыклык кертергә карар кылды ул. Вакыт бик әкрен үтте. Икенче кат шалтыратканда да Газизә, шомланып, боз салкынлыгы көтте. 

Дәвамы бар
Әминә Мингазиева-Хайрова.

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading