16+

Сөелеп кенә яшәр урында, тормыш арбасын үзләре тарта

– Ничә ел очрашмаганбыз икән? Уналты, юк, унҗиде, унтугыз ел... менә сиңа кирәк булса. Әле кайчан гына үзебез унҗидедә идек бит. Инде балалар үсеп буй җиткән. Ә син үзгәрмәгәнсең...

Сөелеп кенә яшәр урында, тормыш арбасын үзләре тарта

– Ничә ел очрашмаганбыз икән? Уналты, юк, унҗиде, унтугыз ел... менә сиңа кирәк булса. Әле кайчан гына үзебез унҗидедә идек бит. Инде балалар үсеп буй җиткән. Ә син үзгәрмәгәнсең...

Бүлмәдәш кызымның кухнясында чәй эчеп утырабыз. Бергә укыган идек. Дуслар идек. Тик укып бетергәч юллар аерылган, адреслар югалган диләрме әле. Унтугыз ел очрашмаганбыз. Күпме гомер сизелми дә үтеп киткән. Язмыш булгач күрештек менә. Очраклы гына, интернет аша. Ул кунакка чакырды. Мин яшьлегемә кайткан кебек очынып, ерак булса да шатланып килдем...
Картаясы килми, ә тормышның
Агачыннан яфрак коела.
Яшьлек үзе йөгереп безнең арттан
Куып тотар төсле тоела, –
дип җырлый Алинә. Ә кулына тоткан гитарасыннан моң агыла. Элек тә бик матур уйный иде – онытмаган.

– Матур җыр. Сүзләре дә күңелгә үтә торган.
– Син нәрсә, әллә чынлап та хәтерләмисеңме? Өченче курста укыганда син язып бирдең бит аны миңа. Әй, син гомергә шундый булдың инде. Кем сораса, шуңа шигырь дә, җыр да язып бирә идең. Шуңа онытып бетергәнсеңдер. Шунысы кызык, ничек шул яшеңдә картаябыз бит инде дип яза алдың икән?! – дип көлде миннән дустым.
“Күбәләк” дия идек Алинәне. Җитез, җиңел гәүдәле. Кулында гитарасы. Йөзендә һәрчак ягымлы елмаю. Укырга да, түгәрәкләргә йөрергә дә җитешә иде. Хәзер дә шундый булып калган әнә. Өч бала тапса да, гәүдә төзлеген югалтмаган. Үзе бик мөлаем. Ишегалды тулы мал-туар, бакча, ике эштә эшли – барысына җитешә. Берүзе. Балаларын ялгыз үстерә.
– Авырдыр берүзеңә, Алинә. Шушы авыр заманда бөгелми-сыгылмый яшәргә ничек көч табасың? Ничек шулай килеп чыкты соң, ник берүзең калдың? – дип кызыксынам.

Алинә гитарасына башын салып, моңаеп кына миңа карый.
– И, әллә ниләр күрдем инде. Бер кичтә генә бөтен бер гомерне сөйләп бетереп буламыни?.. Кияүгә мин кеше төсле озаклап йөреп, яратып чыкмадым. Күрше авылга дус кызымның туена барган идем. Шунда Ринат исемле бер егет бәйләнде генә бит. Кич буе биеп-җырлап, әллә нинди кызыклар сөйләп көлдереп бетерде. Машина белән өйгә илтеп куям дигәч тә бер шикләнмәдем, риза булдым. Ә ул безнең авылга борылмыйча, машинасын бездән арырак булган Итекле авылына куды.
– Кая алып барасың? Калдыр мине, – дип, елый ук башладым.
– Алинә, начар уем юк, өйләнәм мин сиңа. Әгәр бүген калдырып китсәм, гомер буе үкенеп яшиячәкмен. Син әнә нинди чибәр. Хәзер берәр ия чыгачак сиңа. Ә минем әле институтны тәмамларга бер елым бар. Казан ерак ара. Гел кайтып йөри алмыйм бит. Ә болай бик җайлы була. Син минем әниләрдә яшәячәксең, минем дә күңел тыныч булачак.

“Кемгә җайлы? Ни сөйлисең син? Нинди өйләнү? Миннән, әти-әнидән ризалык сорадыңмы соң? Бер күрүдә өйләнәләрмени? Юләрме әллә син?” – дип ачыргаланып кычкырдым. Ләкин ул инде әниләренә дә шалтыратып куйган булып чыкты. Без килеп туктауга, әниләре килеп чыктылар: “Әйдә дә, әйдә!”, – диләр. Мин нык торам: “Кермим!” – дим. Капка баганасына ике куллап ябыштым. Беркем аера алмый. “Кайтарып куегыз!” – димен. Әнисе: “Монда кадәр килеп, чәй дә эчмичә китмисең, аштан олы булма”, – дип өйләренә керергә үгетләде. Бик мул табын корганнар, ни арада Ринат белән икебезне генә калдырып, үзләре өйдән чыгып та тайдылар.

Безнең якта кыз урлау бар иде. Ишетеп белә идем. Әти дә әнине урлап алган. Кер эләргә чыккан җиреннән толыпка төргән дә, ат чанасына салып урлап алып киткән. Ә кыз егет өендә бер кич кундымы – кире кайту юк! Иртүк кодага киләләр дә, ризамы син, юкмы – туй итәләр дә куялар. Шул исемә төшеп йөрәгем кысылып куйды. Ә Ринат матур күзләре белән миңа карап елмая:

– Кайгырма инде, Алинә. Ризалаш инде. Берничә көннән туй итәрбез. Бер күрүдә яраттым димим. Элек сезнең авыл клубында күргәнем бар иде. Җырлаганыңны, гитарада уйнаганыңны ишетеп шаккаткан идем. Әниләр дә сезнең гаиләне белә булып чыкты. Бик тәртипле, тәрбияле гаилә, дип мактады әни. Тик болай тиз урлап качармын дип уйламаган идем. Ләкин озаклап озатып йөрергә вакытым юк. Укырга китәргә вакыт җитте. Ияләшерсең, ярату соңыннан килә ул.

Мин, кинәт, сикереп тордым да, чыгып йөгермәкче булдым. Тик нәрсәгәдер сөрлегеп, кире урындыгыма аудым. Карасам, ботинкамның шнурын Ринат өстәл аягына бәйләп куйган. Ни арада җитешкән диген, ах, хәйләкәр. Сизмәдем дә бит. Шуны күреп, тыела алмыйча көлеп җибәрдем. Ә Ринат кинәт кочаклап алды да, колагыма пышылдый: “Китмә инде, китә күрмә. Без бәхетле булырбыз, менә күрерсең. Әти-әниеңне уйла, таң ата бит инде. Бездә төн кунганың авылыгызда иртәгә үк ишетеләчәк. Беләсең бит безнең якта андыйларга нинди караш икәнен. Кал, Алинә!” – дип үгетли бирә. Әти-әнием искә төште. Кеше сүзе аларны борчыр бит, үзем дә гаепле, ник утырып киттем. Әти катгый кеше, ничек аңлатырмын. Шуларны уйлап таң атты. Ринатның әниләре икенче көнне безгә барып, мине сорап кайттылар. “Үзе риза булып килде”, – дигәннәр әтигә, соңыннан гына белдем. Менә шулай итеп төш күргән кебек кенә кияүгә чыктым да куйдым. Зурлап туй ясадылар безгә. Ринат мине күтәреп диярлек йөрде. Беренче балабыз тугач та, икенчесен алып кайткач та, миннән кадерле хатын булмады. Үзем дә аптырый идем. Бер күрмәгән кеше белән бер кичтә танышып, шул ук төнне кияүгә чык та, бәхетле бул, имеш. Минем нәкъ шулай булды. Әти-әниләр ярдәме белән йорт салып кердек. Ринат укуын тәмамлагач, Әлмәттә яхшы эшкә урнашты. Гел кайтып торды. Мин авылда эшләдем.

