Казанның Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте тәкъдиме белән эшләгән булган ул. Александр Михайлович әйтүенчә, моннан биш ел элек ясалган әлеге рәсемнәрне беркем дә бозмый, пычратмый, ничек булган шулай тора.
«Анда минем турында мәгълүмат тә урнаштырылган. Билгеле, бер яктан күңелдә горурлык хисе тудыра. Мин Казанда билгеле кеше, күпләр белә. Ләкин икенче ягы да бар. Каяндыр телефон номерымны табып, әллә нинди тәкъдимнәр белән кырыгалдарлар шалтырата», — ди Александр Малов.
Яшьлектә калган эзләр
1926 елның 2 октябрендә Кайбыч районының Иске Корбаш авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә ул. Авылда җидееллык мәктәпне татар телендә тәмамлый. Нәкъ шул елны сугыш башлана. Мәктәптә яхшы укыган егетнең хыяллары чәлпәрәмә килә. Тик шулай да, илдә сугыш баруга карамастан, классларындагы 4-5 укучы сигез чакрым ераклыктагы урта мәктәптә укырга карар кылалар.
Баруын-баралар, 14 яшьлек малайларны окоп казырга җыя башлыйлар, араларында Александр да була. Бер айдан соң, аны кайтарып җибәрәләр. Егет укуын дәвам итү максатыннан тагын урта белем алырга талпына. Көннәр салкынайткач мәктәпкә юллар өзелә, ачлык, өскә кияргә кием булмау үзенекен итә, Александр укуын ташларга мәҗбүр була.
Кулында белгечлеге булган егет, 1942-1943 елларда тракторга утырып басуларда җир эшкәртә, чәчү, урып-җыю эшләрендә катнаша. 1943 елның көзендә, 17 яше тулган тракторчы егетне мобилизацияләп, Рязань шәһәренә танк полкына укырга җибәрәләр. 1944 елның язында механик-йөртүче булып, танк полкына сугыш утына китә. Җитди алты хәрби операциядә — Украина, Польша, Чехословакия, Германия җирләрен азат итүдә катнаша. Фашистларга каршы көрәшеп, Берлинга кадәр барып җитә.
Сугыштан соң Германиядә хезмәт итәргә кала. «Бөек Ватан сугышы дүрт ел барды, мин 17 яшемнән фронтка китеп, ил азатлыгы өчен алты ел хезмәт иттем. Армия минем өчен тормыш мәктәбе булды», — ди Александр Малов. Сугышта булган батырлары өчен бик күп хөкүмәт бүләкләренә лаек була.
Тыныч тормышка кайткач
Армиядән кайтып ике ел эшли дә, үз бәхетен табу максаты белән республиканың Бөгелмә, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә эшли. Соңрак Әлмәттә «Советская Татария» газетасына корреспондент булып урнаша. Анда җиде ел эшләгәннән соң, Казанга радио комитетына эшкә килә, республиканың сәнәгать эшчәнлеге турындагы тапшыруларның баш мөхәррире итеп куялар. Татар һәм рус телендә булган тапшыруларның язмаларын редакцияли.
Каләмдәше Михаил Долгов белән бергәләп «Идел белән Урал арасында» радиожурналын оештырып җибәрә. 1967 елда «Татарстан коммунисты» сәяси журналында икътисад темасын яктырту эшенә керешә.
Моннан тыш, нефть чыгару өлкәсендәге ирешелгән уңышлар, башкарылган эшләр, төбәк тарихы турында китаплар һәм 30 дан артык фәнни хезмәтләр яза, алар Казанда, Мәскәүдә, Төмәндә басыла.
Комментарийлар