Табиб янына, суярга ирексезләп алып барылган сугым тәкәсе сыман, киреләнеп, өйдәгеләр берөзлексез колак итен ашаганга күрә кенә кергән иде Ришат.
Хозер Ильясныкыдай ап-ак түгәрәк сакаллы, озынча битле, ап-ак киемле, мөлаем, ачык йөзле докторны күргәч, аңа ничектер, җиңел булып китте.
Наркологның күз карашы сынаулы иде. Ул, кай ягы беләндер, мәрхүм әтисен хәтерләтте. Табиб, җай белән генә хәл-әхвәл сораша-сораша, аны кушеткага яткырды. Әйләнмәле җиңел кәнәфиен тартып китереп, пациентының янәшәсенә утырды. Ипләп кенә сүз башлады:
- Монда килеп дөрес эшләгәнсең, энекәш. Чиреңнән котылу теләгең ихлас күңелдәнме соң? Бу карарга үзең килдеңме? Минем янга якыннарың мәҗбүр иткәнгә генә кермәгәнсеңдер бит? Мин кодлаштыру алымы белән савыктырам. Ә ул төпкелдәге аңга тәэсир итә. Әгәр кабаттан авызыңа алкоголь алсаң, синең өчен шунда ук барысы да бетте дигән сүз. Икенең берсе көтелә: йә үләчәксең, йә паралич сугачак. Шул хакта кисәтеп, синең ризалыгыңны алырга, тиешле документларга кул куйдырырга бурычлымын. Хәмер – бик мәкерле, астыртын дошман ул, кешенең тәненә генә зыян салмый, рухын да гарипләндерә, аннан мәхлүк ясый. Даими эчкән кешенең йөрәге таушала, бавыры таркала, бөере эштән чыга, үзәк нерв системасы, баш мие зарарлана. Син әле яшь, хатының да бик күркәм холыклы күренә, бер-берегезнең кадерен белеп, сөеп-сөелеп яшәр чагыгыз. Утлы мәхшәр эченнән башың исән чыккан икән, димәк, җирдәге миссияң үтәлеп бетмәгән әле. Шуны онытма: яшь гомерләре вакытсыз өзелгән полкташларың, дусларың өчен дә озын-озак яшәргә бурычлысың. Тәвәккәллибезме, туганкаем? Ришатның күз кабаклары авырайды. Колагына чишмә челтерәве ишетелә башлады. Су тавышы көчәйгәннән-көчәя барды. Ул ниндидер елга ярына килеп чыккан, имеш. Уртада, ярларына сыешмыйча, кандай кызыл, болганчык су ага. Аргы якта бабасы белән әтисе пәйда булды. Икесе дә күркәм кыяфәтле, шат йөзле. Үзләре сөйләшми, яннарына дәшеп, кулларын гына изи. Ришат, өстендәге хәрби киемен дә салмыйча, суга сикермәкче иде. Искәрмәстән, кемдер аны бил каешыннан кысып тотып алды. Әнкәсе:
- Улым, китмә! Сиңа анда барырга иртәрәк әле! Минем оныклар сөясем килә. Бакый бабаңның нәсел чылбырын өзәргә рөхсәтем юк! - дип өзгәләнеп кычкыра имеш.
Шул мизгелдә кемдер аның баш чүмече артына сак кына кагылып алды. Ришат авырлык белән күзләрен ачты. Ап-ак түшәмне абайлагач: “Мин тагын госпитальдәме икән?” - дип аптырап куйды. Түгәрәк сакаллы табибны күргәч кенә, бераз тынычлана төште. Гипнозлы йокыда кодлаштыру дигәннәре шулай була икән. Урыннан кузгаласы килми. Авызда тимер тәме сизелә, керфекләр янәдән йомылырга гына тора.