...Тик ни сәбәп булгандыр, аның миңа карашы үзгәрде. Биш ел җанга-җан яшәгән ирем миннән читләшә, аз аралаша башлады. Авылда чыш-пыш китте. Туры бәреп: “Ирең шуның белән, моның белән йөри", – диючеләр дә булды. Ышанмаска тырыштым. Тик бу – чын булып чыкты. Ринат миңа һәрчак хыянәт иткән, ә мин белмәгәнмен, сизмәгәнмен. Без капчыкта ятмый бит, очраклы гына машинасының бардачогыннан фотолар табып алдым. Ирем анда бер яшь кыз белән утырып та, ятып та, кочаклашып та төшкән иде. Үкереп елап кереп бианайга да күрсәттем. Ринат аларны тартып алды да, миңа: “ Туйдым мин синнән. Авыл гыйбаты. Әйе, йөрдем һәм йөриячәкмен. Ошамаса, бар, тай авылыңа. Мине тикшереп йөрисе булма!” – дип акырды. Шул китүдән Ринат ярты ел кайтмады. Башта Әлмәттә үзеннән 10 яшь олырак хатынга йортка кергән, соңрак бер яшь кызга өйләнгән. Бианай безне аермаска тырышты. “Кал, бездә яшә, өйгә дә кертмим мин аны. Син дә, оныкларым да миңа бик кадерле” диде. Ләкин мин төннәр буе тәрәзә төбендә елап, бер хатыннан икенчесенә йөргән Ринатны көтеп арган идем инде. Район үзәгенә күчеп китәргә булдым. Әтиләрем йорт алырга булыштылар.

Алинәнең күптән булган вакыйгаларны кабат кичереп, күңеле тулды. Күз яшьләрен дә яшермәде. Мин юатмадым. Андый чакта кешегә кагылырга ярамаганын йөрәгем искәртте.
– Менә шуннан соң, байтактан инде, шушы йортта яшибез. Мал-туар тотам. Бакча, мунча, машина – бар да бар. Ә бәхет тәки булмады инде. Монда килеп урнашкач, бер ир-атка да күтәрелеп карамадым. Сәнгать мәктәбендә, кадетлар мәктәбендә эшләдем. Баш-аягым белән эшкә чумдым. Балаларымны тәрбияләдем. Бианайлар да ташламады. Тик иремнән генә ун сүзлек хат та, ун сум акча да алмадым. Принциптан чыгып алиментка бирмәдем. Үзем тырышачакмын дип ант иттем. Булдыра алсам кеше мин, ә юк икән – ник яшәргә. Ә Ринат инде дүрт хатын алган, барсында да балалары ятим үсә. Күрәсең, холкы шундый булгандыр...

Берничә ел элек юлымда тагын бер кеше очрады. Рамил. Ашыгыч ярдәм машинасында шофер булып эшли иде. Беренче карашка бик ягымлы. Бөтен дөньямны биләп алды. Җылы яктан әнисе белән безнең районга кайтып урнашканнар иде алар. Мин башымны югалтып гашыйк булдым. Ул да гел чәчәкләр ташый, әллә нинди матур сүзләр әйтә. Бүләкләр белән күмде. Гашыйк кеше – җүләр кеше. Аның турында башкалардан берни сорашмадым. Ә Рамил үзе турында сөйләргә яратмый иде. Миңа исә аның үземә булган игътибары, ярату сүзләре ул вакытта башка нәрсәләрдән мөһимрәк булгандыр. Ике ай очрашып йөрдек тә, бергә яши башладык.

Баштарак бер-беребезне аңлыйбыз кебек идек. Рамилнең күңеле булсын дип автокредит алдым. “Укып права ал, үзең йөртерсең”, – дисә дә, миңа тимәде машина. Төн ката каядыр югалып йөри башлады. Соңрак аның комарлы уенчы булуы ачыкланды. Әллә кайларга барып, уен автоматларында акча оттырып йөргән.

Өйдән акчалар, кыйммәтле әйберләр югала башлады. Мин Камиләм белән авырлы идем. Каты бәрелергә курыктым, бәлки вакытлыча булыр дип юандым. Кая ул? Рамил кинәттән ныклап эчә башлады. Мин зарлангач, әнисе килеп сөйләде. Ул эчүдән дәваланган, "кодированный” кеше булган. Җитмәсә, кеше үтереп, ун ел төрмәдә утырган. Анысын да әнисе авызыннан гына белдем. Бигрәкләр дә ваемсыз булганмын, ир дип шулкадәр башымны югалтканмын икән. Эчсә, Рамил кеше түгел иде. Күзләре томалана, ни сөйләгәнен белми, кулына ни эләксә, шуның белән миңа да, балаларга да ата иде. Бер кичне машинаны бәрдереп кайтты. Йортка бер файда китермичә, минем өстән көн күреп, үз гамәле өчен гафу да үтенмәгәне минем чыгырымны чыгарды. Моңа кадәр әйтмәгән, күңелдә җыелган үпкә-рәнҗүләрне әйтеп, аны сүгә башладым. Ә ул кухня өстәлендәге пычакны алды да “үтерәм!” дип миңа килә. Мин пычакның үткен йөзен кулым белән тоттым, ул аны суырып чыгарды. Дөнья тулды кан белән. Балалар елый. Рамил аларны типкәләп, бүлмәгә кертеп бикләде. Ә мине эчке күлмәктән килеш өстерәп ишегалдына алып чыкты. Көзге салкын төн. “ Әле син тикшереп йөрдеңме, син әле мине әшәке дисеңме, күрсәтермен мин сиңа, сука! Үтерәм мин сине! Үтерәм дә базга күмәм! Беркем белмиячәк!” – дип кычкырды. Ишегалды тайгак, аякта галуш, инде туарга җиткән корсаклы гәүдәмне тота алмадым. Җиргә егылдым. Ә Рамил туктаусыз типте дә типте. Башыма, йөземә, эчемә. Мин котылырга тырыштым. Үрмәлим дә таеп егылам. Ә ул җанвар кебек өстемә ташлана да, рәхимсез рәвештә тагын да катырак кыйный башлый. Мин ялварам, елыйм, балаңны үтерәсең, ул синеке бит, бала хакына кыйнама дип үкерәм. Ярдәмгә чакырмакчы булам, тавышым чыкмый. Шок хәлендә кешенең сөйләшә алмый башлавын ишеткәнем бар иде, шул булгандыр инде. Аллаһ бардыр ул, ничек кирәк алай тырмашып, ул бәндә кулыннан ычкындым. Ялан тәпи боз өстеннән, канга баткан килеш, ерткаланган эчке күлмәк белән күршеләрнең капкасына килеп бәрелдем. Күрше бабай ишетеп чыгып, мине өйләренә алып керде. Мич кырына утырдым да дер-дер калтырыйм. Үземнең уйда балалар. Ул шашынган хайваннан әллә ни көтәргә була бит. Ул арада бабакай милиция чакырган. Йортка кергән идек, ишек эчтән бикле. Ватып ачтык. Кызым белән улым кухня идәнендә утыралар. Рамил, берни булмаган кебек, чиста күлмәкләр киеп, чәй эчеп утыра. Миңа карады да:” Нәрсә булды? Алинә, син нишләп канга баттың? Кем тиде сиңа, җаным?” – дип, бөтен кешене шаккаттырды. Шул чакта гына аңладым мин Рамилнең никадәр хәйләкәр, эчкерле, икейөзле кеше булганын. Гариза яздым, аны алып киттеләр. Аның, муеннарына пычак терәп, дәшмәүләрен таләп иткәнен балалар миңа соңыннан гына сөйләделәр. Өстемә кайнар су койдылармыни. Кемне керткәнмен мин йортыма? Балаларымны куркыныч астына куеп кемне асраганмын... Исемә төшсә, хәзер дә ах итәм. Шул хәлләрдән соң аны куып чыгардым. Кече кызым Камилә туды. Рамил килеп озак йөдәтте. “Гафу ит. Башка кабатланмас. Исерек идем, кичер” ди. Кая ул? Нинди кичерү? Камиләне үземә яздырдым. Ул явызның исемен йөртүен теләмәдем. Йөдәтеп йөрсәң – утыртам, дигәч, башка күренмәде. Кирәге дә юк. 
Шулай дүртәү яшәп ятабыз. Хәзер мин ирләргә әйләнеп тә карамаячакмын. Бер уңмаган, гел уңмый диләр. Бу – минем турында. Балаларым – бөтен байлыгым. Таяныр җилкәм юк. Шуңа күрә машинасын да йөртәм. Печәнен дә чабам, утынын да кисәм. Хәтта каз-үрдәк тә суя беләм, – дип Алинә сүзен җөпләп куйды.

...Заманабыз чире, күрәсең. Үз вазифаларына, ата була белү, гаиләне кайгыртуга бик җиңел карый башлады шул ир-ат халкы. Шуңа күрә, сөелеп кенә яшәр урында, күпме нәфис затларга ат урынына җигелеп, тормыш арбасын үзләренә тартырга туры килә. Алинә дә шундыйлар исәбеннән инде.

...Дус кызымның нечкә бармаклары гитара кылларын аралый. Җырының моңы, сагыш, үкенечләре минем күңел кылларына да кагылып уза...

Чулпан Насырова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading