— Дәвалаудан узган шул инде, - диде ул кече яктан.
«Агач! Шунда бер чәчәк ботагын миңа да өзеп бирсә, ни була инде, - дип сүкте Фәния, Фәнилнең үзе ишетмәслек итеп. - Булса булыр икән шундый таш йөрәк. Йоннан әвәләгән нәрсә!»
Фәнил, аңа күтәрелеп тә карамыйча, өйалды бакчасына чыгып китте. Беренче мәлдә Фәния дә аның янына чыгарга теләгән иде, әмма, горурлыгы җиңеп, тыелып калды.
* * *
Себергә китүенә ике ел дигәндә, Фәнил Казанга әйләнеп кайтты һәм өлкә комитеты нәшриятына эшкә урнашты. Атна саен диярлек авылга кайтып йөри башлады ул. Кайвакытта, аларга да кереп, хәлләрен белеп чыга иде. Шулай бер керүендә Фәнил белән сөйләшеп киттеләр һәм Фәния, егеткә битараф түгеллеген белдерергә башкача җай тапмый:
— Ничек инде күрше кешесенә әни дип әйтәсең, - дип ычкындырды.
Фәнил моңа каршы бер сүз дә әйтмәде. Дәшмәүне үзенчә кабул итеп: «Тагын аңламады, ахры, бу, йоклаган бүрек!» - дип уйлап куйды Фәния. Фәнилнең дә аңа битараф түгеллеген, читтән генә күзәтеп-сынап йөрүен уена да китермәде ул. Ә егетнең күңелендә бу минутларда: «Әни дип тә әйтергә курыккач, бу кыздан нәрсә көтәсең!» - дигән фикер ныгып урнашты.
Тагын берничә ел үтеп китте. Фәнил ике ел буе йөрешкән акыллы матур кызга өйләнергә карар кылды. Ә Фәния бу хакта аңа һәм абыйларына туйга чакыру керткәч кенә белде. Фәнил чыгып китәр алдыннан ничектер алгы якта икесе генә калды алар. Шунда Фәния егеткә хисләрен ачты.
— Нигә бу хакта алданрак әйтмәдең соң? - диде Фәнил, гаҗәпләнеп.
— Язмагандыр инде. - Фәния, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен яшерү өчен, мич ягына борылды һәм, мич капкачын ачып, кисәү белән күмерләрне актара башлады, аннары соскыч белән ташкүмер өстәде. Мичтәге күмерләр ялкынланып янып китте.
Күмерләр генә янса икән ул. Аннан өйгә җылылык кына килә. Ә менә газаплы йөрәк януыннан күңелдә төзәлмәс авыр яра кала. Аңлый алдымы икән моны Фәнил? Мөгаен, аңлагандыр. Ул, кинәт сикереп торды да, саубуллашырга да онытып, чыгып китте.
* * *
Юк, бара алмады Фәния Фәнилнең Казанда үткәрелгән туена. Әзер түгел иде ул моңа. Хәер, бер гаиләдән өч кеше барырга яхшысынмадылар да. Туйда Фәниянең Чаллыда торучы дәү абыйсы Рафил генә катнашты. «Бик зурлап үткәрде. Оркестр, фотограф, җырчы Фән Вәлиәхмәтов, Фәнилнең шагыйрь дуслары да бар иде», - дип кайтып сөйләде ул.
Ә менә Фәниянең авылда узган туена кайтты Фәнил. «Мине карап үстергән Фәнил абый», - дип тәкъдим итте ул аны ире ягыннан килгән кунакларга. Фәнил дә котлау сүзен нәкъ шуннан башлады, матур теләкләр теләде. Ире Хәбибрахман Фәниягә багышлап язган шигырьләрен укыганда, күзләрен яшь пәрдәсе сарды кызның. Шатлыклы да, әрнүле дә иде ул күз яшьләре...
* * *
Әле кайчан гына май кояшының җылы нурларында назланып утырган канәфер чәчәкләре инде шиңеп, коелып килә. Яңа туган сабые белән май аен авылда үткәргән Фәниянең күңелен сагышка сарды алар. Фәнил, ялга авылга кайтса да, быел аларга чәчәкләр җыярга кермәде. Махсус эшләдеме ул моны, әллә быел дару ясап тормаска булдымы - монысы Фәния өчен билгесез калды. Тәрәзә пыяласына бәрелгән эре яңгыр тамчылары да аңа: «Онытты! Оныт аны!» - дип әйтә кебек иде.
Фирдәвес ЗАРИФ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар