16+

Хикәя «Җан ярасы» (беренче өлеш)

Газизәнең бүген төне йокысыз үтте. Алай әйләнде, болай тулганды – тик башында бөтерелгән уйлар өермәсен тәртипкә сала алмады. Миен бер сорау бораулады аның – ни өчен, ни өчен, ни өчен? 

Хикәя «Җан ярасы» (беренче өлеш)

Газизәнең бүген төне йокысыз үтте. Алай әйләнде, болай тулганды – тик башында бөтерелгән уйлар өермәсен тәртипкә сала алмады. Миен бер сорау бораулады аның – ни өчен, ни өчен, ни өчен? 

Ни өчен гел сынаулар җибәрә аңа Ходай? Әле ирен алып сыный, әле яраткан кешесен. Ни чаклы гына газапланса да җавап табылмады.
Кырык яшендә беренче тапкыр ир-ат яратты ул. Мансур белән алар хастаханәдә танышкан иде. Ир чираттагы эш медосмотрын үтә, ә Газизә исә диспансеризация дип йөри. ЭКГ үтә торган кабинет ишеге төбендә торганда Газизә артыннан чират алды Мансур. Кеше күп җыелган иде. Шунда сөйләшеп киттеләр. Ир шофер булып эшли, ерак араларга эш сәфәрләренә йөри, әле ялы икән.

Шул арада медосмотрын үтеп, эшен бетереп куярга булган. Чиратлары җитеп, кардиограмманы үтеп, шулай аерылышкан да булырлар иде дә, Газизә кабинетта пакеты белән документларын онытып калдырган булып чыкты. Мансур пакетны күреп, аның артыннан чыкканда Газизә тирә-якта күренми иде инде. Ирнең пакеттагы документлар арасыннан хатынның адресын эзләми чарасы калмады.

Мансур кыңгырау төймәсенә басканда Газизә өенә кайтып җитеп, гаҗизләнеп сумкасыннан документларын эзли генә башлаган иде әле. Шул тикле юл үтеп, аның өчен йөргән кешене бер чынаяк чәй дә эчертмичә җибәрүне килештермәде Газизә – Мансурны өйгә чакырды. Ир каршы килмәде, түрдән узды. Кара-каршы утырып, хәзинәдә бары белән сыйландылар. Сүзләр сүзгә тиз ялганды, сөйләшер өчен уртак темалар күп булып чыкты. Алар вакыт үткәнен сизмәделәр дә, көн кичкә авыша башлагач кына Мансур, кабаланып, урыныннан торды. Саубуллашканда телефоннарын алыштылар, сирәк-мирәк булса да аралашып торырга сүз куештылар. 

Газизәнең иреннән аерылганына да биш ел тула икән инде быел. Шул вакыт аралыгында бер генә ир кеше белән дә болай рәхәт итеп сөйләшеп утырганы юк иде әле аның. Мансурның ягымлы тавышы, ипле хәрәкәтләре – барысы да күңелгә ятышлы. Тик ир гаиләле шул. 

Газизә башында буталган иләс-миләс уйларын читкә куып, кичке эшләренә кереште. Эш дип, шәһәр фатирында әллә нинди эш тә юк инде: әнә җыелган керләрен юарга куеп җибәрде, тузаннар сөртеп, гөлләргә су сипте дә шуның белән вәссәлам. Телевизорны кабызып, бәйләвен алды. Эче пошканда оекбашлар бәйли ул, кая да булса кунакка барганда менә дигән бүләк була. Рәхмәт йөзеннән Мансурга да бер оекбаш бирәсе калган, башы эшләп бетермәгән инде. Ярар, бәлки берәр җае чыгар әле, ничек тә булса тапшырыр, боерган булса.

Бу кичтә хатынның уйлары, ирексездән Мансур тирәсендә бөтерелде. Фантазиясе әллә нинди хыялларга бирелеп, уртак киләчәкләрен күзаллауга ук барып җиткәч, үзен-үзе әрләп урын җәйде дә, ваннага юынырга кереп китте.
Иртән йокыдан Газизәне Мансурдан килгән смс уятты. Ир хатынга кояшлы, матур иртәләр теләп, сәлам юллаган иде. Җавапсыз калдыруны килештермичә, Газизә дә тыйнак кына смс язып салды. Менә шулай башланды аларның аралашулары: телефон аркылы яхшы теләк теләшүдән, елмаюлы смайликлардан. Әкренләп төрле темаларга шалтыратышып та сөйләшкәләп ала башладылар. Нинди дә булса киңәш кирәк булганда, кайвакытта болай гына – эч пошканнан да. 
Мансурга Газизәнең ихласлыгы ошый. Күңеле йомшак хатынның, тавышы да күңелгә рәхәтлек бирә торган. Ерып чыга алмастай тоелган мәсьәләләр килеп туса да Газизә белән сөйләшеп алгач, бар да, ничектер, бик җиңел генә хәл ителә дә куя. Үзе дә сизмәстән бөтен күңеле белән шушы хатынга тартыла ир. Ник дигәндә, өйдә тынычлыгы юк аның: хатыны тигез җирдә түмгәк таба торган, юктан да тавыш чыгара. Берничек тә җаена төшә алмый ир хәләленең. Ничек кенә итсә дә ярый алмый хатынына.

Вак-төяк эшләр булсынмы, мөһим, гаилә белән бергә хәл ителә торган зур мәсьәләләрме, хатыны Мансур белән киңәшүне кирәк тә санамый – үзенчә хәл итә дә куя. Балалар алдында да авыр сүзләр әйтеп, кимсетергә күп сорап тормый. Ярый хәзер балалары үсте, акны карадан аерырга өйрәнделәр – әтиләрен аңлыйлар. Газизә белән икесен чагыштырсаң, җир белән күк арасы, билләһи. Газизә – ипле, тыныч, тыйнак – йомшак песи баласы сыман, ә хатыны энәле, чәнечкеле – кактус төсле. 

Дәвамы бар
Әминә Мингазиева-Хайрова.
Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading