16+

Бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев: “Мин безнең эшмәкәрләр белән горурланам”

26 май – Россия эшмәкәрлеге көне. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев кайбер сорауларга җавап бирде һәм эшмәкәрләргә теләкләрен җиткерде.

Бизнес-омбудсмен Фәрит Габделганиев: “Мин безнең эшмәкәрләр белән горурланам”

26 май – Россия эшмәкәрлеге көне. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев кайбер сорауларга җавап бирде һәм эшмәкәрләргә теләкләрен җиткерде.

— Фәрит Султанович, Татарстанда кече һәм урта бизнес секторының бүгенге хәлен ничегрәк бәяләр идегез? Төп саннар белән уртаклашсагыз иде.
— Гомумән алганда, тотрыклы дип әйтер идем. Бу хакта саннар үзләре үк сөйли. 2026 елның 10 маена Татарстанда 190 099 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 7 421гә күбрәк (+4%) дигән сүз. Иң зур үсеш микро-шәхси эшмәкәрләрдә күзәтелә. Аларның саны 8 700гә арткан (+7,6%). Ә менә юридик зат булган микро-предприятиеләр бераз кимегән – 1 720гә (–2,78%).
Шул ук вакытта 300гә якын микропредприятие эшен киңәйткән һәм кече предприятие статусына күчкән (+6,2%). Урта предприятиеләр (юридик затлар да, шәхси эшмәкәрләр дә) 16%ка арткан. Минем уйлавымча, бу яхшы күрсәткечләр. 

Бүгенге көндә кече бизнеста эшләүчеләр саны – 908 794 кеше. Бу – узган елга караганда 8,5%ка күбрәк. Хәзер республикада эшкә яраклы яшьтәге халыкның 44,3%ы – кече бизнеста исәпләнә. Ә бу инде Татарстан хезмәт ияләренең яртысы дигән сүз!

Республиканың салым керемнәренә кече һәм урта бизнес керткән өлеш 21% тан артып китте. Димәк, Татарстанда салым керемнәренең һәр бишенче сумы кече һәм урта бизнестан килә.

— Ә үзмәшгульләр (самозанятыйлар) өлкәсендәге гомуми хәл ничегрәк? 
— Бу өлкәдә Татарстанда кискен үсеш күзәтелә дип әйтер идем. 2025 ел дәвамында республика күләмендә үзмәшгульләр саны 22,8%ка арткан. 2026 елның 1 апреленә аларның саны 466 368 гә җитте. Икътисади яктан актив кешеләр, ягъни чынлыкта керем алучылар, барлык теркәлгән кешеләрнең якынча 73% ын тәшкил итә. Бу шактый югары күрсәткеч дип әйтер идем. Күпчелек үзмәшгульләр йөк ташу, төзекләндерү, косметология, төзү эшләре, үз әйберләрен сату белән шөгыльләнә. 

— Быелдан башлап, бизнес яңа салым кагыйдәләре буенча эшли башлады. Беренче квартал нинди нәтиҗәләр күрсәтте?
— Әйе, чыннан да, 2026 елның 1 гыйнварыннан кече бизнес өчен салым йөге артты. Күпләр өчен бу чын сынау булды. Елына якынча 60 миллион сум әйләнеше булган, элек НДС түләмәгән компания хәзер моны эшләргә мәҗбүр — 5% яки 7% тотып калмыйча, яки 20% тотып калу белән. Өстәвенә, иминият кертемнәре дә артты. Салым органнары өстәмә йөкләнешнең юнәлеш (ниша) һәм чыгымнар структурасына карап, елына 1,5 миллионнан 3 миллион сумга кадәр булуын фаразлый. Бу бик җитди саннар. Чөнки “100гә сатып ал, 110га сат һәм әйләнешнең 6% түлә" принцибына нигезләнгән күп бизнес-модельләр табышсызга әйләнеп бара. Мондый схемаларда өстәмә кыйммәт (добавленная стоимость) болай да бик аз, шул ук вакытта салым йөге, булган бөтен “маржа”ны юк итә.

Хөкүмәт ачыктан-ачык әйтә: "Минималь салымнарга гына таянган һәм чыгымнарны контрольдә тота алмаган бизнес чоры тәмамланып килә". Һәм моның белән бәхәсләшү кыен. Эшмәкәрлек даирәсендә бизнесын үзгәртә алган эшмәкәрләр калачак һәм алар тагын да үсеш алачак. Ә бизнес-моделе салым җитешсезлекләренә генә таянганнар юкка чыгачак. Бу гадәти базар эволюциясе.

Дәлилләр нигезсез булмасын өчен, мин 2026 елның 10 гыйнварына (салым үзгәрешләре башланган көн) һәм 2026 елның 10 маена (дүрт айдан соң) булган мәгълүматларны чагыштырып әйтәм. Бу чорда Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектларының гомуми саны 4574кә (+2,5%) арткан. Иң күп үсеш – яңадан микро-шәхси эшмәкәрләрдә: 4 341 кешегә күбәйгән (+3,7%). Бу – салымнарның катлаулануына үзенә күрә җавап: бюрократия никадәр аз булса, эшләү шулкадәр җиңелерәк.

Шунысын аеруча билгеләп үтәсем килә: 2026 елның беренче айлары нәтиҗәләре соңгы берничә елдагы тискәре тенденциянең өзелүен күрсәтте. Юридик статуслы микропредприятиеләр саны да бераз арткан - 274кә (+0,46%). Бу тенденция күпме дәвам итәчәген вакыт күрсәтер.

Кече һәм урта бизнес субъектларына килгәндә, алар бу елның башында шул ук дәрәҗәдә диярлек, үзгәрешсез калган. Бары тик процент өлешләрендә бераз тирбәнешләр булган. Бу күрсәткечләрдән нинди нәтиҗә ясарга мөмкин? Статистика мәгълүматлары, күпләр фаразлавынча, эшмәкәрлек өлкәсендә бернинди дә "зур чистарту" булмавын күрсәтә. Эшмәкәрләр ашыгыч рәвештә ябылырга ашыкмады. Әйе, салым йөге артты. Әйе, кайбер модельләр табышсызга әйләнде. Ләкин шул ук вакытта эшкуарлар тиз арада яңа шартларга яраклашуга сәләтле. Алар формаларын үзгәртә, яңа юнәлешләр эзли, автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым системасына күчә һәм чыгымнарны оптимальләштерә.

Омбудсмен буларак минем бурыч - аларга бу үзгәрешләрдә ярдәм итү. Эшмәкәрләрне законсыз дәгъвалардан яклау, киңәшләр бирү һәм салым йөкләнешен киметү өчен хокукый юллар тәкъдим итү. Әлегә саннар бизнесның авырлыкларны җиңеп чыгуын, әкренләп яңа шартларга җайлашуын күрсәтә. 

— Бүген эшмәкәрләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Иң беренче киңәш - альтернатив салым төрләрен өйрәнү. Бишкә кадәр хезмәткәре һәм 60 миллион сумга кадәр кереме булган кешеләр өчен автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым системасы (ASN) ярдәмгә килергә мөмкин: ул НДС һәм социаль иминият кертемнәреннән азат итүне күздә тота. 2026 елның беренче дүрт аенда якынча 20 000 Татарстан эшмәкәре һәм компаниясе бу юлны сайлаган инде.

Икенче киңәш - экспертлар бәяләрне карап чыгарга тәкъдим итә. Әгәр НДС бәягә кертелергә тиеш булса, сез түбәндәге ике сорауга намуслы җавап бирергә тиеш. Бүген клиентыгыз 10-20%ка күбрәк түләргә сәләтлеме? Бәлки җитештерү чыгымнарын шул ук күләмдә киметү мөмкиндер? Әгәр бу ике сорауга да «юк» дигән җавап бирсәгез, димәк сезнең продукт тормышка яраклы түгел. Сезгә яңа юнәлеш (ниша) эзләргә кирәк.