- Энем, көчемнән килгәннең барысын да эшләдем. Язмышыңның киләчәктә кайсы юнәлештә китүе бары тик үзеңнән генә тора.Үлемне җиңгән чын ир-егет бит син! Берүк ихтыяр көчеңне югалтма! Юк-барга кызма, җебеп тә төшмә. Авыр чакта таяныч булырга гаиләң бар. Үз эчеңә бикләнмә, шешәдәш дусларың белән араны шартлатып өз! Рухыңны ныгытырга, авыр уйлардан арынырга догалар бик булыша. Аларны ятласаң да ярый. Китаплар укы, әйбәт музыка тыңла. Тик яту бетерә кешене. Иң мөһиме – күңелеңә ятышлы берәр файдалы шөгыль табарга тырыш син. Әнә, халык шагыйре Фәнис абый Яруллинны гына алыйк. Сау-сәламәт кешеләрне сокландырырлык яшәү көче бар иде бит ул шагыйрьдә! И- и, андагы юмор хисе! Нинди көчле әсәрләр язды. Ул да синең кебек япь-яшь чагында армиядә гариплек алган булган. Югалып калмаган, тормышта үз урынын тапкан. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк! Бераз тернәкләнгәч, аягыңа протез ясатырсың. Дөм сукыр инвалидлар да комбинатта штепсельләр, массаж тараклары җыя, куллары кулга иярми. Ә синең күзләрең күрә, башың эшли, ике кулың, бер аягың сау, киңәшкә әниең, тулыканлы тормыш белән яшәргә хатының бар, - диде ул.
Табибка тиешлесен түләп, рәхмәт әйтеп, өйләренә кайтып киттеләр.
***
Ришат сәрхүшлегеннән айныды айнуын, әмма аның газиз башын тоташ уй басты. Соңгы арада ул мәчеткә йөрергә хирысланды. Мулла абзыкайның үтемле вәгазьләре, үгет-нәсихәтләре, бирегә йөрүчеләрнең акыллы киңәшләре аның яралы җанына бәлзәм булып тама, ләйсән булып ява кебек тоелды. Култык таякларына таянып, ул бүген дә урамга чыкты, җанына шифа табарга өметләнеп, янәдән мәчеткә таба атлады. Көч-хәл азапланып, гыйбадәтханә янына килеп җитәрәк:
- Дәде, дай питак, йис хачу! - дигән тавышка, ялт итеп башын борды.
Тротуар читенә җәелгән картон кисәкләренә тезелешеп утырып, хәер соранучы кара чутыр балаларны күреп алды. Ирексездән кулы кесәдәге сәдака акчаларына үрелде. Юка гәүдәле, эре чәчәкле соргылт күлмәге өстеннән иске яшел камзул кигән, күмердәй кара зур күзле, унике-унөч яшьләр тирәсендәге хәер эстәүче кызның ялварулы карашы белән очрашкач, ул аптыраудан телсез калды. Кара лалә! Теге, мин атып еккан кыз... Өнемме бу, төшемме? Әллә күземә генә күренәме? Шул инде, шул... Дугайланып торган куе кара кашлары да аныкы. Әнә, төшкә кереп тилмертә торган, кара еландай озын калын толымнары биленә чаклы сузылган. Өске ирене читендә кечтеки генә миңе бар бугай... Ришат, ярдәм сорагандай, як-ягына каранды. Сиңа кирәк чакта, ник бер кеше узып китсен! Әллә аның күзенә генә күренәме бу кыз? Үтерүчене эзләп, аның канлы өрәге бирегә килмәгәндер бит? “Канга – кан, җанга – җан!” Ул тау халыкларының язылмаган кануны ләбаса... Ирнең миен вәсвәсәле, шомлы уйлар өермәсе көйдереп узды. Сау аягының тезе калтыранды. Киселгән аягының “күльти” башы үтереп сызларга кереште. Йөрәге, күкрәк читлеген бәреп чыгарга омтылгандай, ярсып тибәргә тотынды. Ирнең сулышы капты, теле аңкавына ябышты. Баш миенә шаулап кан күтәрелде. Колаклары ишетмәс, күзләре күрмәс хәлгә килде. Чигәсендә нәни чүкечләр биешә башлады. Әле генә чалбар кесәсеннән алган тимер акчалары, чылтырап асфальтка коелды. Бала-чага, берсен-берсе этә-төртә, асфальттагы акчаларны чүпләргә кереште. Теге ябык кыз, Ришатның инде аз-маз төзәлеп, тире тартып килә торган җан ярасын канатканың башына да китермичә, шәрә үкчәләрен ялтыратып, ипи кибетенә таба элдертте. Мәчет тыкрыгында аңын югалткан сыңар аяклы ирне “Ашыгыч ярдәм” машинасына күтәреп салганнарын да күрми калды.
***
Дәвамы бар
Комментарийлар
0
0
Нишлэсен инде, эше шундый булгач...
0
0