16+

Оп-па, яки “Ике малай чүлмәк ясый... Җитәкчеләр бүләк ала һәм кул чаба...”

Оп-па! Телевизор экранында яңа җырчы кыз чалынып китте. Чибәр, чукынчык! Буй-сын, дисеңме? Зифалык бар инде ул безнең татар кызларында да хәзер. Тик менә аларны рус кызларыннан бик аерып булмый башлады. Заманга сылтыйммы, әллә үзем артка калганмынмы?.. Әллә рус башы белән татарча җырлыймы, әллә татар булып та татарчасы шундыйракмы?

Оп-па, яки “Ике малай чүлмәк ясый... Җитәкчеләр бүләк ала һәм кул чаба...”

Оп-па! Телевизор экранында яңа җырчы кыз чалынып китте. Чибәр, чукынчык! Буй-сын, дисеңме? Зифалык бар инде ул безнең татар кызларында да хәзер. Тик менә аларны рус кызларыннан бик аерып булмый башлады. Заманга сылтыйммы, әллә үзем артка калганмынмы?.. Әллә рус башы белән татарча җырлыймы, әллә татар булып та татарчасы шундыйракмы?

Чурт белсен. Ул – күлмәк! Күлмәк диләр микән инде мондый киемне?.. Хәер, кием диюем, зурлау түгелме?.. Лифчигы юклыгы сизелеп тора, ә менә трусигы... Ай, нинди тупас сүз яздым – гафу итегез. Алай дип аталмый ла инде ул хәзер. Ничек соң әле? Бау гына инде, алгы яктан бер илле тәңкәлек кәгазь акчадан кечерәк ямаулык сыман каплагыч – стринги дип йөртәләр бугай. Җыры нинди бит, җыры! 
“Яраттырырлык итеп яшим сине,
Син дә шулаймы мине?..”

Әлбәттә, шулай җырлый... Чөнки Мисырдагы пирамидалар арасында, Урта диңгезнең дулкыннарында тирбәлү, Сейшель утраулары комында аунау өчен һәм шунда, берочтан, җырына клип төшерү җайлы гына бирелми. Урыс әйтмешли: “Отрабатывать нада!”

“Тегесе” дә карап утыра микән моны хатыны белән бергә телевизор каршында хозурланып. Шулайдыр... Бераз уңайсызлана белә микән? Юктыр. Ояла белсә, җанында аз гына да иман дигән нәрсә яшәсә кулыннан бернинди эш тә килмәгәнен аңлап, зур түрә булып утыра алыр иде мени югары тәхеттә!? Җаваплы эштә, халык мәнфәгатен кайгырткан булып, ә? Яңа җыр яздырып (җыр дисәң хәтерең калыр), чибәркәйгә ефәк элеп, джип биреп, тегесе чакырган саен килеп-китеп йөреп... Һәй, егетләр!.. Менә бит нинди заманнар күрергә язды. Шулай итеп, тормышны алга җибәреп буламы? Гади эш кешесе турында уйлыйлар, дисезме бу мокытлар?

Миңа юмор язарга кушалар. Күрәсең, язучылар да юк. Ничек булсыннар ди алар?.. Тирә-ягың гел алда язылган мохиттән торгач...

Телевизордан шулар килә дә чыга, килә дә чыга. Җырчылар гына түгел, кем экранга үтә алган, кем анекдот сөйли ала, кем депутат, кем көчленең, байның көен көйли, шуның теләгенә бии, тутый кош кебек аныкын такылдый, артын үбә. Дөреслеккә, гаделлеккә, акылга, әхлакка – вакыт тар. Зур киңәшмәләрнең, конференцияләрнең, съездларның, конгрессларның резолюцияләре алдан язылган, катнашкан кешеләр, кандидатлар, делегатлар алдан билгеләнгән. Бүләкләнүчеләре үзләре арасыннан – эшләгән кеше бик сирәк анда. Ничек алга китсен бу җәмгыять?! Гамил Афзал язганча: 
“Ике малай чүлмәк ясый...
Җитәкчеләр бүләк ала һәм кул чаба...” Шулайрак килеп чыга түгелме?

Оп-па! Телевизорда – Ток-шоу. Темасы мәгариф системасы... Нигә балаларыбыз татарча белми? Бу мәсьәләне җайга салуга төрле специализация буенча эшләүчеләр чакырылган. Галиме, укытучысы, укучысы, директоры, җәмәгатьчелектән, авылдан, шәһәрдән белгечләр - кемнәр генә юк. Берсе болай, ди, икенчесе тегеләй, ди. Мәш киләләр. Бер-берсенә каршы киләләр: бу җитди мәсьәләгә җавап табалмый интегәләр. Сугышыр дәрәҗәгә җиткәч, шоуны алып баручы зур канәгатьлек хисе белән тапшыруны йома. Гел шулай... Өстәгеләргә тел тигезмәделәр, гаеплеләр үзләре арасында – эшләмиләр, ялкаулар; кемнәргәдер хат юлларга кирәк, мәсьәләне министр белән бергә утырып чишү ягын карарга, дигән фикер уятылып, таралалар. Җәмгыятьнең хәзерге торышы турында сүз юк. Барысы да шуны белә, ләкин шул сүзнең “җ” хәрефе дә кузгатылмый.

Оп-па! Сабантуй уздыру мәсьәләсе! Зур мәсьәлә! Конгресс съездының көн кадагы! Татарлыкны үстерү! Милли горурлык тудыру һәм аны җәелдерү! Бөтен Рәсәйдән меңнән артык делегат җыелган! Ур-ра! Америкага барырга – анда татарлар! Австралиягә! Анда да бар алар! Франциядә Сабантуй үткәрергә! Тегендә йөз кеше җибәрергә, монда – йөз илле! Отчет бирәләр: шаккатырганнар!.. Меңәрләгән татар караган, йөзәрләгән француз, австралияле, американнар!.. Фактта – үзләренең күңелен үзләре ачканнар! Нигә шул хәтле чыгым ясап әллә кайларга барып бәйрәм ясап йөрергә? Сабантуй анда Сабантуй була алмый... Концерт кына була ала. Кайтсыннар илгә – Татарстанга, күрсеннәр татарның зур бәйрәмен, соклансыннар, горурлансыннар! Турист буларак кына булса да илгә – Ватанга файда китерерләр! Югыйсә, бит читтә бәйрәмебез мондагы кебек куәт җыя алмый, анда бит ул төсмерен, әһәмиятен югалта, мескенлеккә генә бата. Сабантуй – татарның бренды! Йөзе, көче, бердәмлеге, бөеклеге, халкының зурлыгы!

Оп-па! Нигә китап, гәҗит, журнал укымыйбыз? Җиде миллион татар халкының бары тик, ялгышмасам 20-25 меңе генә матбугатка языла...

Ха-ха-ха! Юк – хи-хи-хи! Юморы бармы халыкның? Юморы юк, мәзәге бар, анысы да сүз уйнатуда гына. Сатирасы бармы? Әйдә бу турыда сөйләшмик!.. Бу турыда гына түгел, гомумән башка темаларны кузгатмыйк.

Оп-па! Ә темалар күп бит әле...

Алмаз Хәмзин.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп язылган бу мәкалә!

    Мөһим

    loading