Өченче киңәш - законлы сатып алуларга күчү. Хәзер товарлар һәм хезмәтләрне, чыгымнарны киметү өчен, бары тик НДС түләүчеләрдән генә сатып алу яхшырак. Базарларда тере акчалата сатып алу чоры тәмамлана.

Дүртенче киңәш - идарә итү хисабына җитди караш кирәк. Элегрәк 5% исәпләү хатасы "азрак акча эшләдем" дигәнне аңлата иде. Хәзер бу "мин акча агымы җитмәүдән интегәм һәм салымнарымны түли алмадым" дигәнне аңлата.

Соңгы алты елда без Татарстанда бизнесның яңа шартларга җайлашуы буенча зур тәҗрибә тупладык. Ел саен яңа сынаулар: коронавирус, санкцияәр, логистикада үзгәрешләр, маркировкалау, махсус хәрби операция... Барлык очракларда да, Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан хакимияте эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү һәм тотрыклылыкны саклап калу өчен мөмкинлекләрен, чараларын тапты.

— Эшмәкәрләр еш мөрәҗәгать итәме?
— 2026 елның беренче кварталында 337 мөрәҗәгать килде. Бу узган елга караганда бераз күбрәк. Уртача алганда, без елына 1200–1500 гаризаны эшкәртәбез. Бу Россиядәге барлык төбәк бизнес омбудсменнары арасында иң югары күрсәткечләрнең берсе. Мәсьәләләрнең 80%ы диярлек уңай хәл ителә. Калганнары буенча җентекле юридик ярдәм күрсәтелә.

— Эшмәкәрләрне иң күп борчыган проблемалар ниндирәк?
— Мөрәҗәгатьләр статистикасын бизнес өлкәсенең үзенә күрә “температура күрсәткече” дияргә була. Мәсәлән, быел «Намуслы билге» маркировкасы буенча булган сораулар бөтенләй диярлек юкка чыкты. Исегезгә төшерәм: 2025 елда андый мөрәҗәгатьләр саны беренче урында – барлык мөрәҗәгатьләрнең 22%ын тәшкил иткән иде. Хәзер исә районнардан берничә генә сорау килде. Димәк, узган елда системалы эш алып баруыбыз нәтиҗәле булган. Рөстәм Миңнеханов Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать иткәч, җиңел сәнәгать таварларына (өченче дулкын) алты айлык кичектерү бирелде. Бу вакыт эчендә Казандагы Эшмәкәрләр йортында маркировкалау буенча түләүсез ярдәм үзәге ачылды, йөзләгән консультация уздырылды. Бизнес җайлашырга өлгерде.

Ә хәзер борчый торган проблемаларга килгәндә, беренче урында – Дәүләт органнарының һәм җирле үзидарә органнарының гамәлләре яки гамәл кылмавына карата шикаятьләр. Эшмәкәрләр бюрократик тәртип бозулар һәм акылга сыймас таләпләр турында зарлана. Ел ахырына кадәр бу тенденциянең ни дәрәҗәдә тотрыклы булачагын күрербез. Без бу мәсьәләне даими игътибар үзәгендә тотабыз. Комиссарның җәмәгать кабул итү бүлмәсе вәкилләре атна саен районнарга бара, экспертлар белән шәхси очрашулар һәм тренинг семинарлар үткәрә. Бу безгә фикер алышырга, мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнергә һәм җирле администрацияләр белән ярдәмне тиз арада бергәләп оештыру мөмкинлеге бирә.

Гадәттәгечә, һәр бишенче (19%) сорау закон үзгәрешләре буенча аңлатма бирү үтенече булып тора. Бу сан сыйфат үзгәреше турында сөйли: бүген эшмәкәрләр кагыйдәләр буенча эшләргә тели. Һәм без алар өчен хокукый навигаторга әйләндек дияргә була.

Өченче урында – эшмәкәрләргә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү (11%). Сугыш узып кайткан кешеләрнең үз эшләрен ачасы килә. Аларга финанс ярдәм түгел, ә аңлаешлы юридик юл күрсәтүче кирәк. Алар белән без аерым шөгыльләнәбез. Башка мөрәҗәгатьләр арасында: дәүләт ярдәме (10%), җир бәхәсләре (9%), суд бәхәсләрендә юридик ярдәм (7%), медиация (6%). 

Игътибарга лаек тагын бер юнәлеш - интеллектуаль милек темасы (8%). Берничә ел элек бу темага мөрәҗәгатьләр бөтенләй юк иде. Хәзер исә эшмәкәрләр үз брендын ясый, патент ала, аларны сакларга өйрәнә. Минемчә, бу үзенә күрә бизнесның «үсү» билгесе булып тора.

— Фәрит Султанович, сез бу вазифада алты елдан артык эшлисез. Бу еллар эчендә сез нинди мәсьәләләрне хәл итә алдыгыз?

— Беренчесе – маркировкалау проблемасын хәл итү. Бу хакта мин инде алдарак әйткән идем. Дөресен генә әйткәндә, 2025 елның башында сатучылар белән очрашулар вакытында, аларның билгесезлек алдында югалып калулары сизелә иде. "Намуслы билге" системасы аңлашылмый торган һәм катлаулы булып тоела иде. Күбесе сатылмый калган товарлары белән нәрсә эшләргә икәнен белми иде. Ә шул ук вакытта "Садовод" кебек күпләп сату базарлары бәйсез схемалар белән китерелгән маркировкалаусыз товарлар сатуны дәвам итте. 

Бу мәсьәләне җентекләп тикшергәч һәм борчылуларның нигезле булуына инангач, әлеге проблема Россия хөкүмәте дәрәҗәсендә бөтенләй игътибарсыз кала кебек тоелды. Һәм бары тик Татарстан Республикасы Рәисе катнашуы нәтиҗәсендә, Россия хөкүмәтен бу юнәлештә кичекмәстән чаралар күрү кирәклегенә ышандыра алдык. 

Икенчедән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 2025 елның декабрендә һөнәрчеләр турында закон кабул итте. Шулай итеп, аларга рәсми статус бирелде. Закон нигезендә һөнәрчеләр мәҗбүри маркировкалаудан азат ителде, шул исәптән маркетплейсларда һәм башка базар мәйданчыкларында да. Бу эш һөнәрчеләр белән диалогтан башланды, алар өчен административ киртәләр зур каршылыклар тудырган иде. Без проблеманы җентекләп өйрәндек, тиешле министрлыклар белән сөйләшүләр үткәрдек һәм депутатлар тарафыннан хупланган инициатива белән чыктык.

Өченчесе – гаилә бизнесы турындагы нигезләмә кабул итү. 2024 елның мартында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә «гаилә бизнесы” статусын канун нигезендә билгеләү турында сөйләшә башладык, башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәндек. 2025 елның октябрендә ТР Министрлар Кабинетының 847 номерлы карары чыкты. Хәзер бу категориядә эшләүче эшмәкәрләребезгә дә махсус ярдәм күрсәтү чаралары өчен хокукый нигез бар.

Тагын бер горурлык сәбәбе – контроль-күзәтчелек органнарына шикаятьләр белән бәйле вәзгыять. 2020 елда, мине бизнес-омбудсмен итеп куйганда, мондый шикаятьләрнең саны 42% тәшкил итә иде. Рәисебез Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча административ басымны киметү өчен системалы эш башкардык. Аерым алганда, Татарстан прокуратурасы ролен билгеләп үтәргә кирәк. Алар бизнес хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеменең координаторы булып тора. Бу бизнес белән дәүләт арасында ышанычлы әңгәмә корырга мөмкинлек бирде. Прокуратура һәм контроль-күзәтчелек органнары катнашында үткәрелгән уртак очрашулар бик нәтиҗәле булып чыкты. Күп кенә катлаулы мәсьәләләрнең чишелеше табылды. Нәтиҗәдә, 2025 елда контроль-күзәтчелек органнары гамәлләренә карата бер генә шикаять тә килмәде.

— Контроль-күзәтчелек органнары белән үзара бәйләнеш ничек оештырылган? Профилактик тикшерүләр нәтиҗә бирәме? 
— Иң мөһим казаныш – контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлеге фәлсәфәсендәге үзгәрешләр. Бүгенге көндә төп принцип: иң мөһиме - җәза бирү түгел, ә хокук бозуларны булдырмый калу буенча профилактик эш алып бару. 2025 елда федераль контроль-күзәтчелек органнары Татарстандагы бизнес предприятиеләрендә 8387 профилактик очрашулар үткәрде. Бу очрашулар тикшерү түгел, ә нәкъ менә контроль-күзәтчелек закон таләпләрен ничек үтәргә кирәклеге турында күрсәтмәләр бирү иде. Мин шәхсән берничәсендә катнаштым. Бу очрашулар катгый рәсми кысаларда түгел, ә эшмәкәрләр өчен чыннан да файдалы, җанлы аралашу рәвешендә уздырылды.

Шул чорда эшмәкәрләргә 33536 кисәтү ясалды - бу 2024 ел белән чагыштырганда 20% ка кимрәк. Аеруча Федераль салым хезмәте, Роструд, Ростехнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан бирелгән кисәтүләрнең ике тапкырга диярлек кимүен билгеләп үтәсем килә.

— Кече һәм урта бизнесны хуплауда сезнең муниципалитетлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең эше ни дәрәҗәдә нәтиҗәле оештырылган дияр идегез?
— 2020 елда Рәисебез Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча булдырылган иҗтимагый вәкилләр институты – урыннардагы эшне нәтиҗәле итү өчен мөһим корал булып тора. Алар проблемалар турында беренче булып белә һәм мәсьәләләрне кискенләштермичә хәл итәргә ярдәм итә. Әйтик, 2025 елда иҗтимагый вәкилләр 1 615 мөрәҗәгать эшкәрткән, 293 кабул итү уздырган, 500дән артык консультация биргән. 306 шикаять эшмәкәрләр файдасына хәл ителгән, шул исәптән муниципаль органнарның 23 карары бетерелгән яки яңадан каралган. 

— 26 май – Россия эшмәкәрлеге көне. Бәйрәм уңаеннан теләкләрегез. 
— Мин безнең эшмәкәрләр белән горурланам. Соңгы алты елның берсе дә җиңел булмады. Һәр ел үз сюрпризларын алып килде. Ләкин безнең эшмәкәрләр беркайчан да бирешми - алар яңа шартларга җайлаша, яңа юнәлешләр эзли һәм үз командаларына ярдәм итә. Аларның энергиясе, инициативасы һәм теләсә нинди кыенлыкларга карамастан алга барырга хәзерлеге Татарстан икътисади тотрыклылыгының нигезенә әверелде.

Эшмәкәрләребезнең һәркайсына ныклы сәламәтлек һәм муллык, бетмәс-төкәнмәс илһам, кыю карарлар һәм якты җиңүләр телим. Һәр проектыгыз кешеләргә файда китерсен, ә бизнесыгыз чәчәк атсын, сезнең һәм бөтен республика өчен яңа офыклар ачсын.

Үз чиратыбызда, без һәрвакыт сезнең хокукларны якларга әзер. Безнең белән элемтәгә керергә оялмагыз. Җирле вәкилләрегезгә, «Минем эшем» үзәкләренә, яки безнең эчке телефон (843) 203-29-08 буенча мөрәҗәгать итегез.

Бәйрәм белән! Россия эшмәкәрлеге көне белән!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading